Аны дүрт тапкыр кулга алалар. Кимендә ике тапкыр ул чак кына үлми кала. Берсендә сәке астында яткан килеш, иптәшләренең шул сәкедән асылынып төшкән аякларына карый да, "Ни өчен Александр Македонский Үзәк Азиягә яуга барган?" дигән сорауга җавап эзли башлый. Ул чакта, нинди хәлдә булуын исәпкә алганда, аның мондый сорауга бирелүе бик сәер була...
Тарихчы, географ һәм этнолог Лев Николай улы Гумилев -үзен "гомер буе татарларны яклаган" кеше дип атаган. Гумилев пассионарлык теориясен булдыра. Бу теория аерым кешеләрне яки тулы бер халыкны рухландыручы иррациональ көч турында. Һәм кайчакта әлеге көч аларга зыянга да эшләргә мөмкин.
Лев Гумилев 1912 елда Петербур шагыйрьләре Николай Гумилев белән Анна Ахматова гаиләсендә туа. Мондый гаиләдә туу аңа бәхет китерми. 1921 елда "Петроград сугышчан оешмасы" дигән ялган җинаять эше нигезендә әтисен атып үтерәләр. Әнисе дә үлгәнче совет хакимиятләре басымында яши.
Лев Гумилевны беренче тапкыр 1933 елның 10 декабрендә Ленинградта, көнчыгышны өйрәнүче Эберман фатирында кулга алалар. Ул Эберман белән гарәп теленнән тәрҗемәләр турында киңәшләшергә килгән була. Гумилев тугыз көн утырып чыга, аңа гаепләү белдерелми. Тугыз көн эчендә аннан бер тапкыр да сорау алмыйлар
Икенче тапкыр 1935 елның 23 октябрендә, шулай ук Ленинградта тоткарлана. Тоткарлануына бер ел кала - 1934 елда 22 яшьлек Лев Гумилев Ленинград дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә ала. Моңа кадәр революция дошманының улы буларак аңа бу мөмкинлек ябык була. Яшәренә акчаны ул археологик экспедицияләргә йөреп, кара эшче, санитар булып эшләп таба. Икенче тапкыр тоткарланыр алдыннан аны курсташлары-комсомоллар таләбе белән университеттан куалар. Әдәбият белгече Эмма Герштейн моның белән бәйле бер хәлне искә алып сөйли: "Лев Петр I турында сөйләгәндә аны студентларга лекцияләрдә өйрәтелгәнчә тасвирламады. Студентлар ул безне аңгыра дип саный, дип зарланды".
Лев Гумилевны һәм аның белән бергә кулга алынган үги әтисен - Николай Пунинны, шулай ук тагын берничә кешене 1934 елның 1 декабрендә Сергей Кировны үтерүләреннән соң зыялыларга каршы башланган репрессияләр дулкынына эләкте дип саныйлар.
Гумилёвның җинаять эше ФСБның үзәк архивында сакланган, аның материалларын 2003 елда тикшеренүче Козырев чыгарды. Материаллардан күренгәнчә, Гумилевны курсташы Аркадий Борин әләкләгән. Боринның үзен яшьләр террорчы төркеме оештыруда гаепләп кулга алалар.
Борин әйтүенчә, Гумилев Русияне "коткару" турында сөйләгән, әмма моны бары тик дворян строен торгызып кына эшләп була дигән. Ә дворяннар нәселе бозылды яки яраклашты дигән искәртүләргә янәсе "бомбалар турында хыялланучы дворяннар бар әле" дип җавап биргән.
Тоткарлангач Гумилев та, Пунин да гаепләрен танып күрсәтмәләр бирә. Гумилев "советка каршы" сөйләшүләр булуын һәм "террорчыл уй-фикерләрен", шулай ук "советка каршы" шигырь язуын таный. Бу шигырь сакланып калмаган. 3 ноябрьдә дәрәҗәле танышлары - язучылар һәм шагыйрьләр Сталиннан сорагач, Гумилевны җибәрәләр. Ул университетта укуын дәвам итүгә ирешә.
Өченче тапкыр Лев Гумилевны 1938 елда, 10 марттан 11 мартка каршы төндә кулга алалар. Бу юлы лекция вакытында булган хәл сәбәпче. Гумилев ул хакта болай искә ала:
"Лектор (танылган филолог Лев Пумпянский) әтиемнең шигырьләреннән һәм шәхесеннән шаярта башлады. "Шагыйрь Абиссиния турында язган, ә үзе Әл-Җәзирәдән дә ерак китмәгән... Менә ул - үзебезнең Тартарен мисалы!", дип кычкырып әйтте. Моңа түзмичә урынымнан гына:"Юк, ул Әл-Җәзирәдә түгел, Абиссиниядә булган!", дип кычкырдым. Пумпянский моны йомшак кына кире какты: "Кем яхшырак белә - сезме, минме?". "Әлбәттә, мин", дидем. Аудиториядә ике йөзләп студент көлеп җибәрде. Пумпянскидан аермалы буларак аларның күбесе минем Гумилевның улы булуымны белә иде. Барысы да миңа борылып карады һәм алар чынлап та минем яхшырак белүемне аңлый иде. Тәнәфес булгач та Пумпянский миннән зарланырга деканатка чапты. Күрәсең ул аннан соң да зарлангандыр. Һәрхәлдә, Шпалернаядагы НКВД эчке төрмәсендә беренче сорау алуда ук тикшерүче Бархударян миңа кәгазь укый башлады, ә анда Пумпянский лекциясендә булган хәл турында җентекләп җиткерелгән иде".
Лев Гумилевның биографы Сергей Беляков фикеренчә, Гумилев ялгышкан: тикшерүне башка кеше алып бара башлаган, ә әләкне, мөгаен студентлардан бере язгандыр.
Гумилевны контрреволюцион пропагандада һәм контрреволюцион эшчәнлекне агитацияләүдә һәм оештыруда гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, ул һәм тагын ике студент - Николай Ерехович белән Теодор Шумовский "совет илен буржуаз парламент республикасына" әйләндерергә омтылучы "прогрессистлар фиркасе"нең яшьләр канатына кергән.
Филимонов фамилияле беренче тикшерүче аннан гаебен таныган күрсәтмәләр ала алмый. Икенчесе - Айрат Бархударян исә җәфалый. Җәфалаулар астында Гумилев "советка каршы яшьдәр оешмасын җитәкләвен" һәм "контрреволюцион агитация" алып баруын таный. Хәрби трибуналда алар өчесе дә бу күрсәтмәләреннән баш тарта.
Гумилёвны 10 елга лагерьга хөкем итәләр. 1938 елның декабрендә Беломорканалда урман кискәндә Гумилев хәлсезлектән чак кына үлми кала.
"Тәмам "барып җиттем". Ябык, битне кыл баскан, күптән юынмаган, барактан урманга аякларымны көчкә өстерәп бардым. Ертык аяк киеме киеп, җылы киемсез, өйрә һәм аз гына ипи паегы белән көч җыеп, боз кебек урманда, билдән карда агач аударуы - хәтта авыр эшкә күнеккән авыл ирләре дә бу эштә шәм кебек эреде... Бер зәмһәрир гыйнвар көнендә, кисеп аударылган чыршыны тураган чакта хәлсез кулларымнан балта төшеп китте. Гөнаһ шомлыгына алдагы көнне генә аны үткерләгән идем. Балта кирза итекне бик җиңел кисеп керде һәм аякны сөягенә кадәр диярлек чапты. Ярасы үлекләде", дип искә ала ул.
Баштарак чыгарылган хөкем карарын "йомшак" булды дип табып, җинаять эшен тикшереп бетерү өчен аны кабат Ленинградка, "Кресты" тикшерү изоляторына җибәрәләр.Тик эш кире каралгач хөкем карары кырысландырылмый, аның җәза мөддәтен киметеп, биш ел лагерьга калдыралар.
1943 елда аның лагерь мөддәте бетә, ә 1944 елда ул үз ихтыяры белән фронтка китә һәм Берлинга кадәр барып җитә. Гумилевны "Германияне җиңгән өчен" һәм "Берлинны алган өчен" медальләре белән бүләклиләр.
Ленинградка кире әйләнеп кайткач экстерн белән тарих факультетын бетерә һәм көнчыгышны өйрәнү бүлегенә аспирантурага керә. Этнография музеенда эшли.
1947 елда Гумилевны "сайланган белгечлеккә филологик әзерлеге туры килми" дип уку йортыннан куалар. Тикшеренүчеләр исә аны ВКП(б) Үзәк комитетының оештыру бюросы "Звезда" һәм "Ленинград" журналлары турында карар чыгарганнан соң эзәрлекләгән булулары бар, ди (бу карарга ярашлы Анна Ахматова белән Михаил Зощенконы Совет берлегенең язучылар берлегеннән чыгаралар).
Соңрак Гумилев Лев Ардовка сугышка кадәр "әти өчен" утырдым, ә сугыштан соң "әни өчен", дип сөйли. Сергей Беляков моның белән килешми. "Ленинград эше" башланганнан соң, контрреволюцион сүз куешуда катнашкан өчен атып үтерелгән шагыйрь-монархистның улы буларак, Гумилев кабаттан җәза мөддәте алмый калмас иде.
Дүртенче тапкыр Лев Гумилевны 1949 елның 6 ноябрендә кулга алалар. Гаепләүләрне 1935 елгы җинаять эшеннән алалар. 1950 елның 13 сентябрендә Гумилевка "советка каршы төркемнән булуы, террорчыл ниятләре һәм советка каршы агитациясе" өчен ун ел лагерь бирелә. Казакъстандагы бу җәза мөддәтен ул бик авыр үти. Моңа кадәр төрмәләрдә утырып, җәфалаулар аша узып барлыкка килгән бөтен чирләре дә көчәя. Гумилёв бу юлы иреккә исән килеш чыга алуына шикләнә.
Аны гаепсез дип танып бары тик 1956 елда гына азат итәләр.
Ә аннан соң ул тагын дүрт дистә елга якын гомер яши. Моңа кадәр яшәгән гомере белән чагыштырганда бу юлы тормышы күпкә бәхетлерәк һәм нәтиҗәлерәк була. Ике докторлык диссертациясе. Китаплар чыгару. Танылу.
Казанның нәкъ уртасында, Петербур урамы башында Лев Гумилев бюсты тора. Аңа мондый сүзләр уеп язылган: "Гомере буе татарларны яладан яклаган урыс кешесенә".
Баштарак Казанның мең еллыгы уңаеннан ачылган Петербур урамында Петр I-гә һәйкәл кую ниятләнгән иде. Тик җәмәгатьчелек Петрны "татар халкының рухи геноциды атасы" дип атап, моңа каршы чыкты.
Петр монументы урынына бирегә Петербур тарихчысына һәйкәл куярга тәкъдим иттеләр - әле аның татар тамырлары да бар. Гумилевның әбисенең әнисе татар булган.
"Татарларны гомер буе яладан яклаган урыс кешесе" дигән сүзләрне Гумилев татар журналисты Альянс Сабиров белән сөйләшкән чакта үзе әйтә. Русь өчен Урда - изү булмаган дип санаган ул. Алтын Урдага (Иделдә) аңа буйсынган берничә халык, "шул исәптән төньяк-көнчыгыш урыслар" да кергән, дип искәрткән.
"Соңгылары Алтын Урда белән үзләре теләп беректәшлек төзегән, ә яулап алынганга түгел" һәм "бу ул чакта Көнчыгышта беректәшләр табуның гадәти ысулы булган", дип ышандырган Гумилев. Ул "татарлар - урысларны, урыслар да - татарларны кеше буларак күргән" дигән.
Совет хакимияте килгәнче үк туган Лев Гумилев аның ничек таркалуын да күрә - ул 1992 елда үлә.
Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум