Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия сайлауларында лейбористлар җиңде. Риши Сунак вазифасыннан китте


Лейбористлар лидеры Кир Стармер
Лейбористлар лидеры Кир Стармер

Яңа премьер - лейбористлар лидеры Кир Стармер.

Британиядә 19 ел эчендә беренче тапкыр парламент сайлауларында Лейборист фиркасе җиңде, ул урыннарның яртысыннан артыграгын алды.

Британия премьер-министры һәм консерваторлар лидеры Риши Сунак вазифасыннан китте. Яңа премьер - лейбористлар лидеры Кир Стармер.

Сайлау нәтиҗәләре 650 бүлгенең барысында да диярлек игълан ителде. Лейбористлар 412 урынны ала (экзитполлар күрсәткәннәр артыграк), ә консерваторлар - 121. Хәзерге заман тарихында Консерватив фирка беркайчан да бу кадәр аз урын алмаган иде.

Уңышсызлыкның сәбәпләре: консерваторларның илне үзгәртеп кору белән бәйле вәгъдәләрен үтәргә сәләтсез булуы, финанс кризисы һәм алар идарә иткән чорда күпсанлы низаглар чыгуы.

Консерваторлар лидеры Риши Сунак җиңелүне таныа, үзенең фиркасе өчен бу "авыр төн" иде диде.

Соңрак Сунак хушлашу сүзләре белән чыгыш ясады, ул фирка лидеры вазифасыннан да китәчәген әйтте, әмма моны "хәзер үк булмас" диде.

Шуннан соң Британия патшасы Карл III янына барды, ул Сунакның хөкүмәт башлыгы вазифасыннан китүен кабул итте.

Кир Стармер үзенең җиңү чыгышында илдә кабат "өмет уты балкый" диде. Ул "дәүләт яңарышы чоры" вәгъдә итте һәм үзгәрешләр "хәзер башлана" диде.

Стармер рәсми рәвештә илнең премьер-министры вазифасына кереште дә инде.

Британиядә узган сайлаулар нәтиҗәләренә күрә өченче урында - либерал демократлар. Алар 40 еллап элек лейбористлардан аерылып чыккан. Аларга кимендә 71 урын биреләчәк, бу алдагы чакырылыштан 63кә күбрәк. Яшелләр дә үзләренең урыннарын яхшыртты, алар дүрт бүлгедә җиңде (2019 елда бер бүлгедә генә җиңгәннәр иде).

Шотландия дәүләт фиркасе күп урыннарын югалтты. Ул хәзер парламентта тугыз кәнәфине били һәм дүртенче урында тора.

2018 елда төзелгән уңчы популист Реформалар фиркасе дүрт урын алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG