Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели?


Казан һәм Мәскәү кирмәннәре
Казан һәм Мәскәү кирмәннәре

Чит илдәге татар-башкорт лидерлары яңа Конституция өлгесен тәнкыйтьләп каршы алды.

Украинадагы сугыш башланганнан соң чит илгә киткән галимнәр һәм журналистлар нигез салган Глобаль төзекләндерү институты (IGRec) яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Ул Владимир Путин режимы беткәннән соң кулланып булачак төп канун була ала, дип саный аны язучылар. Ул вакытта бу ил Русия Республикалары Берлеге (Союз Республик России) дип аталачак. Конституция өлгесе Русиядәге оппозицияләреннән бигрәк милли республика вәкилләрендә зур сораулар уятты. Киләчәктә республикаларны бәйсез күрүче милли лидерлар Татарстан һәм Башкортстан бу Берлеккә керергә тиеш түгел дип саный.

Яңа Конституция өлгесен Украинадагы сугыш башланганнан соң Русиядән киткән галимнәр язган. Бу — Пристон университеты (АКШ) стипендианты, социолог Григорий Юдин, Пристон университетында (АКШ) чакырылган галим, сәяси теория белгече Евгений Рощин һәм сәяси теоретик һәм русия фәлсәфәчесе Артемий Магун.

Үзәк — Мәскәүдә, төп тел — урыс теле, хакимият — парламентта

Конституция өлгесе нигезендә, Русия Республикалары Берлеге (аның кыскача атамасын авторлар "Союз" дип атый, татарча аны "Берлек" дияргә була) — ул федератив дәүләт. Аңа кергән барлык төбәкләр дә республика статусында йөри. Берлекнең башкаласы — Мәскәү. Дәүләт теле — урыс теле. Республикалар үзләре өстәмә дәүләт телләре кабул итә ала.

Берлекнең башкаласы — Мәскәү. Дәүләт теле — урыс теле. Республикалар үзләре өстәмә дәүләт телләре кабул итә ала.

Берлекнең үз президенты, хөкүмәте, Федераль җыелыш, Югары мәхкәмә, Хисап пулаты, прокуратурасы бар. Президент белән премьер-министры бер тапкыр гына һәм бары дүрт ел гына эшли алачак. Яңа Русиядә "эфорлар шурасы" барлыкка киләчәк. Аның бурычы — президент яки хөкүмәтне вазифасыннан алу өчен референдум оештырырга тәкъдим итү. Эфорлар шурасына бары биш кеше керәчәк. Анда халыкара бүләк ияләре, абруйлы кешеләр билгеләнә ала. Аларны президент тәкъдим итә һәм парламент раслый. Эфорлар 20 елга билгеләнә һәм алар төрле президент чорында эшләячәк дип күзаллана.

Берлектә төп хакимият парламент кулында дип әйтелә. Муниципаль өлкәдә — Гражданнар шурасы, республикада — Республика җыелышы һәм федераль өлкәдә — Федераль җыелыш оешачак. Берлек парламенты ике пулаттан торачак: Республика пулаты (бүгенге Русия Федерация шурасына тиң) һәм Гражданнар пулаты (бүгенге Русия Дәүләт думасы).

Президентны Республикалар пулаты сайлап куя. Аңа тышкы сәясәт һәм илне саклау вәкаләтләре билгеләнгән. Хөкүмәт рәисен исә Гражданнар пулаты билгели. Ул эчке сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш була.

Проектның авторлары яңа Конституциягә "Беренчел идарә органнары" дигән иң түбән дәрәҗәдәге хакимият дәрәҗәсен кертергә тәкъдим итә. Алар Йорт комитеты һәм Торак ширкәтләре комитеты тарафыннан билгеләнә. Йорт комитетларын күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, Торак ширкәтләре комитетын — 100дән артмаган шәхси йорт хуҗалары кора. Һәр комитетка 3-10 кеше сайлана ала. Алар муниципаль шурага кергән әгъзаларының яртысын тәшкил итәчәк. Шул рәвешле яңа Берлектә халыкның хакимияттә катнашу мөмкинлеге тудырыла, дип саный Конституция өлгесенең авторлары.

Республикалар ничәү булачак?

Русия Республикалары Берлегендә өлкәләр, крайлар, бүлгеләр булмаячак. Аның урынында республикалар булдыру каралган. Аларның саны билгеләнмәгән. "Медуза" исәпләвенчә, Берлектә 30 республика кору күзаллана. Хәзер Русиядә 83 төбәк (моннан кала РФ хакимиятләре Украинадан аннексияләнгән 6 төбәкне дә Русиянеке дип саный). Берлектә республикалар берничә төбәк белән кушылып төзелгәнме, яки Русиянең хәзерге җирләре барысы да кермәгәнме — билгесез.

Республикалар Берлеккә ничек керә һәм аннан ни рәвешле чыга ала?

Конституция өлгесендә республикаларның ничек Берлеккә керүе турында язылмаган. Аны язучылар өлгенең аңлатмасында болай дип яза:

"Русия төбәкләренең безнең яңа федерациягә кермәү хокукы бар. Бу конституциядә җәяләр эченә алынган, чөнки бу (мәсьәлә) гамәлгә кую процессына карый".

Шул ук вакытта республикаларга Берлектән чыгу хокукы бирелә. Бу Конституция өлгесенең 7.5 маддәсендә язылган. Моның өчен катлаулы юл узарга туры киләчәк. Иң элек республикада яшәүчеләрнең кимендә 15 процентыннан имза җыю һәм Гражданнар шурасындагы (муниципаль шура) депутатларның кимендә 15 процентынан яклау табу кирәк. Ярты елдан соң референдум үткәрү каралган.

"Әгәр дә республика ватандашларының 70%ы Берлектән чыгуны хупласа, бу кабул ителгән карар дип санала. Федераль җыелыш Берлек Конституциясенә үзгәрешләр кертә", диелә Конституция өлгесендә.

Шулай да халыкара мәйданда Берлек "бердәм һәм бүленмәс суверен дәүләт" буларак тәкъдим ителәчәк, диелә.

Милли республикалар булмаячакмы?

Конституция өлгесен язучылар республикаларны милли төсмергә бүлмәвен әйтә.

Этно-милли принцип, нигездә, авторитар "социалистик" илләргә хас", дип аңлата Конституция өлгесен язучылар

"Без федерацияне төзүдә этно-милли принциптан китәргә тәкъдим итәбез, чөнки хәзерге Русиядә ул эзлекле итеп үткәрелмәгән (территориаль һәм этник субъектлар буталган), күпчелек республикаларның этник составы шактый төрле, күп очракта кире кайтарып булмый торган ассимиляция барлыкка килгән. Хәзерге формадагы катнаш федерализм принцибы күп очракта этно-милли үзенчәлекне фиктивлык итеп кабул итүгә китерде, сакланып калган этник анклавлар (Кавказ республикалары, Татарстан, Якутия һәм башка берничә төбәк) искәрмә булып тора. Бу очракта дөньяда киң таралган федерацияләр төзү тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итәбез, чөнки ул үзен аклады. Этно-милли принцип, нигездә, авторитар "социалистик" илләргә хас", дип аңлата Конституция өлгесен язучылар.

Тел һәм мәдәният өлкәсе дә "экстерриториаль" мохтәриятләргә кайтарып калдырыла.

2.4 маддә нигезендә, Берлектә "этник төркемнәрнең, традицион телләрнең, гореф-гадәтләрнең, мәдәниятләр һәм диннәрнең статусы" федераль канун нигезендә билгеләнәчәк. Милли мәктәпләргә ярдәм күрсәтү, ТВ, матбугат, әдәбият бастыруга субсидия бүлү каралачак дип вәгъда ителә.

Республикаларның нинди вәкаләте булачак?

Конституция өлгесендә барлык республикалар да тигез хокуклы дип аталган. Аларның һәммәсенең дә бертөрле вәкаләтләре һәм юридик статусы бар.

Берлекнең үз вәкаләтләре ачык язылган. Бу — тышкы сәясәт, иминлек, социаль яклау, медиа, мәдәният һәм гражданнар мәгарифен координацияләү, акча-кредит сәясәте, энергетика, иммиграция, почта, электрон һәм мобиль коммуникацияләр һәм башка хокуклар. Калган башка мәсьәләләр, шул исәптән хокук саклау һәм тикшерү белән тәэмин итү республикалар карамагында диелә. Шулай да каршылыклар чыкса, Мәскәү баш хөкемдар булып калачак:

"Республикаларның хакимият тармаклары арасында хәл итеп булмый торган каршылыклар килеп чыккан очракта, яки гадәттән тыш хәл булса, Берлек республикаларның вәкаләтләренә федераль тыкшынуны гамәлгә ашырырга хокуклы", диелә 2.10 маддәдә.

Республикаларның үз парламенты, хөкүмәте һәм мәхкәмәсе булачак. Парламентта 150 депутат утырачак. Аларның яртысы күпмандатлы бүлгеләрдә "кумулятив тавыш бирү" һәм тагын яртысы — муниципаль хакимиятнең Гражданнар шурасы делегатлары арасыннан сайланачак.

Республика җыелышы хөкүмәтне оештыра һәм республика җитәкчеләрен, шул исәптән прокуратура, хисап пулаты, республика гвардиясе, Медиа эшләре комитеты һәм Җыеннар иреге һәм сүз иреге саклау комитеты җитәкчеләрен билгели. Парламенты республика мәхкәмәсен дә кора, диелә.

2.6 маддәсе нигезендә мәгариф, сәламәтлек саклау, тәртип саклау өлкәсе муниципаль һәм республика карамагында булачак.

Салымнар һәм нефть кем карамагында булачак?

Проектта салымнар бүленеше дә язылган. Дөрес, анда Берлекнең, ягъни Мәскәүнең үз файдасына нинди салымнарны җыячагы ачыкланган. Бу — табышка салым, өстәмә бәягә салым, алкоһол һәм тәмәке акциз җыемнары, таможня җыемнары. Сүз уңаеннан, табышка салым бүген Татарстан бюджетының төп керемен тәшкил итүче салым санала. Бу очракта ул федераль үзәккә китәчәк. Физик затларның кеременә салым (НДФЛ) исә, Берлек һәм республика белән үзара бүлешеп җыела ала, диелә. Бу да бүген Татарстанда калучы салымнарның берсе.

"Федераль бюджетка юлланган салымнарның һәм җыемнарның бер өлеше республикалар файдасына күчерелә ала", диелә. Ягъни салымнар турыдан-туры республикаларга җыелмаска, Мәскәү аша күчерелергә мөмкин дигән сүз.

Берлек белән республикалар арасында салымнарны тигезләү механизмы оештырылачак, дип тә әйтелә. Аның принцибын кабат Мәскәү, ягъни Берлек хәл итәчәк.

Конституция өлгесе авторлары табигый байлыкларны да искә алган. Аларның бер өлеше, шул исәптән җир асты байлыклары республика карамагында булачак диелә:

"Җир, җир асты байлыклары һәм биоресурслар Республикаларның аерылгысыз милке булып санала. Республикалар һәм Берлекнең уртак аерылгысыз милке булып эчке су ресурслары тора", дип язылган 1.16 маддәдә.

"Монда 1994 елгы шартнамәдә булганнан кимрәк вәкаләтләр калдырылган"

Чит илдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркемнең милли һәм дини эшләр рәисе урынбасары, Швециядә яшәүче Аида Габдрахманова бәйсез Татарстан мондый дәүләткә кермәячәк дип Азатлыкка сөйләде.

Аида Габдрахманова
Аида Габдрахманова
Бу "конституция" авторлары империячел нарративны хуплый, Мәскәүне көчле сәяси, икътисади һәм хәрби үзәк дип күрсәтә

— Бу бүгенге Русиядәге хәлдән аерыламы — юк, — ди ул. — Бу "конституция" авторлары империячел нарративны хуплый, Мәскәүне көчле сәяси, икътисади һәм хәрби үзәк дип күрсәтә. Хәзерге конституциядә дә сүз иреге, дин иреге һ.б. маддәләр турында язылган. Әмма бу үтәләме?! Юк. Проблем яңа Конституция язу, аны хокукый һәм юридик яктан төгәл сүзләр белән тутыруда түгел, проблем — аны үтәүдә. Эш шунда: без, милли республикалар һәм төбәкләр, ни өчен чираттагы "вәгъдәләргә" һәм матур сүзләргә ышанырга тиеш?

Хәзерге Русиядәге кебек, "яңа Конституция"дә дә халыкара хокук субъекты булып һәр республика түгел, бары тик "Берлек" кенә тора. Димәк, республикалар Берлек субъектлары булып кала, әмма Европа берлегендәге кебек тулы хокуклы әгъзалар булып саналмый. Татарстан Конституциясендә һәм 1992 елгы референдум нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан халыкара хокук субъекты булып тора. Әлеге "Конституция" буенча Татарстанга 1994 елгы шартнамәдә язылганнан кимрәк вәкаләтләр калдырылган.

"Мин монда Башкортстанны күрмим"

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" рәисе, Литвада яшәүче Руслан Габбасов бу Конституция өлгесен тәнкыйтьләп чыкты.

Әгәр дә алар тигез хокуклы республикалар берлеге төзергә тели икән, нәрсәгә монда урыс теле һәм ни өчен ул дәүләт теле булырга тиеш?

— Безгә бу Конституция катгый рәвештә туры килми. Берлекнең башкаласы итеп Мәскәү билгеләнә диелә. Бу Конституция авторларының Мәскәү яклы кешеләр булуын һәм милли республикаларның, төбәкләрнең проблемнарын белмәвен, анда беркайчан да булмавын күрсәтә. Алар Русия проблемына Мәскәү тарафыннан карый, — диде ул. — Берлекнең дәүләт теле итеп урыс теле билгеләнә, республикалар өстәмә дәүләт телләре кертә ала, диелә. Бу шунда ук федерациядә урыс теленең статусын иң югары дәрәҗәгә күтәрү санала. Монда урыс республикасы, урыс дәүләте дигән сүз юк. Әгәр дә алар тигез хокуклы республикалар берлеге төзергә тели икән, нәрсәгә монда урыс теле һәм ни өчен ул дәүләт теле булырга тиеш?

Габбасов фикеренчә, яңа Конституция өлгесендә шактый вәкаләтләр, аеруча, мили, мәдәни, тел мәсьәләләре Мәскәү карамагына тапшырылган. "Бу мәсьәләләрнең статусын Мәскәү түгел, милли республикалар үзләре хәл итәргә тиеш", ди ул.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Муниципаль үзидарә системына күбрәк вәкаләтләр бирелә диелгән. Монда шундый пункт бар: "Республика хакимияте белән низагъ чыккан очракта муниципаль хакимият федераль дәүләт органнарына шикаять итә ала". Әйтик, республикада башка милләтләр яшәгән муниципаль субъект — авыл яки шәһәр, әйтик, Башкортстанда урыслар яшәгән җирлек килешмичә республика кануннарын инкарь итә һәм Мәскәүгә зарлана алачак. Бу кабул ителә алмаслык хәл, — ди Габбасов.

Башкорт активистын референдумнар мәсьәләсе дә борчый.

Бу — федерация түгел, бу чыннан да унитар дәүләт

— Берлектә үткәреләчәк референдумнар мәҗбүри үтәләчәк диелә. Мин моның белән дә тулысынча килешә алмыйм, чөнки референдум милли республикаларның мәнфәгатенә кагылырга мөмкин. Бу очракта милли республика референдумга каршы икән, әлеге шартларны үтәмәячәк. Монда язылганча, әгәр дә 10 республика референдум үткәрергә карар кылды икән, ул оештырылачак. Башка милли республикалар белән ни булачак? — дип сорау куя ул.

Аныңча, республикаларның Берлектән чыгу мәсьәләсе дә кыенлаштырылган. Мондый дәүләт төзелсә, Мәскәү алга таба да мәдәният, мәгариф, матбугат мәсьәләсен үзе хәл итәчәк дип саный ул. "Бу — федерация түгел, бу чыннан да унитар дәүләт", дип өсти Габбасов.

Ни сәбәпле Мәскәү безнең өчен кем белән хезмәттәшлек итү кирәклеген, бездән нинди салымнар җыерга икәнлеген хәл итәргә тиеш?

— Алар булдырырга теләгән илнең Конституциясендә мин Башкортстанны күрмим. Моны чираттагы тапкыр кызыксындыру чарасы дип карап та булмый, биредә республикаларның турыдан-туры хокукын чикләү ята: үз милли армияң юк, әйтик, Башкортстанга теләсә кайсы дәүләтләр белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирелми. Ни сәбәпле Мәскәү безнең өчен кем белән хезмәттәшлек итү кирәклеген, бездән нинди салымнар җыерга икәнлеген хәл итәргә тиеш? Бу Конституция безгә туры килми, бу хәтта конфедерация дә түгел, бу федерациянең иң начар өлгесе. Без бәйсез булмыйча бернинди берлекләргә дә керергә җыенмыйбыз. Без бәйсезлек алып милли сәясәтне, икътисадны, башка илләр белән дипломатик мөнәсәбәтләрне корганнан соң гына ниндидер тулы хокуклы булып берлекләргә керү турында сүз алып бара алабыз, ләкин анда ниндидер мәскәүләр, үзәкләр безнең өчен хәл итеп утырмаячак, — дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Татарстанга туры килмәсә дә, бу уңай инициатива"

Сәясәт белгече Руслан Айсин бу Конституция өлгесен хупламаса да, Путиннан соң дәүләт кору хакында уйлана башларга кирәк дип саный.

— Бу уңай инициатива, чөнки ниндидер сәяси-иҗтимагый, интеллектуаль хәрәкәт барлыкка килә, — дип сөйләде ул Азатлыкка. — Путиннан соң Русия нинди булырга тиешлеге турында фикер алышу булырга тиеш. Безгә дә бу процесска кушылырга кирәк, чөнки милләтләр катнашмыйча гына бу эшләр бара алмый. Бу бит проект. Аның тирәсендә ниндидер бәхәсләр, әңгәмәләр барырга тиеш. Яки безгә үз проектыбызны альтернатива буларак булдырырга кирәк. Бу көчле адым булыр иде. Мәсәлән, республикаларның аерым дәүләтләр төзүе, ләкин конфедератив рәвештә берләшүе. Идел-Урал республикалары конфедератив проектын чыгарырга мөмкин.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Шул ук вакытта бу Конституция өлгесе Татарстанга туры килми ди ул.

Безне Ельцин да, Путин да алдады инде. Яңа Татарстан бу проектны хуплый алмый.

— Бу проект безгә туры килми. Шул ук Ельцин заманындагы сәяси вазгыятьне кабатлау ул. Татарстан, Чечня, Башкортстан, Якутиянең үз вакаләтләре бар иде, чөнки алар Мәскәү белән сәяси көрәштә булды. Шуңа күрә федератив килешү нигезендә өстәмә яңа хокукларны һәм вәкаләтләрне алды. Хәзер без шул ук суга икенче тапкыр керә алмыйбыз һәм бу мөмкин дә түгел. Безне Ельцин да, Путин да алдады инде. Яңа Татарстан бу проектны хуплый алмый. Без үзебезнең програмны тәкъдим итәргә тиеш. Бик гади мәсьәләләр бар. Әгәр дә федерализм икән, анда федераль үзәк була алмый. Барлык төбәкләр дә тигез хокуклы санала. Монда тигез хокуклы төбәкләр арасында иң тигезе Мәскәү булып чыга. Ул шул ук вәкаләтләрне тарта башлый. Шул очракта хәрби структуралар, куәт оешмалары Мәскәүгә буйсына. Мәскәү безне кабат буйсындырачак. Шуңа да монда алданырга кирәкми. Әгәр дә безнең хәрби структураларыбыз, гаскәребез, прокуратура, полиция булса, ул очракта эшләп була. Иң кулае — Швейцария моделе: дүрт дәүләт теле бар, һәрбер кантонның үзенең хөкүмәте эшли, үзенең тышкы эшләр министрлыгы бар. Алар бер дәүләт кысаларында эшләргә риза. Монда алай килеп чыкмый, кызганыч. Русиядә чын федерализм була алмый: йә конфедератив, йә аерым дәүләтләр. Без концептуаль сорауларга җавап тапмасак, бу арбадан төшеп кала алабыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG