Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ике бүлмәле фатирларны ипотекага — гаиләләрнең 30 проценты, Татарстанда 27 проценты гына сатып алырга сәләтле


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ипотека ала алырдай гаиләләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Башкортстан — 26нчы, Татарстан — 42нче урында.

Бу елның августына булган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, ике бүлмәле фатирларны ипотекага Башкортстан гаиләләренең — 30,7 проценты, Татарстан гаиләләренең 27,3 проценты сатып алырга сәләтле. Бу "Новости" агентлыгы тикшеренүендә әйтелә.

Ипотека ала алырдай гаиләләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Башкортстан — 26нчы, Татарстан — 42нче урында.

Беренче урында — Ямал-Ненец автоном бүлгесе. Анда ике бүлмәле фатирны ипотекага гаиләләрнең 65 проценты ала ала.

Шулай ук беренче бишлектә — Магадан өлкәсе (63,2 процент), Чукотка (58), Ханты-Манси автоном бүлгесе (55,3) һәм Ненец автоном бүлгесе (54,1). Тикшеренүдә бу төбәкләрдә күрсәткечләрнең югарырак булуы югары хезмәт хаклары белән аңлатыла.

Ә менә Дагыстан — соңгы урында, биредә яшәүче гаиләләрнең 8,6 проценты гына ике бүлмәле фатирны ипотекага алырга сәләтле. Карачай-Чиркәс, аннексияләнгән Акъяр (Севастополь) һәм Кабарда-Балкар Республикасы да иң ахыргы урыннарда. Тикшеренүдә әйтелгәнчә, бу республикаларда гаилә әгъзалары күп һәм аларның һәркайсына яшәү минимумын исәпләп карагач, гаилә кереме түбән булуы ачыклана. Икенче яктан, бу төбәкләрдә рәсми хезмәт хаклары югары түгел, диелә.

Шул ук вакытта Русиядә ипотекага фатир алырга сәләтле гаиләләрнең саны 27,8 процент диелә, бу күрсәткеч былтыргыдан бераз гына — 2,6 процентка яхшырган.

  • Быел августта Казанда 9,7 миллиард сумга 1097 фатир сатылган. Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче. "Кемдер акчаларын инфляциядән "коткара, кемдер ипотека кредитларының проценты артудан куркып сатып ала", ди алар.
  • Узган ел Азатлык Татарстан һәм Башкортстан районнарында торак бәяләренә күзәтү ясады. Ике республикада да охшаш вазгыять. Шулай да Татарстанда торак кыйммәтрәк. Бәяләр торакның зур шәһәрдән ни дәрәҗәдә ерак урнашуына һәм социаль-икътисади хәлгә бәйле. Башкортстанда халыкның шәһәрләшүе күзәтелә. Ихтыяҗ булмаган районнарда, әйтик, Тәтешледә, йортны 1,5 млн сумга сатып алып булса, Уфа районында шундый йортка 7 млн түләргә кирәк.
  • Татарстан авылларында яшәүчеләрнең шәһәргә, яисә шәһәр тирәсендәге районнарга күпләп күченүе торак бәяләрендә дә чагылыш таба. Чүпрәледә 100 дүрткел метрлы йортны якынча 1 миллион сумга сатып алып булса, Кукмарада ул 4 миллионга төшә. Ә Казан һәм Чаллы тирәсендәге авылларда бәяләр уртача 6-7 миллион сум тирәсе. Ягъни, бер үк йорт төрле җирлектә төрле хакка сатыла.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG