Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

14:13 25.3.2020

Уэльс шаһзадәсе Чарлзда коронавирус тапканнар

Уэльс шаһзадәсе, Британинең киләсе патшасы булыр дип көтелгән Чарлзда да яңа коронавирус табылган. Шаһзадәнең матбугат вәкиле әйтүенчә, 71 яшьлек Чарлзда әлегә “җиңелчә сиптомнар” гына һәм ул Шотландиядәге утырмасыннан эшләвен дәвам итә. Күптән түгел Чарлз Монако шаһзадәсе Алберт белән очрашкан иде. Албертта коронавирус булуы ачыклангач, берничә көн элек Уэльс шаһзадәсе изоляциягә китте. Әмма матбугат вәкиле Чарлзның бу чирне кемнән һәм ничек йоктырганы билгесез диде.

15:42 25.3.2020

Галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәетовның улы, 10 яшьлек Әнвәр Сәетов коронавирустан сакланы турында кыска гына мультфильм ясаган. "Планетаны коткар!" дип аталган фильм вирустан саклану һәм аның таралуына юл куймас өчен өйдә утыру кирәклеген аңлата.

16:33 25.3.2020

Русия президенты Владимир Путин коронавирус авыруы таралуны чикләү өчен Русия Конституциясен үзгәртү турында тавыш бирүнең кичектерелүен белдерде һәм киләсе атнада Русиядә ял дип игълан итте.

17:56 25.3.2020

Шикәр бер атнада 7 процентка кыйбатланган

Коронавирус таралу сәбәпле кешеләрнең озак саклана торган азык-төлекне күпләп алу кайбер нәрсәләргә бәя артуга китергән. 17 марттан 23 мартка Русия кибетләрендә шикәр бәясе уртача 7 процентка арткан. Бу турыда Росстат хәбәр итә. Март башыннан шикәр 9,4 процентка кыйбатланган. Карабодай бер атнада уртача 2,8 процентка (март башыннан 3,7 процентка), дөге 1,2 процентка (0,8), токмачлар 1 процентка, бәрәңге 2,6 процентка кыйбатланган.

19:28 25.3.2020

Мәскәүдә коронавирустан ике кеше үлгән

Мәскәүдә коронавирус авыруыннан 88 һәм 73 яшьлек ике кеше үлгән. Аларда пневмония һәм бу авыруга бәйле сәламәтлек тайпылышлары булган. Бу турыда Мәскәүнең коронавируска каршы штабы хәбәр итте.

01:44 26.3.2020

Дөньяда коронавирустан үлүчеләр 20 меңнән артты

Дөньяда коронавирустан үлүчеләр саны 25 мартта 20 меңнән артып китте. Иң күп үлүчеләр Италиядә — 7500дән артык, икенче урында Испания — 3,4 меңнән артык. Кытай рәсми саннарына караганда, анда барлык үлүчеләр саны 3,3 меңгә якын. Русия рәсмиләре илдә барлыгы 658 кешедә коронавирус теркәлгәнлеген белдерде. Дөньяда коронавируслы барлыгы 460 меңләп кеше теркәлгән, шуларның 11 меңләбе савыккан.

09:45 26.3.2020

26 март иртәсенә хәбәрләр:

  • Русия хөкүмәте 27 марттан чит илләргә (һәм илләрдән) барлык очышларны туктатырга кушты. Искәрмә бары тик русиялеләрне кайтарган рейслар өчен ясалачак. Аэрофлот хәзерге вакытта 94 халыкара очыштан 92не инде ябуын игълан итте.
  • Бар дөнья буйлап коронавирус инфекциясеннән 21 мең кеше үлгән (Джонс Һопкинс университеты). Иң күп үлүчеләр Италиягә туры килә (7,5 мең кеше). Испаниядә 3,6 мең кеше үлгән, Кытайның Хубэй вилаятендә — 3,1 мең кеше.
  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 471,5 меңгә җиткән. 114,8 мең кеше сәламәтләнгән.
  • 30 марттан 3 апрельгә кадәр Мәскәүдә барлык сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, аттракцион парклары ябылачак. Моның хакта шәһәр мэры Сергей Собянин игълан итте. Азык-төлек кибетләре, банклар, транспорт, ашыгыч хезмәтләр эшен дәвам итәчәк.
  • АКШ Сенаты COVID-19тан зыян күрүчеләрдә ярдәм чаралары турында канун өлгесен хуплады. Ул АКШ ватандашлары, ширкәтләре һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә икътисади ярдәмне күз алдында тота. Програмга 2,2 триллион доллар бүлү планлаштырыла, бу АКШ тарихында иң зур ярдәм програмы.
  • Русия фән министры Валерий Фальков 28 марттан 5 апрельгә кадәр барлык студентларга каникул игълан итте. Кичә Путин әлеге атнаны ял атнасы дип игълан итте.
11:07 26.3.2020

Татарстанда коронавирус йоктырган тагын 3 кеше теркәлгән

Моның хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабында белдерделәр. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергәнчә, вирусны йоктыручылар Швейцария, Франция һәм Испаниядән кайткан. Хәзерге вакытта алар дәваланалар, икесе – Казанның инфекцион хастаханәсендә, берсе – Чаллыда. Авыручыларның хәле яхшы дип бәяләнә.

Татарстанда бүгенге көндә вирусны йоктырган 10 кеше бар, дип санала.

Русиядә барлыгы тәүлек эчендә 182 яңа очрак теркәлгән (аларның 136-сы – Мәскәүдә). Хәзерге вакытта, рәсми саннарга караганда, илдә вирусны 840 йоктыру очрагы күзәтелә.

дәвам

XS
SM
MD
LG