2014 елның февралендә кораллы кешеләр Кырым автономиясенең Югары Радасы бинасын, Кырым автономиясенең Министрлар шурасы һәм Акмәчет һава аланын, Киреч паром кичүен, башка стратегик объектларны басып алды, украин гаскәрләренең гамәлләренә каршы торды. Шулай Русиянең Кырым ярымутравын яулавы башланды. 26 февральдән үк Кырым халкы Русиягә каршы протест чараларына чыкты. Март башында алар көчәйәде, ә 8 мартта тыныч митингларның иң зурысы булды. Крым.Реалии әлеге чараларда катнашкан хатын-кызлар белән сөйләшкән. Бүген алар Русия оккупациясенә каршы торуларын ничек бәяли?
2014 елның 3 марты
3 мартта Акмәчетнең Богурча микрорайонында хатын-кызларның беренче зур протест чарасы уза.
"Кырымтатар халкы мәҗлесе бинасына кешеләр агылды, "безгә нишләргә" дип укытучылар, башка төбәкләрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Каршылык чаралары уздыру турында карар кылдык. Бу табигый килеп чыкты, ниндидер тавыш бирү, рәсмиләштерү дигән нәрсә булмады. Чарага хатын-кызлар һәм балалар чыгарга дип килештек. Ни өчен? Чөнки беренче көннәрдә үк бәрелешләр булды. Бик яхшы хәтерлим, Сак районында иде бу. Бер яктан анда кораллы "яшел кешеләр" (чынлыкта алар Русия хәрбиләре һәм казаклар булган), ә икенче яктан - кырымтатарлар иде. Аллаһка шөкер, бу бәрелеш сүз әйтешүгә генә генә кайтып калды, ләкин аңлыйбыз бит: бер яктан кораллы кешеләр, ә икенче яктан - коралсызлар. Һәм бу канлы вакыйгага әйләнә ала иде", дип сөйләде Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзасы Гаяна Юксель.
2014 елның 5 марты
Март башында митинглар бөтен Кырым буйлап бара. Мәсәлән, 4 мартта Ялтада була.
5 мартта каршылык чарасы Бакчасарайда уза. Айше Умерова ул вакытта Бакчасарай Хан сараенда эшли. Беренче чарага 200-300 кеше килде дип искә ала, кечкенә шәһәр өчен бу зур сан. Бакчасарай кешеләре хәрби бүлекләргә йөргән, ашарга китергән.
"Без Бакчасарайда урнашкан бер хәрби бүлек янында җыелдык. Бүгенге күзлектән караганда, бигрәк беркатлы булганбыз, шарлар, тынычлык турында плакатлар, чәчәкләр, йөрәкләр тотып чыктык. Шарларны койма янына килгән хәрбиләргә бирдек. Ул вакытта без бу вакыйгаларга йогынты ясый алырбыз, бу хакта бөтен дөньяга сөйлибез дип уйлый идек. Кырымда журналистлар да күп иде. Бу чаралар, тыныч каршылык файдалы булыр дидек. Хәрбиләргә килгәндә, кайберләренең күзләрендә яшь иде. Бу күңелләрне нечкәртте, менә бу безнең яклаучылар, алар безне якларлар дип өметләндек. Ә аннары, 2-3 атнадан аларның 80 проценты Украинага антларын бозып, Русия ягына чыкты", дип искә ала Айше.
5 мартта тыныч чара Акмәчеттә, Украина хәрби-диңгез көчләренең яр сагы штабы янында уза. Хатыннарга "ополченцы" дип аталган кешеләр һөҗүм итә, плакатларны ертып ташлый, аларны мыскыл итә, кулларын каерып, юлга чыгара.
"Гаҗизлек хисе иде. Чынлыкта мин еш еламыйм. Ә менә ул вакытта гаҗизлектән, өметсезлектән чын күз яшьләре белән еладым. Синең каршыңда украин полициясе тора, бары тик карап тора. Мин берсе янына килдем дә, "карагыз, хатыннарны кыйныйлар!" дим. Базардан гөлчәчәкләр үсентеләре күтәреп чыккан читтәрәк тора иде, аңа бигрәк тә нык эләкте. Без инде плакатлар ясап, кая килгәнебезне аңлап килдек, ул хатын узып кына бара иде, ә аңа ныграк эләкте. Кулын каердылар, сынмады микән дип тә уйладык", дип искә ала Ольга Новикова.
2014 елның 6 марты
6 мартта Кырым парламенты янында Femen оешмасының ике француз хатын-кыз активисты үз каршылык чарасын оештырмакчы була. Кырым "казаклары" аларны типкәләп, полиция машинасына утырта. Соңрак алар Киевка чыгып китә ала.
Шул ук көнне Ялтада активист Лариса Китайскаяга һөҗүм итәләр. Ул бу кешене таный. Китайская сүзләренчә, аңа Ялтада яшәүче Дмитрий Колесников кирпеч белән сукмакчы була. Колесников "Халык ополчениесының Ялта ротасына" кергән, "Кырымны яклау өчен" медале белән бүләкләнгән. Соңрак ул Китайская турында мәхкәмәдә сөйли. Русия хакимиятләре активистны "интернетта русофоб идеяләр таратуда" гаепли һәм ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Китайская 2018 елда гына Кырымнан китә ала.
2014 елның 7 марты
7 мартта Акмәчетнең Шевченко паркында чираттагы митинг уза. Чарада күккә күгәрченнәр очырдык дип искә ала тарихчы Гөлнара Абдулаева.
"Ак күгәрченнәр очырдык һәм ниндидер берләшү хисе бар иде. Украина җиңәр, Кырым - ул Украина дигән. Хәзер дә моны якларга, безнең мәнфгатьләрне һәм дәүләт мәнфәгатьләрен якларга кирәк. Ул вакытта, хәтерлим, кулда украин тасмалары иде, митингтан соң тукталышка киттем һәм мине бер ир туктатты. "Кирәкми бу, тасмаларны әйтәм. Гомерең өчен куркыныч булыр, салырга кирәк", ди. "Юк, ничек инде, Кырым бит Украинада, мин моны беркайчан да эшләмәячәкмен, була торган хәл түгел", дим. Без шундый кызган идек, барысы да яхшы булыр дип уйладык. Мәйдан җиңде бит", дип сөйли Гөлнара Абдуллаева.
2014 елның 8 марты
8 мартта, Кырым парламентын Русия хәрбиләре басып алганнан соң, тыныч протестларның иң зурысы була. Ул көнне бөтен Кырымда митинг һәм пикетларга берничә дистә мең хатын-кыз чыга.
"Мин ул вакытта Ягмурча (Фонтаны) микрорайонында яши идем, ә анда кырымтатарлар күпләп яши. Без бер чылбыр булып Акъяр трассасы буйлап тезелдек. Украин һәм кырымтатар байраклары тотып чыктык. Бөтенебез бер дулкында идек, бөтенебездә бер генә теләк: биредә Украина булсын. 8 март - бары тик хатын-кызлар. Бу юлдан хәрби техникада русияләр узды, безне мыскыллап, теләсә нәрсә кычкырдылар. Бу шундый җирәнгеч иде: безнең җирләргә килделәр һәм нидер таләп итәләр", дип сөйли тарихчы Гөлнара Абдулаева.
Киречтән Эльмира Мусаева бик шомлы көннәр иде, ике ай ашый алмадым, нык ябыктым дип сөйләде. Чарага ул Украина байрагы тотып чыккан.
"Кырымтатарларны депортациялиләр дигән сүзләр дә йөрде, украиннарга бөтенләй дошманга кебек карыйлар иде. Урыслар үз күршеләренә кереп, хәзер монда без яшәячәкбез дип әйткән дигән имеш-мимешләр дә йөрде. Чаралар вакытында безнең янга килеп, төрле ямьсез сүзләр әйтеп, "Нишләп монда җыелып торасыз, кайтып китегез. Кырым - ул Русия, тиздән барысы да Русия булачак", дип кычкыралар иде. Безне сукбай этләр саклады", дип искә ала Мусаева.
"Безгә Акъярдан берничә машина кеше кушылды. Шулай ук Акмәчеттә 9 мартта Тарас Шевченко һәйкәле янында зур митинг турында игълан ителде. Без дә анда да бардык. Бабайлар, әбиләр, кечкенә балалар бар иде. "Һитлерны баштан кичердек, Путинны да кичерербез", "Яшәргә телим" кебек шигарләр күтәрелде. Без төрле шигарләр кычкырдык, Украина һәм кырымтатар гимннарын җырладык. Хәрби бүлек янында Русия хәрбиләре тора иде, алар моны ишетте", ди Айше Умерова.
Аннары катнашучылар Акмәчет үзәге буйлап уза, Кырым парламенты, Украина хәрби диңгез көчләренең яр сагы штабы янына килә. Аларга параллель рәвештә Русия тарафлы активистлар атлый.
Штаб янында ул көнне "Червона рута" җырын башкаралар, украин хәрбиләренә рәхмәт әйтәләр, Русия уздырырга ниятләгән референдумны бойкотларга чакыралар.
Украинаның бөтенлеген яклап кырымнар 16 мартка кадәр җыела. 10 ел узды, һәм хатын-кызлар 2014 елда кулдан килгәнне барысын да эшләдек ди. Әмма хәрби оккупацияне тыныч чаралар белән генә туктатып булмый. Иң мөһиме, без каршылык күрсәттек ди алар.
"Оккупантлар башка якны да, монда аларны шатланып каршы алмаучы украиннар, кырымтатарлар барлыгын да күрде. Алар әле дә каршы. Һәм каршылыкны оккупантлар әле дә сизә, бик яхшы сизә. Һәм, әлбәттә, курка", ди Абдулаева.
"Бу мин эшли алганның иң азы. Шәхсән миңем өчен бу зур фаҗига иде. Чөнки санаулы көннәр эчендә дошмани дәүләттә яши башлавы бик куркыныч. Чөнки бу дошман дәүләт кенә түгел, террорчы дәүләт, үтерүче дәүләт", ди Мусаева.
"Ул вакыттагы вакыйгаларны искә алганда, шуны уйлыйсың: бу хәлгә китерүче шартлар алдан ук тудырылган иде. Русиянең Кырымга йогынтысы һәрвакыт көчле булды. Кырымтатарлар Украина хакимиятен кисәтеп килде, ләкин ишетмәделәр. Украина иминлек хезмәте (СБУ) кырымтатарлардан дошман ясады. Ә соңыннан шул СБУның 95 процент хезмәткәре ФСБга күчте. Бәлки алар аннексиягә кадәр дә ФСБга эшләгән булгандыр, мин моңа ышанам", ди Умерова.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум