КрымSOS хокук яклау оешмасы 2024 елда аннексияләнгән Кырымда куәт оешмалары хезмәткәрләренең кимендә алты кешене мәҗбүриләп урлап китүен ачыклаган. Бу хакта Крым.Реалии җиткерә.
Оешма белешмәләренчә, ике ир һәм дүрт хатын-кыз юкка чыккан. Алты очракта да югалуга Русия Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең катнашы бар диелә.
"Дүрт очракта ФСБ хезмәткәрләре корбаннарны тентүдән соң билгесез якка алып киткән, аларның туганнарына нинди хокукый статуста булуларын, кайда булуларын хәбәр итүдән баш тарткан", дип сөйләгән КрымSOS аналитигы Евгений Ярошенко.
Оешмада әйтүләренчә, Кырым аннексияләнгәннән алып бүгенге көнгә кадәр ярымутрауда урланып югалган 67 кеше турында билгеле. Иң соңгы корбан — Җанкөй районыннан Лера Җемилова булган. 2024 елның маенда, тентүдән соң, Русия куәт оешмалары вәкилләре аны 15 тәүлеккә кулга алган. Шуннан бирле Лераның кайдалыгы әле дә билгеле түгел.
БМОның Кеше хокукларын күзәтү миссиясе белешмәләренчә, аннексиядән бирле Кырымда 104 кеше урланып югалган, шулар арасында 21 кеше хәбәрсез югалган булып санала.
2014 елда март аенда гына да урланган кешеләр саны — 23 булган. Аларның барысы да диярлек канунсыз "референдум"га каршы чыккан украин активистлары. Шуларның берсе — Решат Аметов. 3 мартта Акмәчетнең Ленин мәйданында Русия баскынлыгына каршы пикетта торганда, аны билгесез өч кеше алып китә. Бу Кырымдагы ике "самообороначы" һәм өченчесе сивил киемдә кеше булган. Ә берничә көннән Решат Аметовны җәфалаулардан калган күп санлы эзләр белән үле килеш табалар.
"Бу 23 очракның барысына да диярлек "Кырым самообороначы"ларының катнашы бар. 2014 елда булган югалулар — Русиянең, яки ул контрольдә тота торган төркемнәрнең Украина бөтенлеге яклы кешеләргә каршы терроры, максатчан сәясәте булуын күрсәтә", ди КрымЅОЅ аналитигы.
Элегрәк Кырымтатар ресурс үзәге Кырым аннексияләнгәннән бирле 24 кеше хәбәрсез югалган дип санала, шуларның 18е — кырымтатарлар, дип хәбәр иткән иде.
- 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
- Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- 2022 елда, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, хокук яклаучылар Кырымда янә күпләп кеше урлау очраклары күзәтелә, дип борчу белдергән иде.
- "Аерым алганда оккупантлар Кырымдагы кешеләрне туганнарына хәбәр итмичә тота, адвокат алу мөмкинлеге бирми. Аларның бер өлешен оккупацияләнгән Херсоннан китерәләр. Хокук яклаучылар буларак, бездә мондый урлауларга Ярослав Жук, Ирина Горобцова, Сергей Цигипа, Иван Козлов, Николай Петровский, Мария Гарсия-Калатают, Руслан Абдурахманов, Абаз Куртамет кебек кешеләр дучар булуы турында мәгълүмат бар. Әмма ничә кешенең урлануы һәм оккупациядәге Кырымда иректән мәхрүм итү урыннарында тотылуы турында беркем төгәл әйтә алмый", дип сөйләгән иде ZMINA кеше хокуклары үзәге башлыгы Татьяна Печончик .
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум