Язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү вафатына быел 85 ел тула. Шул уңайдан аның оныкчыгы Анастасия Галәүетдинова Казанга килде. Ул безнең белән русча сөйләште, гаиләбез татар тамырларыннан бөтенләе белән аерылган һәм моңа нәкъ менә бабабыз белән булган хәлләр сәбәпче, дип аңлатты ул.