Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

16:31 9.5.2020

9 майда онлайн тамашалар


Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Флорид Бүләковның "Шайморатов генерал..." спектаклен (16:00) күрсәтә.

Бүген "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбленең Youtube каналында бәйрәм концертын (17:00) карап була.

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Без – кырык беренче ел балалары" спектаклен (17:00) күрсәтә.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" спектаклен (17:00) күрсәтә.

Әлмәт татар драма театры "Безнең хәтердә" тамаша тәкъдим итә.

Камал исемендәге татар дәүләт драма театры "41-нең арбалы хатыннары" спектаклен тәкъдим итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры "Нәзер" спектаклен күрсәтә.

Салават шәһәре башкорт драма театрының "Эх, Уфа кызлары!" спектаклен тәкъдим итә.

Нәҗип Җиһанов исемендәге музей Муса Җәлилнең "Ильдар" операсын онлайн күрсәтә. Опера 1942 елда язылган.

12:55 9.5.2020

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 88, Башкортстанда 84 очрагы теркәлгән

Татарстанда рәсман теркәлгән 88 авыручының 18е хастаханәгә салынган, 70е өйдә дәвалана.

Хәзер Татарстанда барлыгы 1586 кешедә COVID-19 расланган, 340 кеше савыккан. Рәсми төстә шулай ук биш кешенең үлеме расланды. Тагын биш авыру үпкәне ясалма җилләтү җайланмасына тоташтырылган.

Башкортстандагы коронавирус йоктырганнар саны соңгы тәүлектә 84 кешегә арткан, гомум сан шулай итеп 1416 булды. Бер үлүче дә бар, алар саны 15кә җитте. Болар барысы да рәсми саннар.

Русиядә тагын 10 817 кешедә коронавирус ачыкланган, 104 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле яңа төр вирусны илдә барлыгы 198 676 мең кеше йоктырган, 1827 авыру үлгән. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы китерә.

08:40 9.5.2020

9 май көненә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 939 меңнән арткан. 274 мең кеше үлгән, 1 миллион 322 мең кеше савыккан.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 283 мең), Испания (222 мең), Италия (217 мең), Британия (212 мең), Русия (187 мең), Франция (176 мең), Германия (170 мең), Бразилия (146 мең), Төркия (135 мең).
  • Май ялларыннан соң Татарстанда балалар бакчалары эшли башлаячак. 12 майдан гадәти режимда балалар бакчалары һәм аз укучы саны булган мәктәпләр эшли башлаячак, моның хакта Татарстан мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Калган укучылар укуын дистанцион дәвам итәчәк.
  • 12 май көненнән Татарстанның Югары мәхкәмәсе дә үз эшен гадәти режимда торгызачак. Эшкә барлык хөкемдарлар һәм аппарат вәкилләре чыгачак. Мәхкәмәгә килүчеләргә битлекләр һәм перчаткалар кияргә кирәк булачак.
  • Роспотребнадзор төбәкләрдә чикләүләр алына башлау шартларын атады. Төп критерийлар булып инфекция таралышы коэффициенты төшүе, хастаханәләрдә урын җитәрлек булуы һәм тестлау системының таралышы булачак. Моннан тыш COVID-19-дан үлемнәр саны һәм вируска иммунитет булучылар саны да исәпкә алыначак. Беренче йомшартулар инфекция таралышы коэффициенты 1гә кадәр төшкәндә башланачак, диелә.
  • АКШ президенты Дональд Трамп коронавирус хәтта вакцина булмаган очракта да юкка чыгачак дип белдерде. Аның сүзләренчә, көз көннәрендә көтелгән икенче дулкынга АКШ хакимите әзер. Ширкәтләр актив рәвештә вакцина булдырырга тырыша, ләкин "хәзер дә вакцинасы булмаган авырулар бар", ди президент.
16:16 8.5.2020

Башкортстан мәгариф министрлыгы хезмәткәрләрендә коронавирус табылган

Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгында берничә хезмәткәрдә COVID-19 белән йогышлану беренчел тикшерүләр белән расланган. Бүген министрлык бинасында дезинфекция уздырылачак.

Элегрәк коронавирус Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның социаль багланышлар идарәсендә эшләүче бер ханымның ирендә табылган булган.

Шулай ук “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе, республика парламентының вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуровта да COVID-19 расланган иде.

14:30 8.5.2020

Якутиядән кайткан Татарстан вахтачылар карантинны “Ливадия”дә уза

Казан һава аланы
Казан һава аланы

Татарстанга Якутиядән 69 вахтачы кайтарылган. Алар медицина күзәтүе узып, “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Якутиядән рейс белән бүген 69 кеше кайтты. Кайтуга санитар табиблар аларны карады, тән температурасын үлчәде. Бөтенесе дә “Ливадия” шифаханәсенә изоляциягә урнаштырылды. Аларга өстәмә медицина тикшерүе уздырылачак һәм анализлар алыначак. Алар медицина күзәтүе астында торачак” диде Галимова.

Татарстан вахтачыларын республикага алып кайтып урнаштыру үтенече белән республика президенты Рөстәм Миңнехановка “Стройтранснефтегаз” җитәкчесе Иван Сибирев мөрәҗәгать иткән.

12:29 8.5.2020

Йөздән артык табиб коронавирус хакында фейкларка каршы көрәшергә чакырды

Дөньяның төрле илләрендәге йөздән артык табиб, медицина хезмәткәре һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр Facebook, Google һәм Twitter-га мөрәҗәгать итеп, коронавирус пандемиясе хакында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуга каршы катгыйрак мөнәсәбәттә булырга чакырды. Ачык хат Avaaz иҗтимагый оешмасы сайтында чыкты. 8 майда мөрәҗәгать The New York Times газетында басылыр дип көтелә.

“Безнең бурычыбыз – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Ләкин без хәзерге вакытта COVID-19 пандемиясе белән генә түгел, дөньякүләм “инфодемия” белән дә очрашабыз. Социаль челтәрләрдә таратылучы ялган мәгълүмат бөтен дөнья буйлап кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя” диелгән ачык хатта.

12:05 8.5.2020

8 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Ике төш" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Бүген "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбленең Youtube каналында бәйрәм концертын (17:00) карап була.

Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры "Соңгы әсәр" спектаклен (17:00) күрсәтә.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Мостай Кәримнең "Яләлетдин ата" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.

Камал исемендәге татар драма театры сайтында Зөлфәт Хәкимнең "Исән җилләр көенә" комедиясен (19:00) күрсәтә.

Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Төмәндә яшәүче public-тарихчы Марсель Фәттахов белән туры эфирда очрашуы (19:00) уздыра.

Түбән Камадагы Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрының "Яра" спектаклен карап була.

"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Язмышлардан узмыш юк икән" сериалын Youtubка чыгарды.

Уфаның "Башкортстан" зур концерт залы Алинә Дәүләтханованың тәүге концертын күрсәтә.

Стәрлетамак башкорт драма театры Айрат Әбүшахмановның "Бигылый" ("Беглый") спектаклен тәкъдим итә.

11:50 8.5.2020

Татарстанда бишенче кешенең үлеме турында хәбәр ителә

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 83 очрагы рәсми теркәлгән. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада хәзер 1498 кешедә COVID-19 расланган. Яңа үлем очраклары турында Русия штабы рәсми хәбәр итми. Алдагы көннәрдә дүрт кешенең үлеме рәсми расланган иде. Ләкин Татарстан штабы 5 майда 1938 елгы ирнең коронавирустан үлүен белдерә.

Башкортстанда коронавирусның 89 яңа очрагы расланган. Ресупбликада COVID-19 йоктырган авырулар саны 1332гә җитте.

Русиядә тагын 10 699 кешедә коронавирус ачыкланган, 98 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 188 мең кеше яңа төр вирус йоктырган, 1723 авыру үлгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG