Русиядә коронавирус карантинын бозучыларга җәза кертелә
Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен 2 миллион сумга кадәр штраф яки җиде елга кадәр төрмә җәзасы бирергә мөмкиннәр. Бу турыда үзгәрешләр административ хокук бозулар турында кодекска язып куелчак.
Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавируска каршы көрәш чараларының кирәклеге "бу вазгыятькә җаваплы караучы һәркемгә көн кебек ачык" дип белдерде. Мишустин фикеренчә, русияләрнең күпчелеге моны аңлый. "Ләкин, кызганычка каршы, кайберәүләр моңа бик җиңел карый, алар башкалар иминлегенә генә түгел, үз сәламәтлегенә дә җавапсыз карашта" дип аңлаткан Мишустин министрлар кабинеты утырышында.
Коронавирусның төрле өслекләрдә ни кадәр озак яши алуы турында New England Journal of Medicine басмасы һәм Дөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларын тәкъдим итәбез.
Казандагы "Бәхетле" кибетләрендә бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре бер данәсе 70 сумнан сатыла.
Русия монополиягә каршы идарәсе белдерүенчә, илнең күп кенә төбәкләрендә 16-23 мартта медицина битлекләренең бәясе 34-68 процентка төшкән. Аерым алганда, Красноярски өлкәсендә бер тапкыр кулланыла торган битлек бәяләре 68 процентка төшеп, бер данәсе 6,4 сумнан сатыла башлаган, Иваново өлкәсендә 6,1 сумнан, Пермь өлкәсендә 19,7 сумнан, Рязань һәм Свердловски өлкәләрендә 10 сумнан сатыла.
Русия президенты Владимир Путин медицина битлекләре бәясен арттыручы даруханәләрнең лицензиясен алырга кушкач Азатлык хәбәрчесе Казан даруханәләрендәге бәяләрне тикшерергә чыккан иде. Әмма тикшерелгән дистәгә якын даруханәнең берсендә генә 20-30 данә битлек табылды. Даруханәләрне тәэмин итүче ширкәтләр битлек китерми дигән җавап ишетелде. Нәтиҗәсе — Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Мөслимә Латипова кибетләрендә бу битлекләрне башка төбәкләрдәгедән якынча 10 тапкыр артык бәядән сату оештырылган, ә даруханәләр нигәдер битлекләр белән тәэмин ителмәгән.
Татарстанда изоляциядә булучыларны банк картасы, телефон һәм машиналары аша күзәтәләр
Татарстанда үзен-үзе изоляциядә тотучы кешеләрне эчке эшләр министрлыгы төрле юллар аша күзәтә башлаган. Бу хакта бүген хөкүмәт йортында онлайн-режимда узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. “Бүгенге көндә әлеге кешенең фатирда булуны тикшерү ысуллары булдырылган. Бу - башка төбәкләргә һәм хәтта чит илгә авиабилет сатып алуны тикшерү. Мондый омтылышлар булды. Машинага утырып чыгу. Моны күзәтү камералары аша ачыкларга мөмкин. Моннан тыш, банк карталары аша терминалларда түләү. Шулай ук кесә телефоны аша хәрәкәт итүне күзәтү. Әлеге ысуллар хокук саклау органнарында бар”, диде Марина Патяшина.
Русиядә авырулар таралган очракта гадәттән тыш хәл реҗимы кертү кануны әзерләнә
Русия хөкүмәте 2019-nCoV вирусына каршы чараларны гадәттән тыш хәл режимы кертү канунына өстәргә тәкъдим итте. Русия думасында бу тәкъдимне карау тизләтеләчәк. Документ илдә яки аның аерым төбәкләрендә гадәттән тыш хәл режимы кертүгә мөмкин булган сәбәпләр исемлегенә "әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу" очрагын өстәүне күздә тота.
Канун нигезендә, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта, хөкүмәткә өстәмә вәкаләтләр бирелә: мәсәлән, медицина препаратларын сатуга чикләүләр кертү, федераль контроль булдыру. Проектта шулай ук туроператорларга ярдәм, банкротлык эшләре кузгатуга мораторий кертү мөмкинлекләре каралган.
Туймазы артистлары: "Бу маскалар урынына алтын маскалар барыгызга да!"
Туймазы татар драма театры артистлары коллегаларын театр көне белән битлекләр киеп буш залда утырган килеш котлады. "Бу маскалар урынына алтын маскалар барыгызга да!", "Чирләр киләләр дә китәләр, вируслар да китерәләр, ә театр мәңге яши, мәңге калачак!" дигән сүзләр белән алар театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
27 мартта Русиядә театр көне билгеләп үтелә. Ел саен 27 мартта Татарстанда республиканың “Тантана” театр бүләге тапшырыла. Быел, коронавирус таралу куркынычы аркасында, бу чара онлайн күрсәтеләчәк.
27 март иртәсе хәбәрләре:
- Коронавирус йогучылар саны ярты миллионны узган, соңгы саннарга күрә, вирус 532,6 мең кешедә теркәлгән. Вирусның таралышы тизләнә, 400 мең саны әле 24 мартта гына узылган иде. 122 мең кеше сәламәтләнгән, 24 мең кеше үлгән.
- Вирусны иң күп йоктыручылар саны белән беренче урынга АКШ чыкты. Анда вирус 82 меңнән артык кешегә йоккан. 1178 кеше үлгән, 619 сәламәтләнгән. Эпидемия башланган Кытайда вирус 81 мең кешегә йоккан. Италия (80,5 мең) өченче урында бара.
- Мәскәүдәге 40нчы клиник хастаханәнең баш табибы Денис Проценко сүзләренчә, Мәскәүдә COVID-19 вирусының югары ноктасы апрель башында булачак. "Саннар арта, [югары нокта] киләсе атнаның уртасы - азагы булыр дип уйлыйм", диде ул.
- Русия хөкүмәте 28 марттан 1 июньгә кадәр шифаханәләр, пансионатлар, ял йортлары һәм башка курорт оешмаларында урыннарны броньләү һәм кешеләрне урнаштыруны туктатырга кушты. Бу тыю балалар аланнарына да кагыла.
- Шул ук карарда хөкүмәт төбәк җитәкчеләренә иҗтимагый туклану урыннарын 28 марттан 5 апрельгә кадәр ябарга кушты.
Татарстанда тагын бер вирус йоктырган кеше теркәлгән
Рәсмиләр белдергәнчә, әлеге кеше Татарстанга Мәскәү аша Испаниядән килгән. Вирус йоктырган кеше хастаханәдә, табиблар күзәтүендә, аның хәле яхшы дип бәяләнә.
Русиядә тәүлек эчендә 196 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шуларның 157-се вирусны Мәскәүдә йоктырган. Мордовия һәм Дагыстанда инфекцияле кешеләр беренче мәртәбә теркәлгән.
Вирус Русиядә барлыгы 1036 кешедә рәсман теркәлгән (аларның 703е - Мәскәүдә).