Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

19:22 12.5.2020

Казан җәмәгать транспортында битлек кимәүчеләр тикшерелә

Казан автобусы, архив фотосы
Казан автобусы, архив фотосы

12 майда Татарстанда урамга битлексез һәм бармакчасыз йөрү тыелганнан соң җәмәгать транспортында тикшерүләр көчәйгән. Бу хакта Казан шәһәренең транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков белдерде. Бүген алар башкалада йөрүче автобусларның яртысын тикшергән.

"Бүген иртәнге вакытта Казанда 448 автобус чыкты. Шуларның 263е тикшерелде. Аларның һәммәсендә дә бер кеше булса да битлексез яки бармакчаларсыз иде. Тикшерүчеләр ул кешеләргә кисәтү ясагач, күпчелеге битлек киде. Шул ук вакытта 63 очракта кешеләрнең битлеге яки бармакчасы юк иде. Андый юлчылардан без автобустан чыгуны сорадык. Тугыз кеше моңа буйсынмады, тавыш күтәрде, башка кешеләрне тоткарлады. Полиция чакыртырга мәҗбүр булдык. Алар килер алдыннан автобустан чыктылар", диде Айдар Габделхаков.

Битлексез яки бармакчасыз йөргән кешеләргә 4 мең сум штраф каралган. "Кондукторга башта кисәтү ясала. Өченче кисәтүдән соң премиясез калдыру каралган. Һәрбер оешма үзенчә эш итә", диде Габделхаков.

19:16 12.5.2020

Ленинград өлкәсендә һәм Акъярда Урал заводының үпкә җилләтү җиһазларын куллану туктатылган

Гомум фото
Гомум фото

Ленинград өлкәсендә һәм аннексияләнгән Акъярда (Севастополь) үпкәне ясалма җилләтү өчен Урал җиһазлар ясау заводыннан алынган аппаратлар куллануны туктатканнар. Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендәге янгыннарның сәбәпләре ачыкланганчыга кадәр алларны куллану туктатып торыла диелә.

Акъяр губернаторы вазифаларын башкаручы Михаил Развожаев “РИА Новости — Крым”га “ул аппаратларга ни булуы турында рәсми мәгълүмат алмый торып, без аларны кулланмаячакбыз”, дигән.

Ленинград өлкәсе Урал заволы җиһазларын куллануны туктатып торуын ТАССка белдергән.

12 майга каршы төндә Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыгып, биш пациент, 9 майда Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып бер кеше һәлак булды.

18:49 12.5.2020

Дмитрий Песков коронавирус йоктырган

Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков коронавирус йоктырган. Бу турыда ул 12 майда РИА Новостига әйткән. Песков сүзләренчә, ул хәзер хастаханәдә дәвалана.

Дмитрий Песков соңгы тапкыр 30 апрельдә хөкүмәт киңәшмәсендә күренгән булган.

Песковның хатыны Татьяна Навка да коронавирус белән хастаханәгә китерелгән. Ул Daily Storm басмасына инфекцияне "ирем эштән алып кайткан, күрәсең", дип белдергән. "Бөтен гаилә кырыс изоляциядә утырды. Ирем эшләде. Шуңа күрә бер генә фараз, аннан йоккандыр, чөнки ул беренче авырды", дигән Навка.

18:06 12.5.2020

Татарстанда тагын бер кешенең коронавирустан үлүе расланды

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны җидегә җитте. 11 майда Чаллыда 52 яшьлек ирнең үлеме турында рәсми хәбәр ителде.

Ул 29 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастахнәсенә китерелгән, 4 майда 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Анда COVID-19 инфекциясенең авыр формасы булган, үпкәләре шешкән. 6 майда үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган. Ирнең хроник авырулары булган диелә.

18:03 12.5.2020

Башкортстанда тагын җиде хастаханә карантинга ябылды

Кушнарен хастаханәсе
Кушнарен хастаханәсе

Бу турыда Роспотребназдорның республикадагы вәкиле Венер Изикәев белдерде. Караидел, Тәтешле, Красноусольскида үзәк район хастаханәләре, Кушнарен районы хастаханәсенең хирургия бүлеге, Ишембай үзәк хастаханәсендә хирургия һәм терапия бүлекләре, республика туберкулезга каршы хастаханәнең Ишембайдагы филиалы һәм Стәрлетамак шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган.

Шул үк вакытта 12 майдан Уфадагы Республика клиник хастаханәсе (РКБ) элекке эш тәртибенә кайта. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, РКБның терапия, хирургия һәм бала тудыру бүлекләре үз юнәлешләрендә пациентларны кабул итә башлаячак. Коронавируслы авырулар РКБның аерым бинасында дәваланачак.

15:21 12.5.2020

Башкортстанда җәмәгать урыннарында битлек һәм бармакча кимәүчеләрне штрафка тартачаклар

Башкортстан парламенты – Корылтай республикада битлекләр һәм бармакчалар кию тәртибен бозган өчен җәза күләмен билгеләде. Җәмәгать урыннарында битлексез, бармакчасыз йөрүчеләр 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Бу хәл тагын кабатланса, штраф 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр булачак.

Бүген Башкортстанда “үзизоляцияләнү” тәртибе йомшартылды, ләкин шул ук вакытта иҗтимагый урыннарда битлекләр һәм бармакчалар киеп йөрүне таләп итүче режим гамәлгә керде.

12:39 12.5.2020

12 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры Рәфис Корбанның "Керпе дусларын эзли" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен (16:00) тәкъдим итә.

Бүген Дөнья татар яшьләре форумы үзенең Instagram-ында "Татар телен өйрәнү платформалары" турында Римма Гомәрова (Мәскәү), Альбина Ишморзина (Петербур) һәм Зөһрә Вилданова (Казан) белән туры эфирда (18:00) сөйләшә.

Уфаның "Ихлас" мәчете тарихчы Марсиль Фаршатов белән интервью тәкъдим итә. Фаршатов ишан Зәйнулла Рәсүлевнең улы Гәбдерахман Рәсүлев турында сөйли.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры "Уникенче төн" һәм "Гыймади маҗаралары" спектакльләрен тәкъдим итә.

11:29 12.5.2020

Коронавирустан Башкортстанда тагын бер үлем, Татарстанда вирус тагын 71 кешедә расланган

Татарстанда узган тәүлектә тагын 71 кешедә COVID-19 рәсмән расланган. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.

12 майга республикада барлыгы 1832 кешедә коронавирус расланган, 640 кеше терелгән.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 80 кешенең коронавирус белән йогышланганы расланган. Барлыгы 436 кеше савыккан. Тагын бер кешенең үлеме хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусыннан үлгәннәрнең рәсми саны 16га җитте.

Русиядә узган тәүлектә 10899 кешедә яңа вирус расланган, 107 кеше үлгән. Илдә COVID-19 йоктырган кешеләр саны 232 243кә җитте. Бу сан белән Русия дөньяда АКШтан кала икенче урынга менде. Барлыгы 2116 кеше үлгән, 43 512 кеше савыккан диелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG