Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Волгонефть 239" танкерының бөтен диңгезчеләрен коткарганын белдерде


Кичә аннексияләнгән Кырым ярларыннан ерак түгел, Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе булырга мөмкин.

Русиянең кичә, 15 декабрьдә Керич бугазында һәлакәткә юлыккан "Волгонефть 239" танкерындагы бөтен экипаж әгъзалары да эвакуацияләнгән. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Baza Telegram-каналы белешмәләренчә, диңгезчеләрнең берсе дә җәрәхәтләнмәгән. Экипаж әгъзаларын ярга чыгарганда өч мәртәбә кереп, "дүртәр-бишәр кешене" алып чыкканнар, диелә.

Кичә аннексияләнгән Кырым ярларыннан ерак түгел, Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә юлыкты.

"Волгонефть 212"дә 13 кеше һәм 4000 тоннадан артык мазут булган. Якшәмбе кичендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Волгонефть 212" танкерында булган бер диңгезченең үлүен җиткерде. 12 диңгезче коткарылган дип хәбәр ителә.

14 диңгезчесе булган һәм шул ук күләмдә ягулык төялгән икенче танкер – "Волгонефть 239" Краснодар краеның Тамань порты тирәсендә яр буеннан 80 метрда төпкә утырган. Коткару операциясен иртәнгә калдырдылар.

Ике көймәгә дә зыян килгән. Казаларның төгәл сәбәпләре билгеле түгел, төп фараз – давыл шартларында экипаж хата ясаган булырга мөмкин.

Ике каза нәтиҗәсендә нефть продуктлары аккан, моны Росморречфлот раслады.

Greenpeace бәяләмәләренә күрә, "Волгонефть" танкерларының казага таруы аркасында тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу исә соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе булуы ихтимал.

"Әгәр бу мазут икән, күп өлеше төпкә утырачак һәм балыкларның күпчелек төре өчен туклану урыны юк ителәчәк дигән сүз. Шулай ук мазут кошларга да үлем куркынычы тудыра", дип белдергән "Дождь" телеканалына экологик оешма белгече Дмитрий Маркин.

Бу һәлакәтнең нәтиҗәләре 2007 елдагысыннан авыррак булырга мөмкин, ди ул. Ул чакта Керич юугазында танкер казасыннан соң 12 меңнән артык кош үлгән иде.

  • Соңгы ярты елда "Волгонефть-212" һәм "Волгонефть-239" танкерлары Таман ярымутравындагы "Кавказ" порты һәм Иделдәге нефть эшкәртү заводлары причаллары арасында йөзгән. Моны "Важные истории" ачыклаган. Беренче танкер Петербурга карый, икенчесе - Әстерхан портына.
  • "Подъем" басмасы мәгълүматынча, "Волгонефть-212" 1969 елда, ә "Волгонефть-239" 1973 елда төзелгән булган. Заманча итеп яңадан проектлау барышында ике танкерның да урта өлешен кискәннәр. "Әнә шул эретеп ябыштырылган эзгә давыл бәргәннән соң, танкерлар икегә аерылган", диелә "Подъём" язмасында.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG