Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил хәрбиләре Лүбнәнгә һөҗүм планын раслаган


Израил солдатлары
Израил солдатлары

Израилнең төньяк районнарына берничә тапкыр "Хезболла" кораллы төркеме һәм Лүбнәндәге аның беректәшләре булган фәләстин төркемнәре һөҗүм итте.

Израил саклану гаскәренең Төньяк хәрби бүлгесе белән җитәкчелек итүче генерал Ори Гордин һәм Баш штабның оператив идарәсе җитәкчесе Одед Басюк Лүбнәнгә (Ливан) һөҗүм планын раслаган. Бу хакта Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) хәбәрендә әйтелә.

Урыннардагы гаскәрләрнең сугыш әзерлеген арттыруны дәвам итү карары да кабул ителгән.

Израилнең төньяк районнарына берничә тапкыр "Хезболла" кораллы төркеме (АКШта һәм өлешчә Европа берлегендә террорчы дип танылды) һәм Лүбнәндәге аның беректәшләре булган фәләстин төркемнәре һөҗүм итте. Израил бу белдерүен шундый вазгыятьтә ясады, дип яза The Times of Israel.

Лүбнәннең "Хезболла" кораллы төркеме башлыгы Хәсән Насралла Израилнең Хайфа портына һөҗүм итү белән яный, диде Израил тышкы эшләр министры Исраэль Кац.

"Без "Хезболла" һәм Лүбнәнгә карата кагыйдәләрне үзгәртү турында карар кабул итү мизгеленә бик якын. Тоталь сугышта "Хезболла" юк ителәчәк, ә Лүбнәнгә җитди зыян киләчәк. Израил фронтта да тылдада да түләячәк, тик көчле һәм бердәм милләтнең һәм ЦАХАЛның куәте ярдәме белән без төньякта яшәүчеләрнең иминлеген торгызачакбыз", дип язды Кац Х социаль челтәрендә.

The Guardian мәгълүматынча элегрәк "Хезболла"ның Хайфа шәһәре өстеннән пилотсыз очкычка төшергән тугыз минутлык видеосы чыккан. Бу видеода порт, һава аланы һәм сивил кварталлар булган. Әлеге кадрларны чыгару шәһәргә янау кебек кабул ителгән, дип искәртә басма.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG