Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:22 14.5.2020

Коронавирус йоктыруның Башкортстанда 88, Татарстанда 61 яңа очрагы рәсмән теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 61 кешегә куелган. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирус барлыгы 1980 кешедә расланган. Узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада барлыгы җиде кеше үлеме белдерелгән иде.

Башкортстанда 1784 кешедә коронавирус расланган, бу сан узган тәүлектә 88 кешегә арткан. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы рәсмән 16 кешенең гомерен өзде.

Русиядә узган тәүлектә тагын 9974 кешедә коронавирус расланган, 93 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыру очраклары барлыгы 252 245 кешедә теркәлгән, 2305 кеше үлгән.

08:34 14.5.2020

14 май иртәсенә иң мөһим хәбәрләр:

  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 4 миллион 347 меңнән арткан. 297 мең кеше үлгән, 1,5 миллион кеше сәламәтләнгән.
  • Вирусны иң күп йоктыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 390 мең), Русия (242 мең), Британия (230 мең), Испания (228 мең), Италия (222 мең).
  • Татарстанда Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә чыккан янгыннардан соң "АВЕНТА-М" үпкә җилләтү җиһазлары эшен туктаттылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара. Моның хакта Русиянең сәламәтлек күзәтүе оешмасының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте белдерде.
  • Италиядә коронавирус йоктырган кешеләрнең яртысыннан күбрәге савыккан. Пандемия башланганнан бирле илдә 222 мең кеше авырган, хәзер инде 112 мең кеше сәламәт дип санала.
  • Август аенда АКШта инфекция корбаннары 147 меңгә җитәргә мөмкин. Мондый исәпләүне Вашингтон штаты университеты ясаган.
  • Коронавирустан җиңел авырудан авыр стадиягә күчеш тәүлектән дә тизрәк узарга мөмкин. Моның хакта ЦКБ йогышлы авырулар үзәге башлыгы Георгий Сапронов белдерде. "Иртүк кеше үзен әле уртача хәл итсә, кичен ул реанимация ятагында була ала. Мондыйга табибларның күпчелеге дә әзер түгел", диде ул.
19:29 13.5.2020

Галимова Апаста COVID-19 авырулары саны кисәк артуга аңлатма бирде

Лилия Галимова
Лилия Галимова

Апас районында авырулар саны күбәюе коронавирус кискен таралып китүне күрсәтми, дип аңлата Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, яңа вирус ике гаиләдә ачыкланган, калган очраклар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.

Узган тәүлектә Татарстанның Апас районында COVID-19 йоктыруның 20 яңа очрагы турында хәбәр ителде. Татарстанда тәүлегенә 87 очрак, шуларның дүрттән бере диярлек Апаска туры килә. Хәзер, рәсми саннарга караганда, Апас районында 30 кешедә коронавирус табылган.

19:24 13.5.2020

Русия мәктәпләрендә БДИ күчерелә, төп дәүләт имтиханы булмаячак

Русия мәгърифәт министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын соңгарак күчерү турында хәбәр итте. Имтиханнарның кайчан буласы әлегә әйтелми. Коронавирус пандемиясе сәбәпле БДИ тапшыру май ахырыннан 8 июньгә күчерелгән иде.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы булмый. Аларның аттестатына бу фәннәрдән имтихан билгеләре урынына еллык билгеләре куелачак.

БДИ тапшыру таләбе унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның барысына да куелмаячак. Югары уку йортына керергә ниятләмәгән балалар БДИдан азат ителә ала.

12:54 13.5.2020

13 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Башкорт дәүләт филармониясе Лилия Ишемьярованың "Кышкы могҗиза" дип аталган концертын (17:00) күрсәтә.

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Хикмәтле доклад" (18:30) спектаклен тәкъдим итә.

Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" Instagram-да Мөслим районы Митрәй авылында яшәүче Рүзәл Минһаҗев белән туры эфирда авыл яшьләре, татарча КВН, кече бизнес, "Игелеккә бер адым" хәрәкәте турында сөйләшү (20:00) уздыра.

Әлмәт шәһәре татар драма театры "Кыю кызлар" спектаклен тәкъдим итә.

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте онлайн-концертлар сериясен дәвам итә. Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар туры эфирда чыгыш (20:00) ясаячак. Онлайн-трансляция Казан кооператив институты залыннан алып барылачак.

11:08 13.5.2020

Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 240 меңгә җитте

Татарстанда узган тәүлек эчендә тагын 87 кешедә COVID-19 рәсмән расланган. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә. Яңа очракларның яртысы Казанда – 43 кеше, Апаста 20 очрак теркәлгән.

Республикада 13 майга 1919 кешедә коронавирус расланган. Яңа үлем очраклары турында әйтелми. 12 майга республикада COVID-19 авырулы барлыгы җиде кешенең үлеме теркәлгән иде.

Башкортстанда тагын 49 кешедә яңа вирус табылган. Республикада вирус барлыгы 1696 кешедә расланган, 16 кеше үлгән.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны 10028 кешегә арткан, тагын 96 кеше үлгән.

10:54 13.5.2020

АКШ штатлары Русиянең үпкәне ясалма җилләтү җиһазларын кире кайтара

АКШта Русиянең “Авента-М” үпкәне ясалма җилләтү җиһазлары (ИВЛ) тапшырылган штатлар Русиядәге янгыннардан соң аларны кире кайтара. Бу турыда АКШның гадәттән тыш хәлләр идарәсе белдерде дип хәбәр итә Reuters.

“Иминлек чарасы буларак, штатлар үпкәне ясалама җилләтү җиһазларын кире АКШның гадәттән тыш хәлләр идарәсенә кайтара”, диелә белдерүдә.

Русия апрель башында АКШка һуманитар ярдәм төягән очкыч җибәрүен белдерде. Анда башка медицина кирәк-яраклары белән бергә әлеге җиһазлар да булган һәм соңрак АКШның гадәттән тыш хәлләр идарәсенә тапшырылган. Җиһазлар хастаханәләргә барып җитмәгән һәм АКШта әле кулланылмаган булган.

Вашингтон бу ярдәмнең бушлай булмаганлыгын, АКШның аның өчен түләгәнлеген белдерде.

12 майга каршы төндә Петербурдагы Изге Георгий хастаханәсендә янгын чыгып, биш пациент, 9 майда Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханәдә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып бер кеше һәлак булды. Әлеге ике очракта да шушы үпкә җилләтү җиһазлары сәбәпче булган дип шикләнелә.

08:51 13.5.2020

13 майга төп иртәнге хәбәрләр:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 262 меңнән арткан. Авырудан 291 мең кеше үлгән, 1 миллион 493 мең кеше савыккан.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 369 мең), Русия (232 мең), Испания (228 мең), Британия (227 мең), Италия (221 мең).
  • Коронавирустан нәтиҗәле дару 2020 елның көзенә таба барлыкка килә ала, дип белдерде МФТИ геном инженериясе лабораториясе җитәкчесе Павел Волчков. Ул АКШның Regeneron Pharmaceuticals ясый торган даруны күздә тота. Дару кеше организмына өстәмә антитәнчекләр өсти алачак, кеше организмы вирус белән көрәшә алачак, дип көтелә.
  • АКШның кайбер штатлары Русия җибәргән "Авента-М" үпкә җилләртү җиһазларын кире кайтара. Бу Русиядәге хастаханәләрдә җиһазлар чыгарырга мөмкин булган янгыннардан соң ясала. Җиһазлар АКШ хастаханәләргә әлегә кулланылмаган.
  • Минскида узган Җиңү парадыннан соң илдә пневмония белән авыру дәрәҗәсе икеләтә төшкән, дип игълан итте президент Александр Лукашенко. Ул коронавирус белән көрәшнең изоляция юлы белән түгел, ә авыручыларны дәвалау юлы белән барганын әйткән.
  • Сораштыру: русиялеләрнең 40%-ы җәй көне ялга чыгарга әзер, аларның 26%-ы ялны төгәл алачагын белдерде, 15% җәйге ялны бары тик чикләр ачылса гына алачак. Күпчелек русияле җәйге ялны алырга җыенмый: 30% эшен дәвам итәргә җыена, 13% хәзер дә эшләми, ә 7% бу вакытны эш эзләргә җыена.

дәвам

XS
SM
MD
LG