Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:12 8.5.2020

Башкортстанның Тәтешле районы идарәсендә һәм хастаханәсендә коронавирус табылган

Башкортстанның Тәтешле районы идарәсенең бер хезмәткәрендә COVID-19 расланган. Хәзер район идарәсе хезмәткәрләре изоляциягә җибәрелгән. Шул ук вакытта район үзәк хастаханәсендә дә коронавирус йоктыру очрагы расланган, хастаханәнең идарә өлеше шулай ук карантинга ябылган. Бу турыда социаль челтәрләрдә район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте.

“Кызганыч, Тәтешле районында, шул исәптән, район идарәсендә, коронавирус белән чирләү фактларын раслыйм. Ныклы дәлилләр булмыйча, мәгълүматны чыгармый тордык. Бүгенге көндә район идарәсе карантинда, шулай ук Үзәк район хастаханәсенең идарә корпусы да карантин тәртибенә күчерелде”, дип язган Гәрәев.

08:38 8.5.2020

8 май көненә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 846 меңнән арткан. 269 мең кеше үлгән, 1 миллион 285 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп яңа авыручылар булган илләр (6 май өчен хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (22,2 мең), Бразилия (11,4 мең), ​Русия (10,5 мең), ​Британия (6,1 мең), Франция (3,6 мең).
  • АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Путинның Русиягә үпкәне җилләтү җиһазларын китертү тәкъдимен кабул иткәнен белдерде. Ике ил башлыклары бу мәсьәләне 7 май көнне узган телефон сөйләшүендә хәл иткән. Мәскәү кирмәне әлегә бу мәгълүматны расламады, тәкъдим ясалганын гына әйтте.
  • АКШ Дәүләт департаменты Русиягә багышланган махсус брифингта илне Сүрия һәм Либия эшләренә тыкшынуда һәм коронавирус пандемиясе турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.
  • Галимнәр коронавирус белән авырганнарның барысында да диярлек вируска антитәнчекләр барлыкка килүен белдерә. Алар яшькә, җенескә һәм авыруның катлаулыгына карамастан барлыкка килә, тикшеренү 624 авыруны күзәтеп башкарылган.
16:55 7.5.2020

Башкортстан рәсмие: "Бәләбәйдә шәфкать туташы коронавирустан үлмәгән"

Башкортстанның Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә үлгән шәфкать туташы коронавирус белән авырмаган, аның үлеменең сәбәбе башка дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова. Бу мәгълүматны ул 7 майда министрлыкның онлайн брифингында хәбәр итте.

Элек социаль челтәрләрдә Бәләбәйдә медицина хезмәткәре коронавирустан үлгән булырга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.

"Әйе, без Бәләбәй хастаханәсендә медицина хезмәткәре үлемен раслыйбыз. Аның үлеме COVID белән бәйле түгел. Шулай да, бу авыр югалту. Министрлык исеменнән бу хезмәткәр ханымның туганнарының да, коллегаларының да кайгысын уртаклашасым килә" диде Кононова.

16:51 7.5.2020

Аксенов Кырымда курорт сезоны булмас дип фаразлый

Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауда быел курорт сезоны булмас дигән фикер белдерде. Бу турыда ул 7 майда корнавируска каршы оператив штаб киңәшмәсендә әйткән.

“Курорт сезоны, дөресен әйткәндә, булыр кебек түгел. Әгәр ярымутрауда хәлләр имин булса, эчке туризм гына булыр. Без үзебезнең програмны булдырабыз, әзерләнәбез, ләкин моңа Роспотребнадзор ягыннан нигез булырга тиеш”, дигән Аксенов.

1 апрельдән Кырымга Керич күпере аша килүчеләр вируска тикшерелеп кертелә башлады. Аннан алда Акъяр чикләренә дә блокпостлар куелды.

14:10 7.5.2020

Башкортстанның Баймак районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылган

Башкортстанның Баймак районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Роспотребназдорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев белдерде.

Бүгенге көндә Бәләбәй һәм Кырмыскалы районы үзәк хастаханәләре, Салават шәһәре, Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә һәм Илеш районы Югары Яркәй хастаханәсенең аерым бүлекләре коронавирус сәбәпле карантинда кала.

Башкортстанда узган тәүлектә 83 кешедә COVID-19 табылган, аларның 55е Нефтекама шәһәрендә.

13:53 7.5.2020

Казанга Төркиядән кайткан 6 кешедә COVID-19 табылган

Татарстанга Анталиядан кайткан кешеләрнең алтысында коронавирус табылган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Анталиядан кайткан ватандашларның анализ нәтиҗәләре килде. Алты кешедә анализ COVID-19 булуын күрсәтте”, диде Галимова. Вирус табылган кешеләрдә авыру билгеләре сизелми, хәлләре әйбәт диелә.

Татарстаннар “Ливадия” шифаханәсендә оештырылган обсерваторда кала.

6 майда ундүрт татарстанлы Анталиядан Уфага кайтып төшкән иде. Аларны автобуслар белән алып кайтып, карантинга яптылар.

12:16 7.5.2020

7 майда онлайн тамашалар

Изоляция чорында өйдә утыручыларны татар һәм башкортларга кызыклы бүгенге онлайн чаралар, тамашалар белән таныштырабыз.

"Алтын тәлинкә - πR²" проекты Казакъстан белән Башкортстан арасында кино-күпер уздыра. Чара кысаларында ике халыкның мәдәниятен яшь режиссерлар тәкъдим итә. Казакъстан режиссеры Айжана Касымбәкнең "Воздух" һәм Башкортстан режиссеры Динара Әбдрәшитованың "Асия" фильмнарын (15:00) карап булачак. Карау бушлай, аның өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә кирәк.

Бүген Кариев исемендәге татар яшьләр театры "Алмачуар" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Вәзир кызы Шәһрезадә" гарәп халык әкиятен театр актрисасы Рузанна Хабибуллина укый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Тормыш алда әле" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Мәскәүдәге "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Екатеринбур татар яшьләр оешмасы (18:00) һәм "Азатлык" татар яшьләре хәрәкәте активисты Наил Нәбиуллин белән (18:30) туры эфирда очрашулар уздыра.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры башкаруында Мостай Кәримнең "Заһир, Гөлшат һәм Берлин ачкычы" лирик комедиясен (19:00) карап була.

Буа татар сатира театры "Афәрин, Артист!" комедиясен тәкъдим итә.

Бүген "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Ерактагы йолдызым" сериалын Youtubка чыгарды.

11:27 7.5.2020

Татарстанда 105, Башкортстанда 83 яңа авыру теркәлде

Татарстанда COVID-19 расланган авырулар саны узган тәүлектә 105 кешегә арткан. Бу мәгълүматны Русия коронавируска каршы көрәш штабы китерә.

Республикада барлыгы 1415 кешедә яңа вирус расланган, 252се савыккан (узган тәүлектә 68 кеше), дүрт кеше үлгән. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми.

Башкортстанда узган тәүлектә 83 кешедә COVID-19 табылган, авыручылар саны 1243кә җитте, 14е үлгән (яңа үлүчеләр турында инде ике атнадан артык бернинди мәгълүмат бирелми), 289ы савыккан.

Русиядә узган тәүлектә 11 231 кешедә коронавирус расланган, 88 кеше үлгән. Барлыгы 177 160 кешедә COVID-19 расланган, эпидемия башыннан 1625 кеше үлгән, 23 803 кеше савыккан.

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1 415 (+105) 184 (+16) 4 (+1)
Башкортстан 1 243 (+83) 289 (+30) 14 (+0)
Русия177 160 (+11 231) 23 803 (+2 476) 1 625 (+88)

стопкоронавирус.рф 07 май 10:45

дәвам

XS
SM
MD
LG