Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мондый кешеләр хакимияткә комачаулый": 17 елга хөкем ителгән тома сукыр мөселман Александр Сизиков тарихы


Александр Сизиков
Александр Сизиков

Кырымның Бакчасарай районыннан Александр Сизиков Русиянең куәт оешмалары тарафыннан авыр җинаять маддәләре нигезендә эзәрлекләнүче йөзләгән активистларының берсе. Кайчандыр юл казасында сукырайган Сизиковны 2023 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе "террорчы оешма эшчәнлеген оештыру"да һәм "көч куллану юлы белән хакимиятне кулга төшерүгә әзерләнү"дә гаепле дип табып 17 елга ирегеннән мәхрүм итә. Өч елны ул өй сагында уздыра, ә 2024 елның сентябрендә аны Бакчасарайдагы тикшерү изоляторына җибәрәләр. Александр Сизиков тома сукыр, һәм иректән мәхрүм итү карары аның үлеменә китерергә мөмкин. "Мемориал" Русия хокук яклау үзәге Сизиковны сәяси тоткын дип таныды, дип яза "Крым.Реалии".

Бакчасарайдагы Тургеневка авылы
Бакчасарайдагы Тургеневка авылы

"Аның көне дә, төне дә юк тоташ караңгылык"

Александр Сизиков 1984 елда Акмәчеттә туа. Аның гаиләсе Русиянең Краснодар төбәгеннән Кырым ярымутравына 1970нче елларда күченә. Александр Бакчасарай районының Тургеневка авылы мәктәбендә укыган, аннары Акъяр җиһазлар төзү институтын тәмамлаган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйный, компьютер уеннары белән мавыга.

Александр Сизиков әнисе Елена белән чыгарылыш кичәсендә
Александр Сизиков әнисе Елена белән чыгарылыш кичәсендә
Сукыр Сизиков капшап хәрәкәт итә һәм ул ике көннән соң гына унитаз һәм юынгычның кайда икәнлеген чамалый алган

Моңа кадәр дини булмаган Сизиков 2000нче еллар башында ислам динен кабул итә. Әти-әнисе аны православ чиркәвендә чукындырган булган, ләкин ул бу диннән өметен өзгән. Коръән белән кызыксына башлаган, диндар мөселманнар белән аралашкан һәм нәтиҗәдә ислам динен кабул иткән. Шуннан бирле ул намаз укый, дога кыла. Ягъни ислам традицияләрен сакларга тырыша. Моннан берничә ел элек — сукыр килеш — Мәккәгә хаҗ кыла.

Александр Сизиков 2009 елда юл-транспорт һәлакәте вакытында алган зыян нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалта. Велосипед белән эшкә барганда, аның каршысына машина чыгып, бәреп китә. Александрның дуслары сөйләвенчә, мәхкәмә процессыннан соң машина йөртүче шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ул хастаханәдә өч ай ятты

"Саша тулысынча сукырайды. Көне дә, төне дә юк аның, тормышы караңгылык белән тулы, чөнки күрү сеңере тулысынча өзелгән. Аның шулай ук баш сөяге, ми җәрәхәте бар иде, башында металл пластина тора, борыны, теш казнасы һәм балтырлары сынган. Ул хастаханәдә өч ай ятты, могҗиза белән генә исән калды", — дип сөйләгән Сизиковның дуслары.

Сукырайган Александрга яңадан яшәргә өйрәнергә туры килә. Ул Киевта тернәкләнү уза, сукырларның махсус таягын кулланырга өйрәнә. Гаиләсе аны дәваланырга Мәскәүгә алып бара, ләкин анда аның хәле өметсез, диләр.

Александр Брайль шрифтын өйрәнә, аның ярдәмендә укый. Сукырлар өчен махсус такта кулланып, шахмат уйнавын дәвам итә. Таяк белән тирәлекне танырга өйрәнә. Өйдә әйберләрне капшанып таба.

Ул актив яшәү рәвешен дәвам итә — әнисе белән тауларга йөри, Фиолент, Голицынская сукмагына һәм Ай-Петрига күтәрелә.

Александр Сизиков
Александр Сизиков

"Александрны асылда җәмгыятьтән аердылар. Барлык хокукларын чикләделәр"

2014 елда Русия Кырымны басып алганнан соң, Александр Сизиков актив гражданлык позициясен күрсәтә — тентүләр вакытында кырымнарның өйләренә килә, сәяси тоткыннарның мәхкәмәләренә йөри. Үзенең элеккеге опекунын, "Топчикой" дини җәмгыяте башлыгы, "Хизб ут-Тәхрир эше"нең икенче Бакчасарай төркеме фигурантын, 2016 елда кулга алынган һәм 13 елга хөкем ителгән сәяси тоткын Эдем Смаиловка теләктәшлек белдереп, ике тапкыр ялгыз пикетка чыга.

Берзаман Русия куәт оешмалары тентү белән Сизиков өенә дә килә.

2020 елның 7 июлендә аны террорчылыкта гаепләүләре билгеле була. Ул көнне Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре аны дүрт адрес буйлап эзләгән.

Александр теркәлгән Тургеневкадагы йортны ул вакытта 2014 елгы Русия аннексиясеннән соң Кырымга күченгән русияле гаилә яллаган була. Шуңа күрә куәт хезмәткәрләре Александрны анда очратмыйлар. Ул Октябрьскида хатынында яшәгән, ләкин аны анда да таба алмыйлар, чөнки гаилә кичтән кунакка киткән була.

Оперативниклар хәтта Александрның Сакидагы әбисе янына да килә. Нәтиҗәдә аны дусларыннан эзләп табалар һәм көч белән сорау алуга алып китәләр, чөнки ул үз теләге белән барудан баш тарта. Александр кулга алынгач, җәмәгатьчелек тавыш куптара, шуннан соң гына аны теркәлгән яшәү урынына, ягъни Тургеневкага өй сагына утырталар.

Александр Сизиков көнкүреш эшләрендә ярдәм итүче әнисе белән гомер итә. Гаилә дуслары сүзләренчә, тентүләрдән соң хатыны Александрны ташлап киткән.

Куәт хезмәткәрләре Сизиковның паспортын тартып алган, аның банк карталарын һәм интернетын япкан.

"Асылда Сашаны җәмгыятьтән аердылар. Аны барлык хокукларын да чикләделәр. Бик астында сынсын өчен барысын да эшләделәр. Гәрчә аңа авариядән соң ел саен шифаханәдә дәвалану тиеш булса да, — дип сөйли туганнары. — Ләкин Саша оптимист булырга тырыша. Почмакта елап утырмаячакмын, ди.

Александр Сизиков Русия Җинаять кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 205.5нче маддәсе (террорчылык оешмасын оештыру эшчәнлеге яки шундый оешмада катнашу) һәм 278нче маддәсе (хакимиятне көч белән кулга төшерү омтылышы).

Александр Сизиков турындагы мәгълүматны Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре берничә ел җыйган. Бу процесска аларга кунакка килә торган таныш гаиләләрне дә җәлеп итәргә тырышканнар. Тентү вакытында табылды диелгән "тыелган дини әдәбият", шаһитлар сүзләренчә, яссы язулы басма китапта булган — ә сукыр кеше андый китаптан файдалана алмый.

"Кырымда актив кешеләрне күзәтәләр һәм эзәрлеклиләр. Тыныч торучыларга тимиләр. Саша — актив, белемле һәм акыллы егет. Үз хокукларын яхшы белә, шуңа күрә теләсә кемнең авызын каплый ала. Мондый кешеләр хакимияткә комачаулый. Шуңа күрә куәт органнары хезмәткәрләренең ачуы кабара. Сашаның эше бәйсез кешене "сындырыр" өчен әвәләнгән. Чөнки тыныч халык, инвалидлар һәм пенсионерлар белән сугыша беләләр", ди гаиләсе.

Александр Сизиков үзе гаебен танымый. Аны яклаучы як хөкем карарын "гаделсез, оятсыз һәм мәсхәрәле" дип атады һәм аны шикаять итәргә тырышты.

2024 елның 13 сентябрендә Мәскәү өлкәсендәге Власиха хәрби мәхкәмәсе апелляция шикаятен карады. Сизиковка чыгарылган мәхкәмә карарын үз көчендә калдырдылар. Аңа элеккечә 17 ел яный. Мәхкәмә утырышыннан соң Александрның өй сагында йөрткән электрон беләзеген салдырдылар. Ә икенче көнне Русия полициясе вәкилләре аны өеннән алып китте.

Берникадәр вакыт аның турында берни билгеле булмады. 17 сентябрьдә хокук яклаучылар аны Бакчасарай тикшерү изоляторыннан табып ала. Сәяси тоткын камерада тома ялгыз утыра. Аның адвокаты сукыр Сизиков капшап хәрәкәт итә һәм ул ике көннән соң гына унитаз һәм юынгычның кайда икәнлеген чамалый алган, дип аңлата.

Хәзер Александр Сизиковны төрмәгә җәза алу өчен күчерү мәсьәләсе тора. Инвалидлыгына карамастан, аңа кырыс шартлы колония яный.

Украина хокук яклаучылары халыкара җәмәгатьчелекне Александр Сизиков һәм Украинаның башка каты хасталы ватандашларын азат итүдә ярдәм итәргә чакыра.

Моннан берничә ел элек Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп, 19 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Татарстаннан Илнар Зиннәтовның хатыны иренең колониядә сукыраю дәрәҗәсенә җитүе турында борчылып сөйләгән иде.

"Берсе азмы-күпме күрә әле. Анысы да начарлана башлады, гыйнвар аенда укымастай булды. Укый алмый, яза алмый, телевизор карый алмый. Күзләре бик каты авырта. Документ кирәк булса, күзен көчләп, укып-язып ала инде — гариза-мазар кирәк булса. Ә болай берни укымый, язмый", дигән иде ул чакта Зиннәтовның хатыны.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.
  • Июньдә Акмәчетнең (Симферополь) 2нче тикшерү изоляторында тотылу шартлары аркасында кырымтатар активисты Асан Ахтемовның сәламәтлеге начарайды. Кремль тоткыннары туганнары берләшмәсе хәбәр итүенчә, камераларда иртәнге алтыдан кичке унга кадәр ятакта утырып һәм ятып торырга ярамый. Тоткыннарга тикшерү изоляторы хезмәткәрләренең күзенә карауны тыялар һәм Русия гимнын ятлаталар.
  • Моннан тыш, "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә террорчы оешма булып танылган) эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Былтыр февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG