Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:08 7.5.2020

Түбән Новгород өлкәсендә коронавируслы татар авыллары саны 18гә җитте, 2 кеше үлгән

Пашат авылы (архив фотосы)
Пашат авылы (архив фотосы)

Түбән Новгород өлкәсендәге коронавируслы авырулар булган татар авыллары саны 18гә җитте, узган тәүлектә тагын 16 кешедә яңа вирус ачыкланган. COVID-19 Пашат һәм Чүмбәли авылларында да табылган.

Түбән Новгород өлкәсенең коронавируслы авырулар булган татар авыллары: Өчкүл (4 кеше, берсе савыккан), Мәдәнә (бер гаиләдә 5 кеше), Кече Ырбишча (4), Олы Рбишчада (2), Куй Суы – (2), Уразавыл (13), Кызым-Авыл (1), Яндавишча (2), Атяр (бер гаиләдә 5 кеше), Суык Су (4), Пашат (1), Чүмбәли (1), Камка (4, 4се дә савыккан), Кучкай Пожары (1), Грибан (2), Анда (2), Шубиле (1) һәм Иске Мочали (1). Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.

Узган атнада Куй Суы авылында коронавируслы бер хатын-кыз үлгән иде. Бу атнада Сергач районында да өлкән яшьтәге бер ханым да коронавирустан үлеп киткән.

10:57 7.5.2020

Миңнеханов сүзчесе: "Медицина университетының бер студенты да пычрак зонада эшләми"

Татарстан хастаханәләренә юлланган Казан дәүләт медицина университетының 110 студенты коронавирус йоктыручылар белән эшләмәячәк. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн матбугат очрашуында белдерде.

"Мин медицина университеты ректоры белән сөйләштем. Ул бер студент та пычрак зонада эшләмәячәк дип ышандырды. Беркем дә йогышлы авырулар хастаханәсенә һәм вирус белән турыдан-туры эшләргә җибәрелмәгән", диде Галимова.

Татарстан хастаханәләренә 615 студент җәлеп ителгән. Бу студентлар пандемия башланганчы ук тәҗрибе туплар өчен урнашкан булган. Шуларның 256сы сәламәтлек саклау оешмаларында, 228 студент волонтер сыйфатында, 22се Роспотребнадзорга булышырга алынган. Алар практика узу урынын үзләре хәл иткән диелә.

08:31 7.5.2020

7 май иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 755 меңнән арткан. 263 мең кеше үлгән, 1 миллион 245 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп яңа авыручылар булган илләр (5 май өчен хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (24,5 мең), Русия (10,1 мең), Бразилия (4,4 мең), Британия (4,4 мең), Перу (3,8 мең).
  • Беларусия Русиянең "Первый канал" хәбәрчеләренең аккредитацияләрен алган, канал алар илдән чыгарылган дип белдерә. Низаг "Первый канал"да чыккан сюжеттан соң башланган, анда Беларусиядә эпидемиягә каршы чараларның җитмәве тәнкыйтьләнә. "Беларусь 1" каналы сюжетта "ялган һәм фейклар" булуын белдерде.
  • 6 май көнне Казанда 5 меңләп полиция хезмәткәре урамга чыгып, кешеләрнең урамга чыгу рөхсәтен тикшерү рейдын оештырды. Моңа сәбәп булыр "үзизоляция" индексының түбән булуы атала. Полиция 2,2 мең кешене тикшерде, һәр унынчы кеше урамга рөхсәтсез чыкты.
  • АКШта Питтсбург университеты фәнни хезмәткәре, 36 яшьлек Бинг Лю атып үтерелде. Аны үтергән Хао Гу үз-үзенә кул салган. Бинг Лю коронавирус өйрәнүче галим иде. Тикшерү вәкилләре үтерү университет эше яки коронавирус эпидемиясе белән бәйле түгел, дип белдерде.
17:20 6.5.2020

Роспотребнадзор изоляция чикләүләрен өч этапта бетерергә тәкъдим итә

Ольга Попова
Ольга Попова

Русиядә коронавирус сәбәпле кертелгән изоляция режимын бетерү өч өлештән торачак. Бу турыда 6 майда президент Владимир Путин белән видеокиңәшмә вакытында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сөйләде. Аның сүзләренчә, беренче өлешендә ачык һавада балалар белән йөрү, спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителәчәк.

Изоляциядән чыгуның икенче өлешендә сәүдә оешмаларының яңадан эшләп китүе, гаиләләр белән урамда булырга рөхсәт итү күздә тотыла.

Өченче этапта парклар, бакчалар ачылачак, ләкин анда килүчеләргә ара калдырып йөрү таләбе куелачак. Шулай ук белем бирү оешмалары, кунакханәләр, җәмәгать туклануы нокталары да эшли башлаячак.

Попова белдергәнчә, бу этапларның һәркайсында төбәкләрнең җитәкчелеге аерым чаралар хакында карарны үзләре кабул итә алачак.

Чикләүләрнең тәгаен кайсы көннән алыначагын Попова әйтмәде.

16:03 6.5.2020

Коронавируска бәйле конспирология турында видеолар Русиядә томаланачак

Русия баш прокуратурасы Роскомнадзордан интернетта коронавирус турында ялган мәгълүмат бирүче берничә видеоязманы томалауны таләп итә. Аерым алганда, вирусның ясалма юл белән китереп чыгарылганы турында видеолар игътибар турында сүз бара. Шулай ук коронавирустан дәвалаучы дару табылуы турында интернетта таратылучы мәгълүмат та хаклыкка туры килми диелә.

Кайбер видеоларда “вирус кешеләргә вакцина ясау сылтавы белән тире астына чип кертү, вакцина белән кешеләрне юкка чыгару өчен уйлап табылган” дигән фикер уздырыла. Мондый видеолар да Роскомнадзор тарафыннан томаланырга тиеш диелә.

Узган атнада “Россия 24” каналында Никита Михалковның “Бесогон ТВ” тапшыруының кабатлап чыгарылышы эфирдан алынды. Михалков бу тапшыруда Microsoft хуҗасы, миллиардер Билл Гейтс бөтен дөнья халкына чиплар беркетергә тели дип сөйли.

13:34 6.5.2020

Жириновский Татарстанның үз кешеләре өчен әзерләгән азык-төлек ярдәмен башка төбәкләргә таратырга чакыра

Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Татарстанда җыелган азык-төлек тупланмаларын Русиянең башка төбәкләренә дә җибәрергә кирәк дип белдерә. Бу турыда ул үзенең рәсми Telegram-каналында язган.

"Татариядә эпидемия чорында мохтаҗлар өчен азык-төлек тупланмалары җыялар. 50 мең тоннага якын ярдәм җыйганнар. Ләкин, бәлки, аны бу республика кешеләренә генә түгел, ә Русиянең шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булырга ихтимал күрше төбәкләренә дә җибәрү мәслихәттер?" ди сәясәтче.

13:03 6.5.2020

6 майда онлайн тамашалар

Изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Яралы язмыш" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрының "Хатынкай" спектаклен (17:00) карап була.

Театр шулай ук Арыслан Мөбәрәковның "Гомерлек газап" (авт. "Әсир") спектаклен тәкъдим итә.

Америкада татар чараларын уздыручы Илмир Әхмәтҗанов Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь җырчы Илнар Шәрәфетдинов белән Instagram туры эфирында сөйләшү (18:00) уздыра.

Тинчурин исемендәге татар драма театры "Өти балак Гөлүзә" спектаклен (18:30) күрсәтә.

"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Азалия Зиннәт (19:00) җырлый.

Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында "Сарытау" яшьләр оешмасы белән туры эфирда очрашу (19:00) уздыра.

Камал театры Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклен тәкъдим итә.
www.kamalteatr.ru

Буа татар сатира театры Илфак Шиһаповның "Тегеннән кунак" комедиясен күрсәтә.

Бүген "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Яңа елда бергә булыйк!" сериалын Youtub-ка чыгарды.

11:29 6.5.2020

Татарстанда коронавирустан дүртенче кеше үлүе хәбәр ителде

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус 102 кешедә ачыкланган, тагын бер кеше үлгән. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Үлүче 1969 елгы Чаллы кешесе. 21 апрельдә ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә “коронавируслы үпкә шешүе” диагнозы белән китерелгән. 25 апрельдән үпкәне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. 5 майда авыруның гомере өзелгән. Республикада яңа вирустан барлыгы дүрт кеше үлүе турында рәсми әйтелде.

Республикада COVID-19 барлыгы 1310 кешедә расланган, 184е савыккан.

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавируслы авырулар саны 24гә арткан. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Узган айда республикада 14 кеше үлгән иде. COVID-19 барлыгы 1160 кешедә расланган, 259ы савыккан.

Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 10 559 кешедә расланган, 86 кеше үлгән. COVID-19 барлыгы 165 929 кешедә ачыкланган, 1537 кеше үлгән, 21 327 кеше савыккан.

дәвам

XS
SM
MD
LG