Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Ул Цзилинь провинциясендә. Бу Кытайның төньяк-көнчыгышындагы зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Анда машина төзелеше, нефть һәм химия тармаклары, фармацевтика, тукыма һәм азык-төлек сәнәгате, үсемлекчелек нык үскән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга, Цзилинь провинциясе, Чанчунь шәһәренә килгән. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Бу сәфәрдә җирле чараларны карау, провинция җитәкчелеге белән очрашу ниятләнә. Шулай ук Миңнеханов Цзилинь — Татарстан түгәрәк өстәлендә катнашачак.

Цзилинь — Кытайның төньяк-көнчыгышындагы зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Анда машина төзелеше, нефть һәм химия тармаклары, фармацевтика, тукыма һәм азык-төлек сәнәгате, үсемлекчелек нык үскән.

Былтыр ел ахырында республика президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артып китәчәк, дип белдергән иде.

Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта. Республика исә Кытайга каучук, пластмасслар, ягулык, авыл хуҗалыгы тауарлары чыгара.

  • Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте булдырган "Idel.Реалии" сайты Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында махсус проект тормышка ашыра. Әлеге проект белән монда танышырга мөмкин.
  • Кытайда уйгырларны эзәрлекләү һәм күзәтеп тору өчен йөзләрне таный торган камералар кулланалар.

    Моңарчы Азатлык Татарстанда йөзләрне танучы "Имин шәһәр" системы кертелгәндә Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән, дип язган иде. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан.

  • Hikvision белешмәләренә күрә, Татарстандагы "Имин шәһәр" системы да 60 процентка шушы ширкәт видеокамераларына нигезләнеп ясалган.
  • Татарстанда әлеге җиһазлар мәктәп һәм балалар бакчаларының, парк һәм бакчаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, җәмәгать киңлекләрен күзәтеп-саклап торауда кулланыла.
  • Hikvision — күзәтү камералары җитештерү ягыннан дөньядагы иң зур ширкәт. Ул Синҗанга да йөзләрне танучы камералар сата. Синҗанда уйгырларны автомат рәвештә ачыклый торган ясалма интеллектлы камераларны нәкъ менә Hikvision ясаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG