Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов Казанда уза торган БРИКС саммиты турындагы фикерләрен уртаклаша.
Казан түрәләре үзләрен урыстан да урысрак күрсәтә алу шансына ия булды
Русия Украинага сугыш башлаганнан бирле, Татарстан — Мәскәү Кирмәне кушуы буенча — "глобаль Көньяк"ка таба борылып бизәнгән витринаны хәтерләтә. БРИКС илләренең XVI саммиты быел нәкъ менә Казанда уза. Русия башкаласының Европага ияреп төзелгән зиннәтле йортларында яшәүче җитәкчеләр хәзер Көнбатышка каршы барган көрәшендә үз ягына "глобаль Көньяк"ны да аударыр өчен иң яхшы урын дип нәкъ менә Татарстан башкаласын саный кебек.
Шик юк, бу — шактый креатив идея.
Соңгы елларда Мәскәү Кирмәне "өченче дөнья" илләрен дә, ислам дөньясы дәүләтләрен дә үз мәнфәгатьләрендә бик оста куллана. Бу бигрәк тә Израилнең Газзә сызыгына каршы башлаган хәрби операциясе сурәтендә яхшы күренә.
Моңа кадәр Казан Русиянең ярым-йорты "мөселман башкаласы" гына булып саналды: аңа ислам банкингы һәм хәләл индустриясе мәсьәләләрен генә ышанып тапшыралар иде. Хәзер исә Казанга катлаулырак һәм югарырак йомыш бирелә: Татарстан башкаласына "алтын миллиард"тан читтә булган барлык илләрне һәм җәмгыятьләрне дә Мәскәү белән дус булырга күндерү эше йөкләнде. Әлбәттә, бу эш Русиянең карамагында һәм аның милитаристик сәясәте кысаларында алып барылырга тиешле.
Татарстан башкаласына "алтын миллиард"тан читтә булган барлык илләрне һәм җәмгыятьләрне дә Мәскәү белән дус булырга күндерү эше йөкләнде
Казан Кирмәне бу йомышны пионерларча, чамадаш тыш зур активизм белән тормышка ашыра да башлады. Нигездә, Казан түрәләре үзләрен урыстан да урысрак итеп күрсәтә алу шансына ия булды — алар Мәскәү түрәләре дә ахыргача аңлап җиткермәгән Путин сәясәтен бөтен өлкәләрдә дә таратырга тотынды. Мондый тырышлыкны Рим Папасыннан да, яисә, бу очракта, Мәскәүдәге урыс патриархыннан да "изгерәк" булу омтылышына тиңләп була.
Мәскәүгә ярар өчен, Казан түрәләре бик теләп иң "кыю", моңарчы күренмәгән тәкъдимнәр белән дә чыга: мәсәлән, Русиядән күченеп киткән оппозиция активистларының күчемсез мөлкәтен тартып алуны максат итеп куйган канун проекты гына ни тора. Демократик сивил җәмгыятьнең калдыкларына ясалган басым да, татар милли хәрәкәтенә каршы оештырылган эзәрлекләүләр дә — Русиянең башка төбәкләрендә күренмәгән дәрәҗәдә бара.
Мәскәү Кремле хәзер бик яратмаган Владимир Ленинның мондый активлык турында чеметеп кенә болай шаяртканы бар: "Урыслашкан "инородецлар" урыс булып кылану өлкәсендә урысның үзен дә уздыра" ("Обрусевшие инородцы всегда пересаливают по части истинно русского настроения"). Ә Мәскәү хәзерге вакытта нәкъ менә бу сүзләр адресланган затларны ярата да.
Икенче яктан, татар элитасының бер өлеше өчен бу яңа йомышта ниндидер зур яңалык юк та кебек. Бу кешеләр өчен үрнәк булып "йомышлы татар" феномены тора, алар өчен идеал — Явыз Иван тәхетен "саклап-сагалап" торган, чыгышы белән Чыңгыз нәселеннән булган, әмма чукынган Симеон Бекбулатович патша. Нәкъ менә шундый татарлар Мәскәү сәясәтен Урта Азиядә XVIII гасырдан бирле үк үткәреп, җәелдереп килде. Шуңа күрә дә "ак патша"ның соңгы йомышы аларга гаять яхшы аңлашыла, алар аңа күнеккән.
Тик менә ил эчендәге татарларның мәнфәгатьләренә аның бернинди катнашы да юк
Мәскәү исә "өченче дөнья" белән мөнәсәбәтләрендә — Көньякта да, Шәрыкта да — империя файдасына эшләгән кадрларны куллану традициясен дәвам итә. Мәсәлән, совет елларында — илдә ислам катгый төстә эзәрлекләнгән чорда — мөфтиләр, имамнар, гомумән, мәчетләр "тынычлык өчен көрәш" кысаларында үткәрелгән пропагандага, Политбюро картларының "антиколониаль" кампанияләренә һәрвакытта да актив җәлеп ителеп килде.
Бу — тышкы сәясәттә кулланыла торган шактый иске дипломатик алым. Тик менә аның шул ук татарның ил эчендәге мөшкел хәленә бернинди дә уңай йогынтысы юк. Файда бер яклы гына — Мәскәү өчен.
Иң кызыгы шул: БРИКС саммитында катнаша торган иң югары затлар да, "глобаль Көньяк"ның башка фигуралары да моны бик яхшы аңлый. Әмма алар Мәскәү белән барган шушы тәхетләр уенын ташламый — алар Мәскәүнең татарны урыслаштыру сәясәтен дә, ислам активизмын бастыру эшләрен дә күрмәмешкә салыша.
Чөнки Мәскәү Кирмәне үзенә карата мондый уңай реверанслар һәм җылы сүзләр өчен шартлы алтын — арзан газ, нефть, ашлык, корал белән түли.
Ринат Мөхәммәтов, бәйсез журналист
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум