Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы приставларга көч һәм утлы корал куллануны рөхсәт итә торган канун кабул итте


Җилем таяклар, богаулар, электрошокерлар, күз яше агыза торган газ куллану да рөхсәт ителә.

Русия Думасы приставларга кайбер очракларда физик көч, утлы корал һәм махсус җайланмалар куллану хокукы бирә торган канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта берьюлы кабул иткән.

Бу хакта "Настоящее время" яза.

Әлеге канун өлгесенә ярашлы, мәҗбүри үтәттерү оешмалары хезмәткәрләре "аерым бер очракларда" корал, көч һәм махсус җайланмалар: җилем таяклар, богаулар, электрошокерлар, күз яше агыза торган газ куллана ала. Аларны йөкле хатын-кызларга, балаларга һәм инвалидларга, көч куллану белән бәйле булмаган канунсыз гамәлләр кылган затларга каршы кулланырга ярамый.

Хәзерге вакытта моңа бары тик мәхкәмәләрдә эшләүче приставларның гына хокукы бар.

Моннан тыш, яңа канунга ярашлы, бөтен приставлар да фото-видеога төшереп, тавышны яздырып тора алачак. Бу хокук бозулар була калса, аларны теркәү өчеен кирәк.

Приставлар көч яки корал кулланырга ниятләүләре турында кисәтергә, шулай ук җәрәхәтләнгәннәргә беренче ярдәм күрсәтергә дә тиеш булачак. Шул ук вакытта әгәр алар канунлы рәвештә көч, корал кулланган булсалар, моның өчен җавап тотмаячаклар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG