13
Риза Фәхретдин 1923 алдан 1936 елның 12 апреленә кадәр, гомере өзелгәнче, мөфти була. Совет хөкүмәте заманы – 1926 елда, Мәккәдә беренче Бөтендөнья мөселманнар конгрессы уза. Уфадагы диния нәзарәтенә дә шул Конгресска чакыру килә. Риза Фәхретдин, совет хөкүмәтеннән рөхсәт алып, 8 кешелек делегация белән Одесса юлы аша Мәккәгә баралар.