Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

14:00 27.3.2020

COVID-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Русия мәгариф министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) кичектерү турында карар итте. БДИны 8 июньдә башларга, ә 9нчы сыйныф укучылары өчен Төп дәүләт имтиханнарын 9 июньдә башларга булганнар.

14:32 27.3.2020
Борис Джонсон
Борис Джонсон

Британия премьер-министры Борис Джонсонда коронавирус табылган. Хөкүмәт сүзчесе әйтүенчә, премьерның хәле бик авыр түгел һәм ул үзизоляция шартларында илнең бу куркыныч авыруга каршы көрәшен җитәкләүне дәвам итәчәк.

15:38 27.3.2020

Лев Лещенко белән бер кичәдә булган Илсур Метшин коронавируска тикшерелә

Илсур Метшин
Илсур Метшин

Казан шәһәре идарәсе башлыгы Илсур Метшин 23 мартта коронавируска тест узган, ул авыру юклыгын күрсәткән. 27 мартта Метшин кабаттан тест бирергә уйлый дигән Inkazan сайтына Метшинның сүзчесе Владимир Казанцев.

13 мартта Метшин Мәскәүдә, танылган җырчы Лев Лещенко катнашындагы кичәдә булган. 27 мартта артистның коронавирус йоктырганы расланды.

18:25 27.3.2020

Фәйзи Гаскәров ансамбле онлайн-концерт күрсәтте

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле өендә утырырга мәҗбүр булган халыкка теләктәшлек йөзеннән Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле онлайн-концерт күрсәтте. Онлайн чараларның тулы исемлеген монда таба аласыз.

12:07 28.3.2020

28 мартта төп коронавирус хәбәрләре:

  • Русиядә тәүлек эчендә 228 вирус йоктыру очрагы теркәлгән. Гомум авыручылар саны 1264кә җиткән. Татарстанда яңа 3 очрак турында хәбәр ителә. Русиядә авыручылар 62 төбәктә бар. 5 кеше үлгән, аларның берсе – Оренбурда.
  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 600 меңнән арткан. АКШта вирус йоктыручылар саны 104 мең тәшкил итә. Икенче урында Италия (86 мең), Кытайдагы саннар үзгәрми дияплек (81,9 мең). Дөнья буйлап үлүчеләр саны 27 меңгә җиткән.
  • 28 марттан Татарстанда яңа чикләүләр кертелә. Аерым алганда, сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, матурлык салоннары эшләмәячәк. Тулы исемлекне биредә карап була.
12:25 28.3.2020

Татарстанда коронавирус сәбәпле нәрсәләр ябыла

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикада коронавирус инфекциясе таралуына юл куймас өчен яңа карар имзалады.

28 марттан Татарстанда нәрсәләр эшләми, кая барып булмый?

  • сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре
  • кафе-рестораннар
  • матурлык, бизәнү салоннары
  • мунчалар һәм сауналар
  • массаж салоннары
  • документларны кабул итү үзәкләре
  • шифаханәләргә урнашу тыела

Кайда барып һәм нәрсә кулланып була?

  • Азык-төлек кибетләре
  • Даруханәләр
  • Кафе-рестораннардан ризыкны өйгә китерү хезмәтләре

Гыйбадәтханәләргә бармау, сәфәрләрдән тыелып калырга киңәш ителә.

09:52 29.3.2020

29 мартка төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда 665 мең кеше коронавирус йоктырган. Үлүчеләр саны 30 меңнән арткан, 140 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп үлемнәр Италиядә теркәлгән (10 меңләп кеше), икенче урында Испаниядә бара (5900лап кеше). Вирус тарала башлаган Кытайда 3,3 мең кеше үлгән булган.
  • АКШта вирус йоктыручылар саны 124 меңгә җиткән.

11:08 29.3.2020

Русиядә тәүлек эчендә коронавирусны тагын 270 кеше йоктырган

Моның турында оператив штаб хәбәр итә. Гомум авыручылар саны, рәсми мәгълүматка күрә, илдә 1534 кеше тәшкил итә. Бер тәүлек эчендә 4 кеше үлгән, коронавирустан үлүчеләр саны Русиядә 8гә җиткән.

Татарстанда яңа авыручылар турында хәбәр ителми, Башкортстанда рәсмиләр яңа 1 очрак ачыкланган.

дәвам

XS
SM
MD
LG