Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

12:26 21.3.2020

Коронавирус йоктырганнар саны 275 меңнән артты

Дөньяда коронавирус белән теркәлгән кешеләр саны 275 меңнән артып китте. Авырып сәламәтләнгәннәр 90 меңнән артты. 11 200ләп кеше үлде. Җомга, 20 мартта бу йогышлы яңа чирдән Италиядә 627 кеше үлгән. Италиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны 47 меңнән артты. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә анда тагын 5 986 очрак теркәлгән.

13:40 21.3.2020

Ни өчен коронавирус зур тизлек белән тарала

The Washington Post басмасы "Ни өчен коронавирус зур тизлек белән тарала һәм аны ничек акрынайтып була" дигән язма бастырды (инглизчә, русча)

Кисәтү: язманы ачканда түләүле, йә ирекле вариантын сайлау бите ачыла ала

14:56 21.3.2020

Русиядә 3 миллионлап ширкәт ябылырга мөмкин

Коронавирусның икътисадка тәэсире нәтиҗәсендә Русиядә 3 миллионлап эшкәмәрнең ширкәте ябылырга, 8,6 миллион кеше эшсез калырга мөмкин. Сәүдә-икътисад пулаты шундый саннар китерә. Пулат уздырган сораштыруда төбәкләрдәге кече эшмәкәрләрнең өчтән бере, бу хәл дәвам итеп ихтыяҗ кимегән очракта, үз эшчәнлекләрен тагын өч ай чамасы гына дәвам итә алачакларын белдергән. Аларның яртысы эшчәнлекләрен тиз арада яңартып җибәрә алмаячакларын әйткән.

16:48 21.3.2020

Татарстанда тагын 5 кешедә коронавирус табылган

Русиянең 18 төбәгендә соңгы бер тәүлек эчендә тагын 53 кеше коронавирус белән теркәлгән, шуларның бише Татарстанда. Моны яңа коронавирусның Русиягә керүенә һәм илдә таралуына каршы оператив штаб хәбәр итте. Русиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны 306га җитте.

18:12 21.3.2020

Карантин сәбәпле кинотеатрлар ябыла башлаган

Мәскәү, Петербур һәм кайбер башка шәһәрләрдә коронавирус таралуы сәбәпле кинотеатрлар вакытлыча ябыла башлады. Бу Чаллы шәһәренә дә кагыла. Казанда әлегә андый очраклар турында игълан ителми.

"Кино Окко", "Синема парк" һәм "Формула кино" ил буйлап эшләгән 77 кинотеатрның 22сен япты. Аерым алган, Калининград, Воронеж, Чаллыдагы кинотеатрлар ябылгн.

Моңарчы күп кенә халыкара релизлар дөнья буйлап премьераларын кичектергән.

18:37 21.3.2020

Словакиянең яңа хөкүмәтен билгеләү чарасы битлекләр һәм бармакчалар киеп үткәрелде

Коронавирус зәхмәте сәяси тормышны тулысынча туктатмаса да, аңа пандемия чорына хас үзгәрешләр кертә. 21нче мартта Словакия президенты Зузанна Чапутова Братиславада илнең яңа хөкүмәтен билгеләде. Аны соңгы парламент сайлавында иң күп тавыш казанган "Гади кешеләр һәм бәйсез шәхесләр" (OLaNO) хәрәкәте башлыгы Игор Матович җитәкләячәк. Ул парламентка узган тагын өч кечерәк сәяси төркем белән коалиция төзи алды. Хөкүмәт 16 министрдан торачак, шуларның өче - хатын-кыз.

Игор Матович һәм президент Зузанна Чапутова
Игор Матович һәм президент Зузанна Чапутова

Словакия хөкүмәтен билгеләү чарасы коронавирус пандемиясе чоры таләп иткән шартларда узды, анда катнашкан һәркем битлек һәм бармакча кигән иде. Атна азагына Словакиядә вирус йоктырган 137 кеше булуы ачыкланган, аңардан үлүчеләр әлегә теркәлмәгән.

23:30 21.3.2020

Башкортстанда коронавируска бәйле югары әзерлек режимы кертелде, республикада бу авыруны йоктырган кешеләр әлегә теркәлмәгән. Бу хакта шимбә көнне Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының чираттагы брифингында белдерелде.

00:13 22.3.2020

21 март Кырымда беренче коронавирус инфекциясе очрагы теркәлде. Авыручы Франциядән килеп Украина аша Кырымга кергәндә тикшерелеп, үпкә ялкынсынуы симптомнары белән хастахәнәгә урнаштырылган.

дәвам

XS
SM
MD
LG