Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым аннексиясе. "Кырымтатарлар Казан гамәлләрен анестезия дип кабул итте, ләкин моннан берни чыкмады"


Сулдан уңга: Равил Моратов, Рифат Чубаров, Рөстәм Миңнеханов, Акмәчет, 5 март 2014
Сулдан уңга: Равил Моратов, Рифат Чубаров, Рөстәм Миңнеханов, Акмәчет, 5 март 2014

Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлыкка сөйләде.

2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.

Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.

Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады. Шулай да Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.

Кырым кризисы барышында кырымтатар сәясәтчесе Мостафа Җәмилев Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Cоңрак ул Мәскәүнең кырымтатарларны Казан түрәләре ярдәмендә буйсындыру сәясәте уңмады дип Азатлыкка сөйләде.

Кырым аннексиясенә — 10 ел. Мәскәү Казанны һәм татар түрәләрен ничек файдаланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:15 0:00

Татарстан җитәкчелеге белән сөйләшүдә 2014 елда Кырымның Бакчасарай районы башлыгы вазифаларын башкарган Илми Умеров та катнашты. Ул соңрак аннексия белән ризалашмыйча Бакчасарай җитәкчелегеннән китте. Бүген Илми Умеров — кырымтатарларның Милли Мәҗлес рәисе урынбасары.

2017 елда Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Соңрак Төркия аны һәм сигез елга колониягә хөкем ителгән Әхтәм Чийгозны Истанбулда кулга алынган Русия агентларына алмаштырды.

Илми Умеров Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Татарстан белән кырымтатарлар арасында барган сөйләшүләр турында сөйләде. Ул Татарстанның Путиннан куркуы, ләкин кырымтатарларга симпатиясе булуы күренеп торды ди.

Умеров сүзләренчә, Мәскәүнең Татарстан кулы белән кырымтатарларны үзенә буйсындыру сәясәте барып чыкмады. Ул Путин белән сөйләшүдә кырымтатарларның мәнфәгатьләрен яклап Миңнехановның арадашчы булуын сорадык ди. Ахыр чиктә Мәскәү Татарстанны кырымтатарлар белән эшләүдән читләштерде.

10 елдан соң кырымтатарларның Татарстанга карата мөнәсәбәте үзгәргәнме? Республика җитәкчелеге кулуар сөйләшүләрдә аларга нәрсәләр әйткән? Ни өчен Мәскәү Татарстан белән Милли Мәҗлес арасындагы элемтәләрдән курыккан? Шулар хакында Илми Умеров белән сөйләштек.

Илми Умеров
Илми Умеров

— Кырым аннексиясендә Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Алар казан татарлары кулы белән кырымтатарларны үз ягына авыштырырга теләде. Мәскәү Татарстан түрәләре аша Русиядә милләтләр начар яшәми дип күрсәтергә тырышты. 2014 елда сез Татарстанның бу гамәлләрен ничек кабул иттегез?

— Без Татарстанның гамәлләрен анестезия буларак кабул иттек. Алар безгә бу процессны узуны җиңеләйтте. Шуннан соң Русия безне абзарга кертеп ябарга тиеш иде. Татарстанга безне абзарга алып бару бурычы куелды. Әмма моннан берни барып чыкмады. Хәтта киресе килеп чыкты. Мин сезгә шуны сөйләргә телим. Без Татарстан президенты, премьер-министры, вице-премьерлар, министрлар белән сөйләшә башлагач, Татарстанның Путинга сораулары туа башлады. Ни өчен 20 ел дәвамында кырымтатарларның бәйсез матбугат чаралары, бәйсез телевидениесе, туган телдә белем бирүче мәктәпләре эшләде кебек сораулар туды татарларда. Шуннан соң Путин Татарстанны бу эштә туктатты һәм республикага Бакчасарай районы белән шефлык итүне генә калдырды. Бүгенгә кадәр алар әлеге район белән эшли. Шуннан соң Татарстан президенты һәм аның идарәсенә Кырымга башка барып йөрмәскә кушылды.

— Миңнехановка нинди дә булса ышаныч бар идеме? Милли Мәҗлес тә аның белән элемтәдә торды. Ул вакытта кырымтатар зыялыларында Татарстан хакында нинди фикерләр иде?

— Юк, Татарстанның гамәлләре халыкның фикеренә тәэсир итмәде. Бер кешегә дә йогынты ясамады, дип әйтү арттырып җибәрү булыр. Бездә дә коллаборантлар җитәрлек. Шулай да алар (Татарстан кулы белән уйнаган Мәскәү Кремле) безне үзләренә буйсындыра алмады.

Әгәр Миңнеханов Путинга хезмәт итә икән, аңа нинди ышаныч була ала? Башыннан ук ышаныч булмады. Безнең бары Татарстан белән элемтә урнаштыру, бәлки киләчәктә республика эчендә азатлык өчен көрәшүче хәрәкәт булдырып карау теләге булды.

— Ни рәвешле Татарстанда азатлык хәрәкәтен оештырырга теләдегез?

— Моның дәвамы булмады, чөнки Татарстан Кырымга йөрүдән туктады. Гомумән, 80нче еллары ахыры — 90нчы еллар башында безнең Татарстан белән элемтәләр урнаштырылган иде. Хәтта Кырымда кырымтатарларга йорт салу өчен Татарстаннан студент отрядлары килеп йөрде. Без аларны гаиләләргә бүлеп, ярдәм итәргә җибәрә идек. СССР таркалу һәм аралар ерак булу сәбәпле, җитди коммуникацияләр корылмады, кызганыч.

— 1991 елда узган Татар иҗтимагый үзәгенең икенче Корылтаена кырымтатар милли хәрәкәте юлбашчысы Мостафа Җәмилев тә катнашкан иде.

Бүген Татарстанны Русиянең колониясе дип әйтергә була

— Ул вакытта "Азатлык" хәрәкәте көчле иде. Татарстан Русиядә Чечнядан соң иң актив республика булды. Миңтимер Шәймиевкә күпме вәкаләт ала аласың, шуның кадәр ал, диделәр. Аңа Русиянең бу вәгъдәсеннән баш тартырга кирәк иде. Шәймиевкә Татарстанның бәйсезлеген ахырга кадәр яулау мөһим иде. Нәтиҗәдә, бүген Татарстанны Русиянең колониясе яки канунсыз оккупацияләнгән территориясе дип әйтергә була.

— 2014 елга кире кайтыйк әле. Ул вакытта сез Кырымның Бакчасарай районы башлыгы буларак Татарстан җитәкчелеге белән актив элемтәдә тордыгыз. Казанга да сәфәр кылдыгыз. 10 ел узганнан соң Татарстан түрәләре белән нинди сөйләшүләр алып баруы турында әйтә аласызмы? Мөгаен, кулуар, рәсми булмаган аралашулар күп булгандыр.

— Татарстан бу эштә бернинди инициатива күрсәтмәде. Моның артында Путин торды. Шулай да аның күрсәтмәсен үти алмадылар, чөнки элемтәләр урнашмады. Без бер көнгә дә, бер минутка да Кырымда Русия юрисдикциясен, референдумны танымаячакбыз дигән фикердән чигенмәдек. Без моны аннексия дип санадык.

Татарстан җитәкчелеге безне ачыктан-ачык хуплый алмый иде. Хәзер аерым исемнәрне атыйсым килми. Шулай да безнең белән сөйләшкән күпчелек җитәкчеләр, сез әле Путинның кем икәнен белмисез, мондый сәясәт алып барсагыз, моның нәтиҗәләре бик куркыныч булырга мөмкин дип кисәтте. Алар без сезнең кебек эшли алмыйбыз диде. Татарстанның безгә карата симпатиясе булуы күренеп торды, әмма алар безгә ярдәм күрсәтә алмады.

— Путиннан курку хисе турында Татарстан түрәләре сөйләдеме?

— Әйе. Шулай ук Татарстанның мәдәният министрлыгында бер хатын-кыз республикада татар телен белмичә дә яшәп була, урыс телен белмәсәң — булмый дип сөйләгәне истә. Шул ук вакытта моның киресен әйтә торган түрәләр булды. Алар тел, мәдәният үсеше булмыйча һәм асаба халыкны исәпкә алмыйча җирлек үсә алмый, ул тотрыклы була алмый дип әйтә иде. Кулуар сөйләшкәндә, бу фикерне еш ишетә идек.

— Гомумән, Татарстан түрәләре сездән нәрсә өмет итте?

Шул рәвешле Татарстан анестезия ясарга, ягъни авыруны бастырырга теләде

— Алар бары Путинны хупларга чакырды. Башка нәрсә сорамады. Моннан тыш, Татарстан авыл хуҗалыгы, мәдәният, төзекләндерү юнәлешендә, Хан сараен реставрацияләүдә финанслар бүлде, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте. Әмма бу барлык эшләр дә Путин күрсәтмәсе белән эшләнде. Шул рәвешле Татарстан анестезия ясарга, ягъни авыруны бастырырга теләде.

— Шулай да бу озакка бармады. Мәскәү Татарстанны кырымтатарлар белән эшләүдән читләштерде. Аннан Милли Мәҗлескә каршы көрәш башланды. Сезнеңчә, ни өчен ул вакытта Миңнехановны читләштерделәр?

— Мин шуны беләм, Миңнеханов Путинга көтелмәгән фикерләр әйтә башлаган. Хәзер аны авыр хәлгә куясым килми, ләкин бу турыда сөйләшәбез икән, әйтим. Миңнеханов Татарстан һәм татар халкы үсеше турында сөйли башлады, татар телендәге мәктәпләр мәсьәләсен күтәрде. Путинга бу ошамады. Шуңа күрә аңа Кырымга башка барып йөрмәскә кушылды. Ул күпмедер вакыттан соң республикада җыелган салымнарны Мәскәүгә азрак юллау мәсьәләсен күтәрде. Ул вакытта Русия премьер-министры Дмитрий Медведев без гаскәр дә кертә алабыз, диде. Янәсе, атып үтерәбез сезне. Бу болай гына әйтелгән сүзләр түгел.

— 2014 елда Мостафа Җәмилев Азатлык радиосына Мәскәү иреклеккә омтылган кырымтатар рухының казан татарларына да җәелә башлавыннан шүрли дип сөйләгән иде.

— Әйе, казан татарларында бу рух җәелә башлаган иде.

— Инде 10 елдан соң сезнең Татарстанга мөнәсәбәтегез үзгәрдеме?

Татарстан Башкортстан белән бергә бәйсез дәүләт булырга тиеш

— Минем Татарстанга һәм аның тугандаш халкына мөнәсәбәтем бик җылы. Шулай да аларның башлары нык буталган. Минем Татарстан һәм Башкортстанда күп танышларым бар. Алар ихластан Путинның сәясәтен хуплый. Хәзер мин алар белән аралашмыйм. Заманында ул танышлар белән дус идем, кайберләре белән бергә укыдым, күрше булганнары да бар иде. Хәзер алар хәтта халкының нинди авыр хәлдә булуын аңламый. Дөрес, татарлар кырымтатарлар кебек хәлдә түгел, чөнки аерым бер формада булса да дәүләтчелеге бар. Шулай да алар күбрәккә лаек халык. Татарстан Башкортстан белән бергә бәйсез дәүләт булырга тиеш. Миңа читтән шулай күренә. Мин татар белән башкорт арасында каршылыклар булуын беләм, ләкин зур эш өчен кайбер мәсьәләләргә күз йомарга була.

— Шулай да 2014 елда Мәскәүнең Татарстанны куллануы казан татарлары һәм кырымтатарлар арасындагы мөнәсәбәтне боздымы? Һәрхәлдә, ике арада киеренкелек сизеләме?

— Бәлки шулайдыр. Миңа калса, 2014 елдан Татарстан җитәкчелеге әллә ни үзгәрмәде. Алар Путинга үпкәләде, чөнки ул республикага ышанмый башлады. Димәк, аларның мөнәсәбәтләре бозылган дигән сүз. Шуңа күрә Татарстанда проблемнар бар. Бу мәсьәләләр аларның кырымтатарлар белән элемтәдә булуына бәйле. Димәк, кырымтатарлар нәрсәдәдер гаепле, бу республика эчендә киеренкелек тудыра. Чынлыкта, бернинди киеренкелек тә юк, бары мөнәсәбәтләр бетте. Хәзерге вакытка шундый бәя бирергә була.

— 2014 елның 29 мартында узган кырымтатар Корылтаенда кырымтатарларның атамасын "кырымлы" дип үзгәртергә тәкъдим ителде (Бу тәкъдимне 248 делегаттан нибары 50гә якын делегат хуплады). Кырымлы дип аталу артында нәрсә тора иде? Бу татар сүзеннән махсус качумы, казан татарлары белән уртаклыкны күрсәтмәс өчен эшләндеме? Бүген бу идея никадәр популяр?

— Бу идея хупланмады, аны җәмәгатьчелек кабул итмәде. Шуннан соң без Корылтай җыя алган юк, чөнки Кырым оккупациядә калды. Безнең андый бөек җыен үткәрү мөмкинлеге дә юк. Шуңа да "кырымлы" мәсьәләсенә башка кайткан булмады. Мин үзем дә аны хупламыйм. Сездә үзләрен болгар дип йөрткән кешеләр булган кебек бездә дә шундый бер хәрәкәт бар.

— Бу Корылтайда Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.

Миңнехановның катнашып йөрүен Украина безгә кичермәде

— Бу аның соңгы сәфәрләренең берсе иде. Татарстанга моңа кадәр эшли алмаган эшне шунда башкарырга кушылды. Корылтайда без аны кабул иттек. Миңнехановның катнашып йөрүен Украина безгә кичермәде. Алар Корылтай үткәреп, Русия хакимияте кешеләрен чакырдыгыз диләр. Украина ягыннан беркем юк иде. Безгә һаман да шушы авыр вакытларны аңлатырга туры килә. Украин дусларыбыз Корылтайда Рөстәм Миңнеханов, Рөстәм Тимергалиев (2014 елда аннексияләнгән Кырым вице-премьеры), Равил Гайнетдиннең (Русия мөфтиләр шурасы рәисе) катнашуын аңлый алмый.

— Кырымтатар зыялылары Татарстанның курчак ролен үтәвен аңлавына карамастан, 2014 елда Кырымнан республикага берничә тапкыр делегатлар килде. Хәтта Рифат Чубаров җитәкчегендә Милли Мәҗлес вәкилләре Казанда хакимият тарафлы Дөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

— Татарстанда Мәскәү Кремле тарафлы булмаган оешма юк. Без Миңнехановның чакыруын үзебезнең проблемнарны яңгыратыр өчен кабул иттек. Һәм Миңнехановның Путин белән сөйләшүдә безнең мәнфәгатьләрне яклап арадашчы булуын сорадык. Төп идеясе шул иде, ләкин нәтиҗәсе булмады.

— Бүген Русиядә Милли Мәҗлес эшчәнлеге тыелды. Мәҗлес җитәкчелеге, шул исәптән сез рәис урынбасары буларак читтә яшисез, халык исә аннексияләнгән җирдә көн күрә. Бүгенге шартларда Мәҗлес нинди шартларда эшли?

— Кызганыч, безнең эш тәртибе тулысынча үзгәрде. Элек дәүләт оешмасы кебек эшли идек. Мәҗлестәге 33 әгъзадан хәзер Киевта нибары 6 кешебез бар. Кырымда 6 вәкил коллаборант булды. Калган 18-20 кеше башын күтәрмичә утыра. Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял кылмаган җинаять өчен 17 елга төрмәгә утыртылды. Шундый зыялы кешене ниндидер торба шартлатуда гаепләделәр. Кем Нариман белән таныш, аның мондый эшләргә катнаша алуын башына да сыйдыра алмый.

— Кырым инде 10 ел Русия аннексиясендә яши. Шул вакыттан бирле ярымутрауда тормыш ничек үзгәрде?

— Кырымда тормыш начарайды. Сәяси тоткыннар саны артканнан арта бара, репрессияләр көчәйгәннән көчәя. Хакимиятнең мәчет төзелеше, юллар салуны күрсәтүе бары күз буяу өчен генә эшләнә.

— Бүген кырымтатарлар арасында нинди кәеф хөкем сөрә?

— Минемчә, кырымтатарларның 95 проценты Русиягә каршы фикердә. Кырымтатарлар арасындагы сәяси тоткыннар Русиянең уртача күрсәткеченнән 30 тапкырга күбрәк.

Кырымтатарларның 95 проценты Русиягә каршы фикердә

Кырымда Конституция кабул ителде, реабилитация фәрманы имзаланды, ләкин бернинди гамәл кылынмады. Дүрт юлдан торган фәрман чыкканнан соң, канун кабул ителергә тиеш иде. Димәк, бу фәрман гамәлгә кермәде. Конституциядә нигезедә өч дәүләт теле, ләкин чынлыкта берничә хөкүмәт бинасында гына кырымтатар һәм украин телендә элмә такталар бар. Украин телендәге проектлар тулысынча ябылды. Бездә кырымтатар телендә белем бирүче мәктәпләр бар иде. Хәзер бу мәктәпләр кырымтатарлар өчен дип кенә йөртелә. Кырымтатарлар инерция белән шушы мәктәпкә йөри, гәрчә ул гади урыс телле мәктәпкә әйләндерелде. Менә шундый хәлләр.

— 2014 елда нинди хаталар эшләнде?

— Беренчедән, Русия паспортын алмаска кирәк иде. Мостафа Җәмилев алмагыз диде, ләкин без аны тыңламадык, алдык һәм кулландык. Шулай да моны тулысынча хата дип тә әйтеп булмый. Әгәр кешеләр паспорт алмаса, алар медицина ярдәме, социаль түләүләр һәм пенсия ала алмас иде. Бу мәҗбүри булды.

Икенче хата — безгә кайбер алдынгы кешеләрне Кырымнан алып чыгарга кирәк иде, мөгаен. Аларны җинаять эше ачылу куркынычында, репрессия шартларында калдырдык. Минемчә, без шундый ике җитди хата эшләдек.

Русия паспорлартын алу хата булды

Үземә килгәндә, миңа шундук эштән (Бакчасарай районы башлыгы вазифасыннан) китәргә кирәк иде. Мин әле өч ай эшләдем. Мин Обама Путинны чакырып, аңа кисәтү ясар да барысы да кире урынына кайтыр дип сабыйларча өметләндем. Мин дә хаталандым, ләкин бер начар эш эшләмәдем. Кырымтатарларны, гаиләмне, үземне сатмадым. Мин һәрчак ничек бар, шулай сөйләдем. Шуңа күрә җинаять эшендә эзәрлекләндем. Ахыр чиктә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган соравы белән азат иттеләр. Безгә шулай дип аңлаттылар. Өч атна узганнан соң безне чечен журналистын үтергән өчен Истанбул төрмәсендә утырган ике русияле киллерга алыштырулары хәбәр ителде. Инде аларны үтергәннәр дигән мәгълүмат бар.

— Аннексия вакытында Кырымда кырымтатарларның саны ничек үзгәрде? 2021 елда Русия үткәргән халык санын алу мәгълүматларына караганда, Кырымда 253 мең кырымтатар көн күрә. 2014 ел белән чагыштырганда аларның саны 21 мең кешегә генә арткан. Бу саннар дөреслеккә туры киләме? Аннексиядән соң күпме татар Кырымнан китте?

— Чын саннарны әйтү авыр, чөнки беркем дә рәтле җанисәп үткәрмәде. Кырымтатарлар күпләп яшәгән микрорайоннарда халык санын исәпләргә килмәделәр. Шуңа да аларның саны махсус киметелгән. Чынлыкта Кырымда кырымтатарлар саны 400 меңнән дә ким түгел иде. Хәзер якынча 50 меңе ярымутраудан киткәндер. Димәк, Кырымда якынча 350 мең кырымтатар яши.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG