Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң Русия думасында артистлар өчен дресс-код кертергә тәкъдим итәләр


Башкортстан депутатлары Бузованың (уңда) сәхнә киемен тәнкыйтьләгән иде
Башкортстан депутатлары Бузованың (уңда) сәхнә киемен тәнкыйтьләгән иде

Элегрәк тикшерү комитеты аның сәхнә киеменнән шикаятьләрне тикшерүен хәбәр иткән иде. Бузова үзе исә гафу үтенде.

Җырчы Ольга Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң, Русия думасының КПРФ фиркасеннән депутаты Ирина Филатова артистларның кием стиленә мәҗбүри таләпләр кертергә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне ул Русия мәдәният министры Ольга Любимовага җибәргән, дип җиткерә ТАСС.

Филатова әйтүенчә, кайбер артистлар үз-үзләрен ничек тотулары нинди йогынты ясавын аңлап бетерми. Депутат министрдан башкаручыларның кием стиленә мәҗбүри таләпләр кертү мөмкинлеген карауны сораган.

"Ярымшәрә кыяфәттә чыгыш ясаулар илнең шоу-бизнес йолдызлары өчен күптән нормага әйләнде", дигән ул.

Артистларның "вульгар сәхнә кыяфәте һәм үзләрен артык иркен тотулары" яшьләрне дә боза дип саный ул.

Элегрәк "битараф булмаучылар"ның әләкләүләреннән соң Ольга Бузованың Уфада чыгыш ясаганда кигән ярымшәрә киемен тикшерү комитеты тикшерәчәге билгеле булды.

Бузова үзе исә киеме өчен гафу үтенде. Ул фестивальгә керүдә яшь чикләүләре бар иде, һәм анда керү түләүле иде ди.

"Әгәр киемнәрем мәсхәрәләүче кебек күренсә, төркемем белән гафу үтенәбез. Явызлыкны ул булмаган урында эзләмәгез", диде ул.

  • Узган ялларда, 1 июнь көнне, VK Fest музыкаль фестивале кысаларында Башкортстан башкаласы Уфада урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова чыгыш ясады. Фестивальне "ВКонтакте" социаль челтәре вәкилләре оештырды. Элегрәк ул башка зур шәһәрләрдә дә үткән иде.
  • Башкортстанның кайбер депутатлары җырчыны "артык ачык киеме" өчен тәнкыйть утына тота башлады. Әйтик, республика парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров күпчелек тамашачысын балигъ булмаган балалар тәшкил иткән мондый фестивальдә болай киенү урынсыз, дип саный.
  • Башкортстан мәдәният министрлыгына республикада киңкүләм мәдәни чаралар үткәрүнең бердәм тәртибен расларга кирәк, анда җырчыларның киеме турында да әйтелгән булырга тиеш дип саныйлар. "Барыбыз өчен дә рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм патриотик тәрбия беренче урында булырга тиеш", ди депутатларның берсе.
  • Былтыр декабрьдә алып баручы, блогер Анастасия Ивлеева Мәскәүдә "шәрә кичә" оештырган иде. "Русия хәрбиләре Украинада үлгәндә" мондый чара үткәрү урынсыз дип, аны да кискен тәнкыйть утына тоттылар. Депутатлар, патриотик оешмалар бу кичәне һәм анда катнашучыларны ЛГБТ пропагандасы булу-булмауга, наркотиклар һәм экстремизмга тикшерүне таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG