Польша белән Беларус чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше генә. Тик елына кимендә бер тапкыр (гадәттә июль ахырында) Крушиняны бөтен Польшаның игътибар үзәгендә була. Биредә илдәге бердәнбер Сабантуй үтә, анда поляклар гына түгел, Эстония, Латвия, Литвада яшәүче татарлар да эләгергә тырыша. Бу Сабантуй Идел буе татарларының "сабан бәйрәменнән" аерылып тора. Гадәттә аны җәйнең икенче яртысында үткәрәләр һәм бу очракта чәчү эшләренең бетү-бетмәве монда бернинди дә роль уйнамый.
Крушиняныдан Польша-Беларус чигендәге таможня пунктына кадәр ун чакрымлап кына, җәяүләп китсәң ике сәгатьтә барып җитеп була. Дөрес, мондагы урыннар аулак — гел урман. Тукталырга мөмкин булган кечкенәрәк кенә агач кунакханәне юкка гына "Дөнья читендә" дип атамаганнар.
Варшаудан бу урынга кадәр җәмәгать транспорты белән килеп җитәргә була; башта иң якын урынга — Белосток шәһәренә кадәр киләсең. Аннан Крушиняныга чаклы тагын 50 чакрым кала. Шуңа күрә Белостокта такси эзләргә туры киләчәк. Хәер, елына бер тапкыр - җәй көне чыгарылма ясыйлар. Туристларны йөртә торган автобуслар Польша башкаласыннан Крушиняныга кадәр йөри.
Иң мөһиме урыннарны алданрак алып калырга кирәк: Польшада үтә торган бердәнбер Сабантуйга билетлар тиз сатылып бетә. Анда барырга теләүчеләр санын исәпкә алып, 2022 елда туристик оешма бер автобус урынына икене әзерли, һәм алар икесе дә шыгрым тула.
Польша Сабантуе Идел буе татарлары үткәрә торган традицион Сабантуйдан аерылып тора. Ул җәйнең икенче яртысында үтә һәм чәчү эшләренә берничек тә бәйле түгел.
Польша Сабантуеның төп вакыйгасы — Госманлы империясе гаскәре Австрия башкаласын ике айга камап алганнан соң, 1683 елның 12 сентябрендә булган Вена сугышын реконструкцияләү. Әлеге сугыш гадәттә христиан һәм мөселман дөньяларының бәрелеше кебек күрсәтелә, әмма монда бер үзенчәлек бар.
Үзенчәлек шуннан гыйбарәт — Польша татарлары Австриягә ярдәмгә килгән Польша патшасы Ян III Собеский яклы булалар. Алар Польшада үз традицияләренең бер өлешләрен югалтсалар да мөселман булып калган. Бер риваятькә күрә, татарларга бу урыннардагы җирләрне Ян Собескийга булышканнары өчен бирәләр. Әмма бу риваять чын дөреслекнең бер өлешен генә җиткерә.
Татарларның бер өлеше Бөек Литва кенәзлегенә үз ихтыярлары белән килә, моңа "XIV гасыр ахырында-XV гасыр башында Бөек Урдадагы үзара сугышлар сәбәпче була".
— Хакимияткә дәгъва иткән Туктамыш хан җиңелә, бөек кенәз Витовт аңа үз тарафдарларың белән Литвага килеп җирләш ди һәм ул бу тәкъдимнән файдалана. Дворянлык һәм җирләр бирелүенә алмаш буларак ул чикләрне Мәскәүдән һәм тевтон рыцарьларыннан сакларга тиеш була (мәсәлән Грүнвальд сугышы иң билгеле үрнәк булып тора). Татарларның башка бер төркеме (күрәсең алар Туктамышка һәм димәк Витовтка да каршы кешеләр була) патшалыкка XIV гасыр ахырында килеп эләгә. Аларның язмышы башка төрлерәк: әсирлеккә алынып алар чукынырга мәҗбүр була һәм бик тиз полонизацияләнә, дип сөйли журналист Бартош Панек "Новая Польша" басмасында чыккан язмада.
Польшада яшәп калган татарларга католиклык шактый көчле басым ясаган - татарларны христианлаштыруны таләп иткәннәр. Ә Ян III Собескийдан алдарак булган хакимнәр татарларның күп санлы походларда катнашкан өчен бирелә торган эш хакларын тоткарлый. Болар барысы да татарларны барлык өстенлекләрдән мәхрүм итәргә чакырулар яңгыраган вазгыятьтә була.
1672 елда — чираттагы поляк-төрек сугышы башлангач патшага хәтта татар эскадроннарының баш күтәрүен бастырырга туры килә. Әмма нәтиҗәдә Ян Собеский зирәклек күрсәтә. Амнистия игълан итеп, ул поляк һәм татар дворяннарының хокукларын һәм өстенлекләрен тигезли һәм татарларга яңа җирләр бүләк итә: Мвалашевиче, Студзянка, Крушиняны, Боһоники һәм Драхледа.
— Татарларның салым түләмәү хокукы булган, әмма һәр гаилә бер атлы сугышчы бирергә тиеш була. Татарларга җирле хатын-кызларга өйләнергә, балаларын ислам динендә тәрбияләргә рөхсәт ителгән. Татарларның үз дворян фамилияләрен һәм туграларын булдыру хокукы була, тик алар сәяси хокукларга ия булмый. Нәкъ шул вакытта татарларда полякларныкына охшаш фамилияләр барлыкка килә башлый — Әхмәтович, Ризванович... — дип сөйли Крушиняныдагы мәчетнең гид-җитәкчесе Җәмил Гембицкий.
Гембицкий сүзләренчә, поляк-төрек сугышлары вакытында, татарлар кырымтатарларга каршы сугышырга мәҗбүр булган чакта кырымтатарларда "нигә үз кардәшләрегезне үтерәсез?" дигән сорау еш туа торган була. Моңа җавап итеп Польша татарлары "Аллаһ та, Коръән дә сезгә таларга һәм үтерергә кушмый. Без сезне кардәшләребез буларак үтермибез", дип җавап бирә торган була.
Крушиняны Сабантуенда хуш булмаган тарихи нечкәлекләр кадр артында кала. Пушкалар һәм мушкетлар күкри, җайдаклар чаба, авыл читендәге басуны төтен каплый.
Безнең белән чиста рус телендә аралашкан Литва татары тарихи реконструкция ягыннан Крушинянадагы Сабантуйга тиңнәр юк, ди көнләшү хисе белән.
Тик монда Идел буенда үтә торган татар Сабантуйларындагы кебек ат чабышлары узмый. Югыйсә Крушиняныда бөтен җирдә атлар бар. Аларны башлыча реконструкцияләрдә катнашу өчен кулланалар.
Капчыклар белән сугышу да, көрәш тә юк, батырга тәкә дә бирмиләр.
Дөрес, капчык киеп йөгерү, канат тарту һәм көянтә-чиләкләр белән йөгерү кебек ярышлар үткәрәләр.
Көч сынашулар патшаның һәм җиңүчеләрнең төп сәхнәгә тантаналы йөреше белән төгәлләнә, анда татарларга җирләр бүләк итү турындагы фәрман укыла.
"Рәхмәт, круль Ян!" — ди реконструкциядә катнашучы ун яшьләрдәге бер малай. Тик Польша Сабантуенда татарча сөйләшүләре — чыгарма булып тора. Польша татарлары инде күптән поляк телендә сөйләшә. Мөселман зираты — Мизардагы кабер ташлары да моңа дәлил.
Иске кабер ташларында гарәп язуларын, XX гасыр башына караганнарында кириллицаны күрергә була әле. Әмма яңа каберлекләрнең ташларындагы язулар инде латин хәрефләре белән язылган. Аларда "Хәлил" яки "Ибраһим" кебек исемнәр очраса да, фамилияләре инде поляклашкан - Полтожицкий, Байрашевский.
Сабантуй барганда мөселманнар өчен бәйрәм намазына дип авылның кечкенә агач мәчете ачыла. Мулла Белостоктан килә. Намазны төшерергә ярамый, әмма ул төгәлләнгәннән соң теләге булган һәркем мәчеткә ун злотыйга билет сатып алып керә ала. Билетта бу җыелган акчалар Крушиняныдагы мәчетне һәм зиратны яңартуга китәчәк, дип язылган.
Төрле мәгълүматларга күрә, мәчет XVIII гасырның икенче яртысында яки XIX гасырның беренче яртысында төзелгән һәм Польшадагы иң иске мәчетләрнең берсе. Ул Крушиняныда салынган беренче мәчет түгел, аның урынында тагын да искерәге торган. 2012 елда мәчетне Польшаның тарихи һәйкәле дип таныганнар.
Ә аңа кадәр ике ел алдан — 2010 елның мартында Крушиняны мәчетенә шаһзадә Уэльский Чарльз килә. Аның бу сәфәре Польша җәмгыятенең Польша татарлары тарихы һәм мәдәниятенә кызыксынуын нык уятып җибәрә.
— Шаһзадә перекачевник белән пәрәмәч ашап карады. Аңа барысы да ошады, — дип сөйли "Татар тирмәсе" агротурист хуҗалыгы хуҗасы, Польшада татар ашларын популярлаштыручы Дженнета Богданович.
Пәрәмәчнең ни булуын Идел буе татарлары болай да яхшы белә. Ә "перекачевник"ка килгәндә, интернетта ул әкәм-төкәм кабырчыгын хәтеләтүче "татар бәлеше" дип язылган. Аны юка итеп җәелгән камырны майлап һәм мәсәлән сарык итеннән эчлек салып ясыйлар, ул алты кат камырдан ясала.
Татар ашларын яхшы белүчеләрне мондагы чәкчәк тә гаҗәпләндерер иде. Монда ул карап торышка баллы кош телен хәтерләтә.
Ә татарларның мәшһүр өчпочмагын монда "Татар тирмәсе" музеендагы фотода гына күреп була. Өчпочмакка тулы бер стенд багышлаганнар, анда аның нәрсә булуы турында сөйләнә һәм хәтта Казанда өчпочмакка һәйкәл куелуы да телгә алына. Гомумән алганда, поляк-татар ашлары кырымтатар һәм өлешчә җирле ашлар йогынтысы белән барлыкка килгән дигән фикер кала.
Дженетта Богданович үзенең "Без — Польша татарлары" дигән яңа китабында (ул гореф-гадәтләргә һәм кулинар традицияләргә багышлана) Польша татарларының ашлары турында сөйләгәндә "колдуны" турында да телгә ала. Ул Беларус, Литва һәм Польшаның традицион ризыгы һәм пилмәнгә охшаш.
Китапка эпиграф итеп "Кырым халык мәкале" сайланган: "Әгәр дә кеше башка халыкның җанын белергә тели икән, ул моны тел ярдәмендә һәм шулай ук ашказаны ярдәмендә эшләргә тиеш."
Польша татарлары очрагында икенчесе ныграк та туры киләдер әле. Аларның ашлары күршеләренекеннән күп әйбер алса да, барыбер үз үзенчәлекләрен саклап калган.
Белешмә: Липка татарлары
Липка татарлары — XIV гасырдан хәзерге Польша, Литва, Беларус җирләрендә яшәүче татарлар. Гомуми саннары 15 мең чамасы. 8 меңнән артыгы Беларуста, 2 меңе Польшада, 3 меңе Литвада яши. Бер өлеше Русия, Украина һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре: сөнни мөселман, христиан (православ, католик, протестант). Телләре: поляк, литва, беларус, сирәк кенә татар телләре. Язулары: латин, кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Бүгенге көндә татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә.
2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә татар хәрбие хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Тантанада Польшаның ул чактагы президенты Бронислав Комаровски үзе катнашты. Аның әнисе Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында сөйләгән иде.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!