Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы сәяси тоткын Амет Сулеймановны — йөрәк чирле булуга карамастан — тикшерү изоляторына җибәргәннәр


Амет Сулейманов
Амет Сулейманов

Моңарчы ул авыруы сәбәпле өй сагында тотылды. “Бу хөкем карарын үлемгә китерәчәк дип саныйбыз, чөнки аның сәламәтлеге изолятордагы шартларга түзәрдәй түгел”, ди Амет Сулеймановның хатыны.

Русия мәхкәмәсе тарафыннан 12 ел колониягә хөкем ителгән сивил журналист, кырымтатар Амет Сулеймановны сак астына алып, изоляторга алып киткәннәр. Моңарчы ул йөрәк чирле булганга өй сагында утыра иде, дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге".

"Алар хөкем карары көченә керде, мөһер сугылган документ килде, диде. Безгә вакыт бирүләрен сорадым, Рамазан ае бит, уразада көне буе ашамаган. Ирем ашарга һәм киенергә җитешсен өчен унбиш минут булса да бирегез дидем. Алар юк диде, тиз алып китәргә кирәк диделәр. Амет кичке намазын кылып киенергә генә җитеште", дип сөйли аның хатыны Лиля Люманова.

"Бу хөкем карарын үлемгә китерәчәк дип саныйбыз, чөнки аның сәламәтлеге изолятордагы шартларга түзәрдәй түгел. Аметның авырулары күп: йөрәге дә, үпкәсе дә, ашказаны, буыннары да борчый — күптән түгел аңа гонартроз дигән диагноз куелды", ди ул.

Адвокат Сергей Заец хәбәр итүенчә, Амет Сулеймановны изоляторга ябу турындагы хөкем карарын башкаруны туктату таләбе белән, БМО комитеты Русиягә мөрәҗәгать иткән. Оешмада кырымтатарга тулысынча медицина тикшеренүе уздыруны һәм аңа кирәкле дәвалану мөмкинлеген бирүне сорыйлар.

Моңарчы хокук яклаучылар 12 елга утыртылган Амет Сулеймановның йөрәгенә операция ясау кирәклеге һәм шуңа кадәр төрмәгә утыртмау хакында Европаның кеше хокуклары комитетына һәм БМОның газаплаулар комитетына гаризалар язган иде. БМО комитеты операция ясаганчы аны төрмәгә утыртмауны таләп итте. Шуның өчен Амет Сулейманов 12 елга хөкем ителсә дә, Бакчасарайда гаиләсе янында, өй сагында калды.

10 февральдә Русиянең Власихадагы аппеляция мәхкәмәсе Амет Сулеймановка хөкем карарын үз көчендә калдырды.

  • 2020 елның 11 мартында Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында кырымтатарлар йортларында тентүләр узды. Русия куәт оешмалары җиде җирдә тентү уздырды, биш кеше тоткарланды. Энвер Мустафаев, тарихчы Сейтумер Сейтумеров, Осман Сейтумеров, Амет Сулейманов, Рустем Сейтмеметовны ФСБ бүлегенә алып киттеләр.
  • 2021 елның 29 октябрендә Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе дүрт кешене Хизб ут-Тәхрир оешмасында (Русиядә террорчы оешма дип танылган) катнашуда һәм көч кулланып хакимиятне яулап алырга теләүдә гаепле дип тапты. Сейтумер Сейтумеров – 17 елга, Осман Сейтумеров – 14 елга, Амет Сулейманов – 12 елга, Рустем Сейтмеметов – 13 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG