Башкортстанда бассейн һәм кинотеатрлар ябыла
23 марттан Башкортстанда бөтен бассейннар һәм кинотеатрлар ябыла. 50дән артык кеше катнашындагы чаралар рөхсәт ителми. Республика башлыгы Радий Хәбиров коронавируслы булуда шикләнелгән кешеләр өчен тагын ике хастаханә булдырырга кушты, алар Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе белән чикләрдә ачылачак, республикада барлыгы өч шундый хастаханә булачак.
Башкортстан җитәкчесе коронавирус сәбәпле республика бюжеты үзгәртеләчәген дә әйтте. "Күп кенә социаль объектлар төзелеше туктаячак, акча икътисадка ярдәм итүгә юнәлтеләчәк" диде Хәбиров.
Әлегә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Русия барлык төр ярмалар экспортын вакытлыча тыя
Моның хакта Россельхознадзор башлыгы урынбасары Юлия Швабаускен хатында әйтелә (хат турында РИА Новости һәм Коммерсант). Тыю 20 марттан 10 көнгә кертелә диелә.
Тыю барлык ярма төрләренә кагыла. "Комерсант" язучынча, күбесенчә бу дөгега кагылачак, чөнки карабодай чит ил базарларына Русиядән чыгарылмый диярлек.
Казанда "Студентлар өчен Җиңү йөреше" үтмәскә мөмкин
Казанда 30 мартка билгеләнгән "Студентлар өчен Җиңү йөреше" коронавирус таралу куркынычы булган шартларда уздырылса, бу канунга каршы килә дип саный "Зона права" хокук яклау оешмасы. Бу турыда оешманың җитәкчесе Сергей Петряков "Хокукый ярдәм штабы. Коронавирус" дип аталган Telegram-каналда язып чыкты.
Актаныш районында 65 яшьтән олыларга 15 апрельгә кадәр өйләреннән чыгу тыела
Олы яшьтәгеләрне коронавирус йоктырудан саклау максатында Татарстанның Актаныш районы кырысрак чаралар кабул итүен белдерде. Район җитәкчелеге карары нигезендә, олыларга хәтта кибет һәм аптекаларга бару да тыела. Аларның азык-төлек һәм даруларга ихтыяҗын канәгатьләндерү эшенә "Игелек үзәге" дип аталган социаль хезмәт оешмасы һәм волонтерлар җәлеп ителә. Олы яшьтәгеләр үзләренә ниләр кирәклеген билгеләнгән телефоннарга шалтыратып әйтә, социаль хезмәткәрләр шуннан соң аларга ярдәм оештыра.
24 март иртәсенә төп хәбәрләр:
- Башкортстанда коронавирус йоктыруның беренче очраклары теркәлгән. Моның хакта үз Instagram-ында Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренчә, COVID-19 өч кешедә табылган, аларның икесе чит илдән кайткан, тагын берсе Мәскәүгә, эш сәфәрләренә еш йөргән.
- Коронавирустан сәламәтләнгән кешеләр саны дөнья буйлап 100 885 кеше тәшкил итә. Вирус барлыгы 372,5 мең кешедә табылган, 16,3 мең кеше үлгән.
- Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус коронавирус таралуының тизләнүен белдерде. Беренче теркәлгән очрактан соң, вирусның 100 мең кешегә йогуы өчен 67 көн кирәк булган. 200 мең өчен – 11 көн, 300 мең өчен – нибары 4 көн генә кирәк булган, диде Гебрейесус.
- Британиядә коронавирус сәбәпле киң карантин чаралары кертелә, аларны дәүләт халкына мөрәҗәгатендә премьер-министр Борис Джонсон аңлатты. 23 марттан азык-төлек һәм иң кирәкле әйберләр саткан кибетләрдән тыш барлык башка кибетләр ябылачак. Мәдәни оешмалар, балалар мәйданчыклары, гыйбадәтханәләр дә ябылачак. Британнарга өйдән кибеткә һәм ашыгыч эшләр өчен генә чыгарга мөмкин булачак.
Соңгы бер тәүлек эчендә Русиядә, рәсми саннарга караганда, тагын 57 кешедә коронавирус авыруы теркәлгән. Аларның 28е Мәскәүдә, калган 29ы — 13 төбәктә, шул исәпртән өчесе — Башкортстанда, берсе — Татарстанда. Русиядә рәсми рәвештә коронавируслы дип теркәлгән кешеләр саны 495кә җитте.
Татарстанда коронавирус йогуның яңа очрагы теркәлде
Казанда Мәскәү аша Аргентинадан кайткан бер хатында коронавирус булуы ачыкланган. Хәзерге вакытта ул йогышлы авырулар хастаханәсендә, хәле чагыштырмача яхшы, кайтканнан бирле ул өеннән чыкмый утырган, дип белдерде бүген хәбәрчеләргә Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова. Тиешле белгечләр хәзер аның белән бергә кайткан кешеләрне дә тикшерә. Шулай итеп бүгенге көнгә Татарстанда рәсмән коронавирус йогуның җиденче очрагы теркәлде.
Токиода быел узарга тиешле җәйге Олимпия уеннары коронавирус сәбәпле киләсе елга кичектерелә. Моны Япония премьер-министры Синдзо Абэ хәбәр итте.