Бүген, 6 декабрь иртәсендә Русия саклану министрлыгы Украинаның Донецки өлкәсендәге Курахово шәһәрен тулысынча контрольгә алуы турында белдерде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, бу "Донбассның көньяк-көнбатыш өлешендәге иң зур торак пункт".
Сугышка кадәр шәһәрдә 19 меңләп кеше яшәгән. 2024 елның октябрендә Русия Селидовоны оккупацияләгән иде, шуннан бирле бу басып алынган иң зур шәһәр булды. Октябрьдә бирле Курахово өчен дә сугышлар дәвам итте, Русия хәрбиләре шәһәргә өч яклап: көнчыгыштан, төньяктан һәм көньяктан һөҗүм ясады.
Украин хәрбиләре шәһәрне югалтуларын рәсми расламады. Әмма фронт сызыгындагы үзгәрешләрне күзәтеп баручы DeepState аналитик проекты Кураховоның күпчелек өлеше Русия контролендә булуын таный. Бу хакта интернетта чыккан фотолар һәм видеолар да сөйли, шәһәрдә Русия байраклары күренә. Шәһәрнең көнбатыш читләрендә (биредә Курахов электр станциясе урнашкан, ул эшләми) сугышлар дәвам итә. Курахов электр станцтиясенең җиһазларын элегрәк сүтеп алып Украинаның тыл районнарына чыгарганнар иде.
"Кураховоны алганнан соң Русия хәрбиләре домшан гаскәрләре әллә ни каршылык күрсәтми торган урынга чыкты", дип ышандыра Русия саклану министрлыгы. Фронттан русияләрнең Украинаның саклану сызыгын бәреп чыгулары турында хәбәрләр килмәде. Әмма Русия хәрбиләре һөҗүмне дәвам итә һәм украин чыганаклары аларның бер көн эчендә берничәшәр дүрткел километр җирне басып алачагын таный.
Хәзерге вакытта төп хәрби хәрәкәтләр Кураховодан төньяк-көнбатышта, тагын да зуррак Покровски шәһәре янында бара. Шулай ук Русия хәрбиләре Днепропетровски өлкәсенең административ чигенә һөҗүм итә, кайбер юнәлешләрдән аңа чаклы берничә километр гына калган.
Украина кораллы көчләре баш штабы русияләрнең техника ягыннан да, хәрбиләр ягыннан да югалтулары зур булуын хәбәр итә. Русия саклану министрлыгы исә үз чиратында Кураховода украин хәрбиләре 12 мең кешене югалтты, ди. Бу белешмәләрне сугыш шартларында Азатлык Радиосы бәйсез раслый алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум