Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кешеләр аена 60 мең сум ипотека түли". Татарстанда торак базары ни хәлдә?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елда Татарстанда җанлана башлаган торак базарында янә төшенкелек күзәтелә. Ипотека килешүләре кими, шуның белән бергә фатир бәяләре дә төшә. Шул сәбәпле, аренда хаклары арта башлады. Риелторлар торак базары кабат билгесезлектә дип бәяли. Русия Үзәк банкы рубльнең ишелүеннән куркып, төп ставканы 16 процентка кадәр арттырды. Нәтиҗәдә ипотека процентлары да артты. Бүген торак базары ни хәлдә? Азатлык 2023 елга күзәтү ясады һәм белгеч белән сөйләште.

2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстан торак базарында төшенкелек хөкем сөрде. Аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар артты, ихтыяҗ исә — кимеде. Нәтиҗәдә ипотека килешүләре 30 процентка, икенчел фатир сату — 24 процентка төште.

2023 ел башында да төшенкелек хөкем сөрде. Торак базары бары язын гына җанлана башлады. Росреестр мәгълүматына караганда, 2023 ел апрелендә ипотека килешүләре 6 меңнән артып киткән. Бу гыйнвар ае белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Ипотекага фатир алырга теләүчеләрнең күбәюе ташламалы ипотекага үзгәрешләр кертелү хәбәре белән бәйле иде.

Сентябрь башында Русия хөкүмәте ташламалы ипотеканың беренчел кертемнәрен 10 һәм 15 проценттан 20 процентка кадәр арттырды. Белгечләр әйтүенчә, җәй дәвамында халык ипотека алу кыенлашуыннан куркып фатирларын яңартырга ашыкты, капиталын югалтмас өчен милек сатып алырга кереште. Сентябрь аенда Татарстанда ипотека алучылар саны 7 803кә җитте. Әмма хөкүмәт ташламалы ипотеканың тәртибен үзгәртүгә, фатир алучылар шактый кимеде. Росреестр мәгълүматына караганда, октябрь аенда ипотека килешүләре Татарстанда 8 процентка, Казанда — 20 процентка кимегән.

Ипотекага торак алып калырга тырышуга рубльнең долларга карата төшүе дә йогынты ясады. Июль аенда Русия Үзәк банкының төп ставкасы 7,5 процент булса, инде август ахырына 12 процентка кадәр күтәрелде, соңгы тапкыр декабрьдә ул 16 процентка кадәр күтәрелде. Нәтиҗәдә, дәүләтнең тотрыксыз финанс сәясәте торак базарын тотрыксызландырды.

ДОМ.РФ мәгълүматына караганда, хәзер ипотеканың уртача проценты 16-17 проценттан артып китә. Дәүләт ярдәмендә яңа йортларга каралган ташламалы ипотека — 8 процент, авыл ипотекасы — 6 процент тәшкил итә.

ДОМ.РФ саннарына караганда, Казанда яңа фатирларга бәяләр апрель азагыннан башлап сентябрьгә кадәр арткан: бер дүрткел метр 178 мең сумнан 196 меңгә кадәр күтәрелгән. Октябрь аенда торакның бәясе бераз төшкән һәм 193 мең сумга калган.

Ел башыннан Татарстанда шәһәр читендәге йортлар 9,3 процентка кыйбатланды. Хосусый йортның уртача бәясе 7 млн сумга якын.

Бу шартларда Татарстанда ике бүлмәле фатирларны ипотекага гаиләләрнең 27 проценты гына сатып алырга сәләтле, ди белгечләр тикшеренүендә.

"Дәүләт сәясәте ажиотаж тудырды һәм бәяләр үсүенә китерде"

Казанда күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Әлфия Гомәрова (исеме үзгәртелде) сүзләренә караганда, шәһәрдә яңа йортларга бәяләр 20-30 процентка үскән.

— Беренче яртыеллыкта тынлык иде, аннан җәен боз кузгалды, — ди ул. — Халык транш ипотека ала башлады. Ягъни кеше төзелеш вакытында 1 сум түләп тора, йорт төзелеп беткәннән соң гадәти ипотека процентлары белән түли башлый. Транш һәм дәүләтнең сусбидияле ипотекалары күчемсез милек өлкәсендә сатуларны арттырды. Быелның ярты елында без хәтта 2022 елны узып киттек. Банкларда, Росреестрда ажиотаж туды. Ихтыяҗ тәкъдимгә караганда күбрәк иде. Мисал өчен, Казанның Идел буе районында әле төзелә башлаган йортта бер бүлмәле фатир, бу 36 дүрткел метр, 7 млн сум тирәсе тора иде. Сүз 2025 ел ахырында төзелеп бетәчәк йорт турында бара. Әгәр өлгерсәң шул бәягә алып каласың. Минем мөштәри уйлап йөрде дә төзүче ширкәт бәяне 8,5 млн сумга арттырды. Хәзер ул бәягә фатирны сатып алып бетерделәр. Ягъни торак 1,5 млн сумга артты.

Казан эчендә инде 3,5 млн сумга фатир табып булмый

Казан эчендә инде 3,5 млн сумга фатир табып булмый. Элек Аватөзелеш районындагы тулай торакта бер бүлмә алып була иде. Хәзер алар да кыйммәт. Бүген Яшел Үзәндә дә икенчел базарда бер бүлмәле фатирлар 4 млн сум тора.

Русия Үзәк банкы төп ставканы 16 процентка арттырды. Бу яңа йортларда ипотека алырга теләүчеләрне киметмәде. Төзүчеләр мөштәриләргә беренче кертемнәрне өч ай эчендә түләгәннән соң гына ипотека түләүләрен башларга рөхсәт итә. Бу да фатир алучыларны арттыра. Фатиры 6 млн торса да, кеше 1 млн акчасы белән бурычка бата-бата ипотека ала. Ник дигәндә, бәяләр үсүдән туктамый.

Риелтор сүзләренчә, бүген Казанның үзәгенә якын районнарда яңа йортларда фатир бәясе 10 млн сум. Мөштәри 20 процент беренче кертемен керткәннән соң 7,9 млн сумлык ипотека түли башлый. "Кеше аена 60 мең сум ипотека түли башлады", ди ул.

— Дәүләт яңа йортларга гына ташламалы ипотека бирә. Ә менә икенчел торакта сатулар кимеде, чөнки гадәти ипотеканың процентлары бүген 17-18 процентка җитә. Шуңа аларның бәяләре тукталды. Гомумән, бүген фатирларны нигездә дәүләт ипотекасына гына алалар дип әйтер идем. Бу — дәүләт тарафыннан 6 млн сумлык ташламалы ипотека програмнары булуга бәйле.

"Фатир арендалау ипотекага караганда отышлырак"

Ипотека алу кыенлашу сәбәпле, Татарстанның зур шәһәрләре — Казан һәм Чаллыда фатир арендасы 1,5 тапкырга кыйммәтләнде. Ул әле дә бермә-бер арзанрак тора дип санала.

Аренда хакы арту ипотека алу кыенлашу белән аңлатыла

"ЦИАН" күчемсез милек агентлыгы белгечләре исәпләвенчә, Русиянең миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләре арасында иң отышсыз ипотека Казанда бирелә. Казанда яшәүчеләрнең ипотека чыгымнары бер бүлмәле фатир яллап тору өчен түләгән акчалардан 2,4 тапкырга күбрәк. Монда ипотека өчен аена 60 мең сум тирәсе акча түләргә кирәк. Ә шундый ук торакны арендалап яшәү — 24,8 мең сумга төшә.

Әлфия Гомәрова сүзләренчә, бүген фатир арендалап тору, ипотека алуга караганда, күпкә отышлырак.

— Икенчел торакка ипотека 17-18 процент тәшкил итә, — ди ул. — Әгәр дә беренче кертемнәрне 20 процент күләмендә кертсәң, 6 млн сумлык фатир өчен ипотеканы ай саен 60 мең сум түләргә кирәк. Шуңа бүген арендалау күпкә отышлырак. Аренда хакының артуы ипотека алу кыенлашу белән аңлатыла. Икенче сәбәбе — Казанга туристлар күпләп килүе. Туристлар отельдә тукталу урынына фатир арендалый башлады.

"Әгәр дәүләт ипотека програмын бетерсә, икътисад бик нык төшәчәк"

Русиядә ташламалы ипотека бетерелмәсме? Ул әлегә 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылды. Рубль курсы белән ни булыр? Үзәк банк әлегә процент ставкаларын төшерергә җыенмый. Бу шартларда Татарстан торак төзелеше куркыныч алдына килеп басты, ди белгечләр.

Әлфия Гомәрова торак базары бүген турыдан-туры дәүләт сәясәтенә бәйле дип саный. Бер яктан, ташламалы ипотека булганга халык фатир ала. Икенче яктан, бу бәяләрнең артуына китерә. Ул тукталса, икътисад та туктаячак.

— Минемчә, кешеләр финанс тотрыксызлыкны күрә. Алар беренче кертем акчасын фатирга тыга, чөнки башка җирдә бу акча янарга мөмкин. Тагын кайда капиталын саклый алсын соң? Рубль курсы төшә, доллар белән уйнап торалар. Кеше җыйган акчасын саклап калырга тырыша. Алар күчемсез милеккә бәя төшми дип уйлый. Әгәр аналитиканы алсак, июнь аенда без мөштәриләргә Чистай урамында төзелгән йортта 10 миллион сумга ике бүлмәле фатир алдык. Хәзер бу фатирларны 13,5 млн сумга табып булмый. Лаеш районының Усады бистәсендәге йортта 4-4,5 млн сумга бер бүлмәле фатир алып булса, бер ай элек аларны 5,7 млн сумга сатып алдык. Хәзер аларның бәясе 7 миллионга җитә. Гәрчә, йорт 2026 елда гына тапшырыла.

Хәзер торак базары дәүләтнең ташламалы ипотекасы булу-булмауга бәйле. Бу ипотека килешүләрен арттыруга, әмма бәяләрнең үсүенә китерә. Әгәр дә дәүләт бу програмны туктатса, икътисад бик нык төшәчәк. Бер йортка гына да күпме унитаз, күпме ятак, күпме диван кирәк. Төзелеш өлкәсе банкларга да, төзелеш материаллары җитештерүчеләренә дә, йорт җиһазлары һәм техника ясаучыларга да турыдан-туры йогынты ясый, — дип сөйләде Гомәрова Азатлыкка.

  • Быел августта Казанда 9,7 миллиард сумга 1097 фатир сатылган. Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче. "Кемдер акчаларын инфляциядән коткара, кемдер ипотека кредитларының проценты артудан куркып сатып ала", ди алар.
  • Узган ел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясады. Ике республикада да охшаш вазгыять. Шулай да Татарстанда торак кыйммәтрәк. Бәяләр торакның зур шәһәрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлгә бәйле. Башкортстанда халыкның шәһәрләшүе күзәтелә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында шундый йортка 7 млн түләргә кирәк.
  • Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG