Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

11:31 22.3.2020

22 мартка төп хәбәрләр:

  • Бар дөнья буйлап коронавирус йоккан кешеләр саны 307 меңнән арткан.
  • Иң күп авыручылар Кытайда (81 мең кеше), Италиядә (53,5 мең кеше) һәм АКШта (26,7 мең кеше) теркәлгән.
  • Пандемиядән 13 мең кеше үлгән. Иң күбе – Италиядә (4,8 мең кеше).
  • Русиядә рәсми рәвештә вирусны 306 кеше йоктырган. Аларның 6сы – Татарстанда.
11:36 22.3.2020

Татарстанда 20дән артык кеше катнашкан чаралар тыела

Татарстан хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен чаралар турында карар кабул итте. Аерым алганда, түбәндәгеләр игълан ителде:

  • Егермедән артык кеше катнашында барлык чаралар тыела.
  • Чаралар кичке 10нан иртәнге 6га кадәр узмаска тиеш.
  • Спорт чарасын кичектереп булмаса, оештыручылар аңа тамашачыларны кертмәскә тиеш.
  • Чит илләргә эш сәфәрләре тыела. Чит илдән килүчеләр 14 көнне изоляциядә үткәрергә тиеш.

13:39 22.3.2020

Зәхмәттән саклану чараларын Instagram аша Һиндстан җитәкчесе Нарендра Моди дә пропагандалый

"Кыска гына саклану мизгеленең дә колачлы тәэсире булып, ул күп кенә гомерне саклап кала ала", дип яза үзенең Instagram сәхифәсендә Һиндстан премьер-министры. Ул урнаштырган видеода чир йоккан очракта ничек итеп зыянсыз - авызны кулъяулык белән каплап төчкерү һәм йөткерү кирәклеге күрсәтелә. Дөнья җитәкчеләре арасында Нарендра Моди Instagram-да иң күп язылучысы булган сәясәтче, алар саны 36 миллионнан артык.

16:26 22.3.2020

22 март мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Русиядә коронавирус белән авыручы тагын 61 кеше теркәлгән. Барлыгы илдә вирус йоктырган 367 авыру исәпкә алынган дип хәбәр итә оператив штаб. РИА Новости хакимиятнең коронавирус таралуга каршы көрәш чараларын кырыслату мөмкинлеге турында белдерә. Эпидемиягә каршы көрәш штабы исә андый ихтималны кире кага.

18:25 22.3.2020

Уфада яшәүче популяр блогер Гүзәл Шәрәфетдинова Тайландта ял итеп кайтаканнан соң коронавирус таралуга каршы карантинда утырудан баш тарту сәбәпле, аны тәртип саклау оешмалары тикшерә башлаган. Шәрәфетдинова өйдә утырасы урынга әнисе янына авылга кайтып киткән һәм бу турыда Instagram-да хәбәр иткән. Ул үзен яхшы хис итүе, авырмавы турында яза.

Әлеге социаль челтәрдә аның карантин тәртибен бозуын хөкем итүчеләрне блогер “усырак” дип атаган. Әлегә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән булса да, чит илдән кайтучылар ике атна өйдән чыкмый утырырга тиеш. Әгәр аларның коронавирус таратуы ачыкланса, 80 мең сум штрафтан алып бер ел төрмәгә кадәр җәза яный. Әгәр карантин тәртибен бозган кешедән чир йоктырып берәр кеше үлсә, биш елга кадәр төрмә яный.

19:50 22.3.2020

Күренекле опера җырчысы Пласидо Доминго үзенә коронавирус йогуын хәбәр итте

Дөньякүләм танылган испан җырчысы Пласидо Доминго (79) Facebook-тагы сәхифәсе аша, соңгы көннәрдә нык кызышыуын һәм коры ютәлдән интегүен, шул сәбәпле коронавируска тест үтүен һәм аның уңай булуын белдерде.

Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән өйдә бикләнеп утыруын, COVIT-19 авыруыннан дәвалануын хәбәр итә. Язуыннан аңлашылганча, Домингоның хәле инде бераз яхшырган, белдерүендә ул һәркемне социал дистанция тоту, ягъни читләр белән аралашмау, якыннар белән дә кимендә 2 метрдан гына сөйләшү, кулларны еш юып тору кебек таләпләрне үтәргә өнди. 2019 елның октябренә кадәр Пласидо Доминго Лос-Андҗелес операсын җитәкләгән иде, әмма аның элекке елларда үз тирәсендәге хатын-кызларга бәйләнү очраклары ачыла башлагач, ул бу эшеннән китәргә булды.

21:00 22.3.2020

Коронавирус таралганда балаларга стрессны җиңәргә ничек ярдәм итәргә? Дөнья сәламәтлек оешмасы киңәшләре

09:31 23.3.2020

23 март иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Русиядә соңгы тәүлектә 71 вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Илдә авыручылар саны 438 кешегә җиткән, иң күп авыручы (262) — Мәскәүдә.
  • Мәскәү мэры Сергей Собянин 65 яшьтән олырак мәскәүлеләргә өйдән чыгуны тыйган. Компенсация буларак аларга 4 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
  • Дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 336 меңгә җиткән (31 мең яңа очрак теркәлгән). Вирустан үлүчеләр саны 14 632-гә җиткән.
  • Русия мәдәният министрлыгы 23 марттан барлык кинотеатрларга үз эшен туктатырга киңәш итә. Әлеге карарны министрлык башлыгы Ольга Любимова имзалаган.
  • Германия канцлеры Ангела Меркель өйдәге карантинга чыга. Әлеге карарны ул табибында коронавирус инфекциясе табылгач кабул итте. Канцлер өйдән эшләячәк. Германиядә исә икедән артык кешегә җыелу тыела.

дәвам

XS
SM
MD
LG