Кырым театрлары декорация урынына коронавируска каршы битлекләр тегә башлаган
Бу хакта Кырым мәдәният министры Арина Новосельская белдерде. "Безнең бөтен әйберебез бар. Марля сатып алдык, цехларыбыз декорация урынына битлекләр тегә башлады, шуңа безнең тармак битлекләр белән тәэмин ителде. Барлык мәдәни массакүләм чараларны тыйдык, китапханәләр, музейлар эшли, ләкин төркемнәр 10-12 кеше итеп киметелде", диде ул.
- 24 март Кырым хакимиятләре оешмаларга читтән торып эшләү мөмкинлеген тикшерүне сорап хатлар юллый башлаган.
- Кырым базарларында сатучыларның температуралары үлчәчәнәчәк, алар битлекле булырга, сату урыннары дезинфенкцияләнергә тиеш, диде Кырым хөкүмәте рәисе Юрий Гоцанюк.
- Кырым мәчетләрендә күмәк догалар туктатыла, кибетләрдә бәяләрне күтәргән эшмәкәрләрнең лицензияләре алыначак, мәктәпләр карантинда булу сәбәпле укучыларның автобусларда бушлай йөрүен туктату тәкъдим ителә.
- Кырым сәләмәтлек министрлыгы хәбәренә күрә 23 мартка Кырымда коронавирска 750 кеше тикшерелә.
Сергей Собянин: Коронавируска бәйле чынбарлыкны беркем белми
Мәскәү мэры, Дәүләт шурасында коронавируска каршы эшче төркем җитәкчесе Сергей Собянин коронавируска бәйле чынбарлык билгеле түгел дип белдерде. Аның әйтүенчә, тестлар саны бик аз булганга, хәлләрне беркем белми. Ул шулай ук төбәк башлыклары коронавирус таралу белән яңа проблемнар чыгуга әзерләнергә тиеш диде. Кичә ул Мәскәүдә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булганнарга өйдән чыкмаска кушты.
Русиядә төнге клублар һәм кинотеатрлар ябылачак
Коронавирус белән көрәш штабы Русия төбәкләре җитәкчеләренә төнге клублар, кинотеатрлар, балалар уен мәйданчыклары һәм балалар күңел ачу үзәкләрен ябарга кушты.
Моннан тыш штаб бар һәм рестораннарда кальян тартуны тыярга куша. Моннан тыш шифаханәләрдә дә дәвалану туктатылачак, диелә.
Тыю никадәр вакытка озайтылачагы хәбәр ителми.
25 март иртәсенә төп хәбәрләр шундый:
- Коронавирус йоктыручылар саны бар дөнья буйлап 400 мең кешедән арткан. Өч көн элек кенә алар 300 мең иде. Джонс Хопкинс университеты мәгълүматынча, 422 мең кеше вирус йоктырган, 108,2 мең кеше сәламәтләнгән, 18,9 мең кеше үлгән.
- Русия сәламәтлек саклау министрлыгы Русиядә COVID-19 йоктырган кешеләр саны артса да, медицина оешаларында урыннар җитәрлек дип ышандыра. Кирәк булган җиһазлар да җитәрлек, әмма резерв өчен өстәмә җиһазлар алына, ди министрлык.
- Мәскәүдә коронавирус инфекциясе җиңел формада уза торган кешеләргә өйдә дәваланырга рөхсәт ителде. Ә Петербур сырхауханәләре һәм хосусый клиникаларына планлы дәвалауны 30 апрельга кадәр туктатырга кушылды.
- Русия яһүдләр федерациясе барлык төбәкләрдә синагогаларны яба. Моны оешма "превентив чара" дип атый.
- "Аэрофлот" һава ширкәте Русия эчендә очышларга бәяләрне кинәт төшергән. "Ведомости" язуынча, кайбер юнәлешләргә бәяләр гадәттәгесеннән хәтта 40–60%-ка төшкән. Мәскәүдән Казанга очышлар бәясе 15–20%-ка төшкән, дип хәбәр ителә.
Уфа блогеры Гүзәл Шәрәфетдинованы карантин тәртибен бозган өчен 500 сумга штрафка тарттылар
Уфада яшәүче танылган блогер Гүзәл Шәрәфетдинова коронавирус куркынычы шартларында чит илдән кайткач карантинда тору таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аңа 500 сум штраф билгеләнгән дип хәбәр итә Башинформ. Шәрәфетдинова гаиләсе белән Тайландта ял итеп кайтканнан соң өйдә утырасы урынга әнисе янына авылга кайтып киткән. Бу турыда ул Instagram-да да язып чыккан.
Блогерны җаваплылыкка тартырга кирәклеге турында республика җитәкчесе Радий Хәбиров та белдергән иде. Шау-шу купканнан соң блогер үзенең Instagram-ында бөтен гаиләсе белән изоляциядә утыруын һәм тиешлечә карантин таләпләрен үтәвен хәбәр итте.
Башкортстан мәчетләре ябылмаячак
Русия мөселманнары Үзәк диния назәрәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга коронавирустан саклану чаралару күрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Мөфти мәчет имамнарына камәт һәм азан арасындагы вакытны кыскартырга, җомга вәгазен 15-20 минуттан арттырмаска, гает намазларын 25-30 минутка сыйдырырга кирәк дип киңәш бирде. Шулай ук ул мөселманнарны чит илләргә чыгып йөрмәскә өндәде.
Тәлгать Таҗетдин үз мөфтиятенә караган мәчетләрнең гадәттәге тәртиптә эшләячәген дә әйтте.
Шул ук вакытта Русия ислам университетына шәкертләрне читтән торып укытуга күчерергә киңәш бирелде.
Русиядә узган бер тәүлек эчендә, рәсми саннарга караганда, тагын 163 яңа коронавирус очрагы теркәлгән. Шуларның 120се — Мәскәүдә. Калган 49ы — төбәкләрдә, шуларның берсе — Башкортстанда. Бүгенге көнгә илдә рәсми рәвештә коронавирус белән теркәлгәннәр саны 658гә җитте, шуларның 29ы дәваланып хастаханәләрдән чыгарылган диелә.
Карантин тәртибен бозган өчен иректән мәхрүм итү җәзасы әзерләнә
Карантин тәртибен бозган өчен җинаять җаваплылыгы һәм иректән мәхрүм итү турында канун өлгесе 25 мартта Русия думасына кертелгән. Анда карантин тәртибен бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр штраф җәзасы, яки өч елга кадәр ниндидер вазифа биләүне, ниндидер эшчәнлек алып баруны тыю, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.
Санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне бозу кемнең дә булса үлеменә китерсә, яки махсус күпләгән кешегә чир йоктыру куркынычы тудырылса, 1 млн сумнан 2 млн сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр үз һөнәреннән читләштерү яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү турында язылган.
Саксызлык ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерсә иректән мәхрүм итү җиде елга кадәр булырга мөмкин. Махсус чир йоктыру нәтиҗәсендә кеше гомере өзелсә, андый гамәлләр террорчылык, хулиганлык яки диверсия буларак карала ала.
Канун өлгесен дума башлыгы Вячеслав Володин һәм думаның Дәүләт корылышы һәм канунчылык комитеты башлыгы Павел Крашенинников әзерләгән.