Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин мигрантларны сугышка җибәрүне аларның санын киметү ысулы буларак аңлата


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиядә ватандашлык алып та хәрби исәпкә басмаган 30 мең мигрантны ачыклаганнар. 10 меңен сугышка җибәргәннәр.

Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте. Аның сүзләренчә, 10 меңләп мигрант гаскәргә эләккән.

"Беләсезме, без шундый бер әйбер таптык, бу мигрантларның әкренләп Русиядән китә башлавына китерде. Без Конституция нигезләмәләрен һәм безнең кануннарны тормышка ашыра башладык — ватандашлык алган затлар хәрби исәпкә басарга һәм кирәк булса "махсус хәрби операциядә катнашырга тиеш", дигән ул. Бу хакта РБК яза.

Бастрыкин әйтүенчә, мигрантларны хәрби исәпкә кую белән тикшерү комитеты тикшерүчеләре шөгыльләнә. (Тик бу тикшерү комитетының бурычларына керми — ред.). "Ватандашлык алган, тик хәрби исәпкә басарга теләмәүче шундый 30 меңнән артык кешене тоттык, исәпкә куйдык", дип сөйләгән ул.

2023 елның ноябрь-декабрь айларында Башкортстанда күптән түгел Русия ватандашлыгы алган 111 эшче мигрантны хәрби исәпкә куйганнар иде. Аларның өчесен хәрби чакырылыш кысаларында мәҗбүри хәрби хезмәткә алганнар, өчесе исә ихтыяри буларак контракт төзеп Русия гаскәренә ялланган. Мигрантларны эшли һәм яши торган урыннарыннан эзләгәннәр.

Татарстан башкаласында да эшче мигрантларны тикшерә башладылар.

Аерым алганда, Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән.

  • 2023 елның 19 октябрендә Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сугышта катнашмаган мигрантларны Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 2022 елның беренче яртыеллыгында Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 60 мең кеше Русия ватандашлыгы алган.
  • 2023 елның маенда Русия президенты Владимир Путин сугышка баручы чит ил контрактчыларына җиңел юл белән ватандашлык бирү турында фәрман имзалады.
  • Моңа кадәр Британия күзләве дә Русия ачык мобилизация игълан итмәс өчен сугышка эшче мигрантларны да җибәрә, дип хәбәр итте. Аларга гаскәргә кушылган өчен 2390 долларлык бонус һәм аена 4160 доллар хезмәт хакы тәкъдим итәләр диелде. Шулай ук сугышка барган мигрантларга Русия ватандашлыгын гадәттәгечә биш ел түгел, алты айдан бер елга кадәр вакыт эчендә бирергә вәгъдә итәләр.
  • 2022 елның җәендә Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Украинадагы сугышка җибәрүләре бар дип, үз ватандашларын Русиядә эш сайлаганда сак булырга өндәгән иде.
  • "Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелгән иде агентлык хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG