Башкортстанга Якутиядән кайтарылган вахтачыларның унысында COVID-19 расланган
Башкортстанга Якутиянең Чаянда ятмасыннан кайтарылган эшчеләрнең унысында коронавирус расланган. 26 кеше хастаханәдә ята, аларның хәле тотрыклы. Бу мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерде.
Министрлык мәгълүматынча, 12 май иртәсенә республикада 1647 кешедә COVID-19 рәсми теркәлгән, узган тәүлектә тагын 80 кешедә вирус расланган.
Петербур хастаханәсендә янгын чыгып короновируслы биш авыру һәлак булган
12 майга каршы төндә Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыгып, биш пациент һәлак булган. Үлүчеләр барысы да коронавирустан дәвалана торган булган. Алар үпкә җилләтү җайланмаларына (ИВЛ) тоташтырылган булган. Беренчел мәгълүматка караганда, каза ИВЛ аппаратының янып китүче сәбәпле башланган. Хастаханә бинасыннан 150 кеше коткарылган.
9 майда кичен Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып киткән иде. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды.
12 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 177 меңнән арткан. Авырудан 286 мең кеше үлгән, 1 миллион 456 мең кеше савыккан.
- Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 347 мең), Испания (227 мең), Британия (224 мең), Русия (221 мең), Италия (219 мең).
- Татарстанда бүгеннән урамга чыгу өчен рөхсәт алырга кирәкми. Хөкүмәт Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый дип белдерде, ләкин кайбер чикләүләр саклана. Бүгеннән урамга чыгучыларга битлек кию – мәҗбүри.
- Русиядә 12 майдан "ял көннәре" режимы тәмамлана. Чикләүләр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә саклана. Шул ук вакытта ил башлыгы чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган.
- 12 май иртәсендә Петербурның Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыккан, 5 кеше һәлак булган. Янгын коронавирустан дәваланучылар булган катта чыккан, аның ихтимал сәбәбе булып үпкә җилләтү җиһазын атыйлар.
- Русия музейлары пандемия сәбәпле чикләү чаралары җиңеләйтелгәч, музейга бер үк вакытта керергә мөмкин булган кешеләр санын киметәчәкләр.
- Польша галимнәре коронавирусны йогу очрагында үлем ихтималын "хисаплаган" калькуляторны ясаганнар. Онлайн ачык булган калькулятор кешенең яшен, җенесен һәм 4 хроник авыруның булу-булмавын испәкә ала.
Балаларга акчалата ярдәм алу өчен теркәлү сайты эшләми
Коронавирус пандемиясе сәбәпле бала акчасы алу өчен теркәлергә кирәк булган дәүләт хезмәтләре сайты (“Госуслуги”) кеше күп керү аркасында вакытлыча эшләүдән туктаган. Балалы гаиләләргә акчалата ярдәмне 11 майдагы чыгышында президент Владимир Путин вәгъдә итте. Ярдәм алу өчен теркәлергә дип сайтка кергәндә: “Сервиска артык зур йөкләнеш булган, соңрак керегез” дигән язу чыга.
Путин белдергәнчә, ата-анасы вакытлыча эшен югалткан гаиләләрдәге һәр балигъ булмаган балага апрель, май, июнь айларында айга өчәр мең сум туләнәчәк. Руиядәге бөтен гаиләләргә дә өч яшькәчә булган һәр балага өч ай дәвамында аена бишәр мең бирелә. Моннан тыш, аз керемле гаиләләрдәге 3-7 яшьлек балаларга яшәү минимумының яртысы күләмендә 6 айлык акча түләнәчәк. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган ярдәм күрсәтеләчәк. Бу акчаны алу өчен дәүләт хезмәте порталы яки пенсия фонды бүлеге аша гариза язарга кирәк. Гаризалар 12 майдан кабул ителә. Түләүләр 1 июньнән башланачак. Дәүләт ярдәмен 27 миллион бала алачак.
Кайбер Европа илләрендә карантин чараларын йомшарта
Дүшәмбедән Европа илләренең бер өлешендә кибетләр элеккечә эшли башлады, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары ачылды. Европа илләренә чит илләрдән керүгә тыюлар гамәлдә кала.
Германиядә зур кибетләр яңадан ачыла, бергә яшәми торган кешеләргә үзара очрашулар рөхсәт ителә, кайбер төбәкләрдә рестораннар янәдән эшли башлый.
Швейцариядә һигиена таләпләрен үтәү шарты белән урта мәктәпләр, кибетләр, кафе, музейлар ачыла.
Карантин чаралары бер айдан артык дәвам иткән Франциядә халык өйләреннән рөхсәт кәгазе алмыйча да чыга башлаячак. Кибетләр ачыла, ләкин рестораннар һәм барлар әлегә эшләми.
Чехиядә сәүдә үзәкләре, чәчтарашханәләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге башка оешмалар, җәйге кафелар эшкә керешә. Театр һәм кинотеатрлар ачыла, тик аларга залларына йөздән артык кеше утыртырга рөхсәт ителми. Өйдән чыккан очракта битлек кию таләбе гамәлдә кала.
Украинада чикләүләрне алуның беренче баскычы тормышка ашырыла. 11 майдан кибетләрдә азык-төлек булмаган тауарлар сату рөхсәт ителә. Матурлык салоннары, чәчтарашханәләр, тырнак ясату урыннары, кафе һәм рестораннарның җәйге террасалары ачыла. Җәмәгать транспорты, шул исәптән метро эшендә чикләүләр саклана.
Путин 12 майдан Русиядә "ял көннәре" тәртибен гамәлдән чыгара
Русия президенты Владимир Путин 12 майда илдә коронавирус пандемиясе аркасында игълан ителгән "ял көннәре"нең тәмамлануын белдерде.
Шул ук вакытта Путин чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган, ди ул. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дә чикләү чаралары саклана.
Төбәк башлыкларының "киңәйтелгән" вәкаләтләре озайтыла. "Үзизоляция" тәртибеннән чыгуны һәр төбәк үзе хәл итәчәк.
Казанда тагын бер хастаханә COVID-19 авыруларын дәвалый башлаган
Казанның Исаев урамында урнашкан сугышлар ветераннарын дәвалаучы һоспиталь коронавируслы авырулар өчен эшли башлаган. Бу турыда шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы – Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер һоспитальдә COVID-19 диагнозы булган 31 кеше дәвалана.
Һоспитальдә коронавируслы авырулар өчен 100 урын, 30 реанимация урыны җиһазланган. Хастаханәдә булган пациентлар Казанның бүтән медицина оешмаларына күчерелгән дип яза “Бизнес-онлайн” республика сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматына таянып.
Татарстан биш медицина хезмәткәре коронавирус белән авырый
Татарстанда коронавирус биш медицина хезмәткәрендә табылган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. Тагын 43 медик алар COVID-19 авырулар белән элемтәдә булган, аларның анализы раслануга җибәрелгән.
Садыйков сүзләренчә, авырган бөтен табибларның хәлләре канәгатьләнерлек һәм уртача авырлыкта.