Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хакимиятләре "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең хатыннарына ирләренә "йогынты ясарга" куша


Хатыннары ирләрен "гаепләрен танырга, үкенеч белдерергә" күндерергә тиеш. Аерым алганда моның белән әле күптән түгел Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов шөгыльләнә диелә.

Башкортстан хакимиятләре "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең хатыннары белән сөйләшеп, аларга ирләренә "йогынты ясарга" куша, ирләрен "гаепләрен танырга, үкенеч белдерергә" үгетләүләрен сорый. Бу хакта Idel.Реалии җиткерә.

Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзалары быел кыш һәм яз буе шушы эш белән шөгыльләнгән диелә.

Узган атнадан башлап исә бу чараларга Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт өлкәсендә беренче урынбасары, Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов та кушылган.

Түрә Кеше хокуклары шурасы әгъзалары белән бергә кайбер гаепләнүчеләрнең туганнары белән очрашкан. Беренче шундый очрашу 12 июльдә Хәйбулла районының Акъяр авылында үткән. Тагын ике очрашуны узган ялларда Баймак районында: Баймакның үзендә һәм Ишморза авылында уздырганнар.

Активистлар әйтүенчә, бу чаралар шуңа кайтып калган: хакимиятләр гаепләнүчеләрнең туганнары белән сөйләшкәндә аларга ирләренә "гаепләрен танысыннар өчен йогынты ясарга" тәкъдим иткән.

"Бадранов үзенең чыгышын имештер республика хакимиятләре Баймактагы вакыйгаларны "зур фаҗига" дип кабул итә, дип сөйләүдән башлады. Җинаять эшен федераль үзәк алып бара, ул Русия тикшерү комитеты, Баш прокуратурасы һәм ФСБның үзәк идарәсе контролендә диде. Аның әйтүенчә, 80нән артык тоткарланган кешенең 20се — провокаторлар, имештер аларда рацияләр, чит ил акчалары булган. Бу 20 кешегә иректән мәхрүм итү җәзалары биреләчәк диде", дип сөйләгән активистларның берсе.

Азат Бадранов бер очрашуда янәсе республиканың хакимиятләре тоткарланганнарга шартлы мөддәтләр яки штрафлар гына бирелсен өчен "эшчәнлек алып бара", дип сөйләгән.

Активист әйтүенчә, бу очрашуларда булган кешеләргә Бадранов та, Гайсина да (Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Зөлфия Гайсина - ред.) ныклап берни дә вәгъдә итмәгән. "Алар Орскида Илшат Ульябаев мәхкәмәсенең нәтиҗәләрен көтәбез диде. Әмма туендыручысыз калган гаиләләргә ниндидер хуҗалык эшләрендә, дәвалануда һәм башкаларда булышырбыз дип сүз бирделәр", дигән ул.

  • 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевка хөкем карары игълан ителергә тиеш иде. Ләкин әлегәчә бихәбәр.
  • Шул ук вакытта "Аспекты" хөкем карарын бүген, 18 июльдә 16:00 сәгатьтә игълан итәргә тиешләр дип язган иде. Басмага моны чыганагы әйткән.
  • Ульябаевның эше мәхкәмәгә иң беренче булып барып җитте.
  • Ул үз гаебен таныды, активист Фаил Алсыновны якларга Баймак мәхкәмәсе бинасы янына килүен белдерде.
  • Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 15 апрель көнне республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде.
  • Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
  • Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте. Хәбиров аңлатуынча, әлеге карар, ягъни Бадрановны кайтару ел башындагы Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG