Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:22 11.5.2020

12 майдан Уразавыл карантинга ябыла

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районындагы татар авылы Уразавыл карантинга ябыла. Бу турыда район идарәсенең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Уразавылда 20 дән артык кешедә коронавирус расланган. Авыл хастаханәсендә эшләүче ике табиб та COVID-19 йоктырган. 60 яшьлек хатын белән 50 яшьлек ир Пилнә һәм Түбән Новгород хастаханәләрендә дәвалана. Бу табиблар COVID-19 булган авыруларны дәвалаган вакытта йогышланган.

Май бәйрәмнәре вакытында Уразавылда яңа вирус йоктырган кешеләр санының кискен артуы күзәтелә – 30 апрельгә анда 2 генә кешедә вирус расланган булган.

13:10 11.5.2020

Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый, ләкин чикләүләр саклана

Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Татарстан 12 майдан "үзизоляция" тәртибеннән акрынлап чыга башлый. 12 майдан урамга чыгу өчен рөхсәт алу системы, эш урыныннан белешмәләр гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта хөкүмәт Татарстан ватандашларына "үзизоляция" тәртибен катгый рәвештә сакларга киңәш итә.

12 майдан урамга чыкканда битлекләр кию мәҗбүри булачак. Моннан тыш җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында шулай ук бармакчалар кию дә таләп ителәчәк.

Даруханәләрдән тыш барлык кибетләр үз эшен кичке 10га кадәр алып бара ала. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү оешмалары, азык-төлек сатмаган сәүдә урыннары эшен торгыза ала. Моның өчен аларның мәйданы 400 дүрткел метрдан артмаска тиеш һәм урамнан аерым керү булырга тиеш.

13:03 11.5.2020

11 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры "Әби урлау" спектаклен (17:00) күрсәтә.

Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрының "Шәкүр карак" спектаклен (18:30) карап була.

Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Американың Питсбург шәһәрендә яшәүче, Америкада татар чараларын уздыручы Илмир Әхмәтҗанов белән туры эфирда "Америка татарлары ничек яши?" дигән темага туры эфирда очрашу (19:00) уздыра.

Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе Газинур Фарухшинның юбилей концертын тәкъдим итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театрының "Нәзер" спектаклен карап була.

Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен. Билет бәясе – 200-600 сум.

Әтнә татар театрының "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

11:09 11.5.2020

Русия коронавирус йоктыручылар саны белән дөньяда өченче урынга менде

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 11 656 очрагы рәсмән теркәлгән. Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Илдә барлыгы 221 344 кеше яңа төр вирус йоктырган. Русия әлеге сан белән Италия һәм Британияне узып китте һәм дөньяда өченче урынга менде. Беренче урында - АКШ, икенчедә - Испания.

Соңгы тәүлектә коронавируслы 94 кеше үлгән. Русиядә әлеге вирустан үлүчеләр саны 2009га җитте.

Татарстанда узган тәүлектә 90 кешедә COVID-19 ачыкланган. Татарстан штабы тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр итә, республикада үлүчеләр саны алтыга җитте. Стопкоронавирус.рф рәсми сайтында үлүчеләр биш дип күрсәтелә.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 76 очрагы теркәлгән. Яңа үлүчеләр юк диелә. Моңа кадәр 15 кешенең үзлеме турында әйтелгән иде.

08:27 11.5.2020

11 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда авыручылар саны 4 миллион 102 меңнән арткан. 282 мең кеше үлгән, 1 миллион 411 мең кеше савыккан.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 329 мең), Испания (224 мең), Британия (220 мең), Италия (219 мең), Русия (209 мең).
  • 12 майдан Татарстанда урамга чыгу өчен СМС аша рөхсәт алу кирәк булмаячак. Шул ук вакытта урамда өстәмә чикләүләр гамәлгә керәчәк. Җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында битлексез, бармакчаларсыз йөрү тыелачак.
  • Бүген Русия президенты "ял көннәре"н озайту турында киңәшмә үткәрәчәк дип көтелә. Анда алдагы көннәрдә илдә нинди тәртип булачагы хәл ителәчәк. 12 майдан төбәкләрдә изоляциядән әкренләп чыгу башланачак, дип көтелә.
  • 2020 елда Канн кинофестивале үтмәячәк. Франциядә гадәттән тыш хәл режимын 10 июльгә кадәр озайттылар. Фестивальне көзен дә үткәрү авыр булачак, ди оештыручылар. Чараны виртуаль үткәрү фикереннән дә оештыручылар баш тарткан.
13:44 10.5.2020

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 200 меңнән арткан

Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә. Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 11 012 очрагы теркәлгән диелә.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 85 очрагы рәсми теркәлгән. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Иң күп йоктыру очраклары Казанда (34) һәм Чаллыда (25) күзәтелә.

Республикада COVID-19 хәзер 1671 кешедә расланган, 447 кеше савыккан (аларның 107се – узган тәүлектә). Бүген яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми, алдагы көннәрдә биш кешенең үлеме рәсми расланган иде.

Башкортстанда исә соңгы тәүлектә вирус йоктыручылар саны 75кә артып, 1491гә җиткән. 435 кеше савыккан, 15 кеше үлгән.

Русия күләмендә исә соңгы тәүлектә коронавирус тагын 11 012 кешедә ачыкланган, 88 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 209 688 кеше яңа төр вирус йоктырган, 1915 авыру үлгән. Русия дөньяда авыручылар саны 200 меңнән арткан бишенче ил булып тора.

10 май көнне дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 4 миллионнан арткан. Джонс Һопкинс университеты мәгълүматына күрә, 10 май иртәсендә авыручылар саны 4 миллион 26 мең кеше тәшкил итә. Иң күп авыручылар булган илләр бишлеге – АКШ (1 миллион 309 мең), Испания (223 мең), Италия (218 мең), Британия (216 мең) һәм Русия (209 мең).

11:21 10.5.2020

10 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры балалар өчен "Мыгырдык" спектаклен (10:00) тәкъдим итә.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Мостай Кәримнең "Язмышлардан узмыш бар..." спектаклен (16:00) күрсәтә.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының "Гыймади маҗаралары" спектаклен (17:00) карап була.

Уфаның "Башкортстан" концерт залы "Аргымак" этно-рок төркеменең концертын (17:00) күрсәтә.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры "Анам кыры" спектаклен тәкъдим итә.


"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Сиңа кайтам" сериалын Youtubка чыгарды.

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры "Бичәкәй", "Сөясеңме – сөймисеңме" һәм "Таштугай", "Ана хөкеме" спектакльләрен тәкъдим итә.

"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Татарстанның атказанган артисткамы Алинә Шәрипҗанова (19:00) җырлый.

Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Уфа китап клубы белән туры эфирда очрашу (19:00) уздыра.

16:41 9.5.2020

Сергачта коронавирустан тагын бер кеше үлгән


Түбән Новгородның Сергач районында коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.

7 майда COVID-19 тагын бер татар авылы – Семочкида табылган иде. Шулай итеп Түбән Новгород өлкәсендәге коронавируслы авырулар булган татар авыллары саны 19га җитте. Уразавылда авыру кеше саны 19 җиткән. Гомумән, май бәйрәмнәре вакытында Түбән Новгоробның Кызыл Октябрь районында COVID-19 белән авырган кешеләрнең саны 6 тапкырга үскән.

Уразавылда урнашкан хастаханәдә эшләгән ике табиб шулай үк коронавирус йоктырган. 60-яшьлек хатын-кыз белән 50-яшьлек ир-егет Пилнә һәм Түбән Новгород хастаханәсендә дәвалана. Табиблар COVID-19 булган кешеләрне дәвалаганда, үзләре дә вирусны йоктырган.

Узган атнада Куй Суы авылында коронавируслы бер хатын-кыз үлгән иде. Бу атнада Сергач районында да өлкән яшьтәге бер ханым коронавирустан үлеп киткән. Бүген тагын бер үлем турында билгеле булды. Үлгән кеше кайсы авылдан икәнен әйтелми.

дәвам

XS
SM
MD
LG