Кайнар хәбәр

Русиянең "традицион кыйммәтләрен" үз итүчеләргә Русиягә күченү җиңеләйтеләчәк

Үз кешеләренә "деструктив неолибераль идеологик кыйммәтләр" тагучы илләр исемлеген Тышкы эшләр министрлыгына якын арада әзерләргә кушылган.

Русия президенты Владимир Путин дүшәмбе көнне "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен үз иткән затларга һуманитар ярдәм күрсәтү турында" фәрман имзалады. Документта әйтелгәнчә, "деструктив неолибераль идеологияне" үз итмәгән чит ил кешеләренә Русиягә күченү гадиләштереләчәк.

Әлеге документ нигезендә, мондый чит ил кешеләре Русиядә яшәү хокукын хөкүмәт билгеләгән квоталардан тыш ала алачак. Аларга шулай ук урыс телен һәм тарихын белүне дә раслау кирәк булмаячак.

Үз кешеләренә "деструктив неолибераль идеологик кыйммәтләр" тагучы илләр исемлеген Тышкы эшләр министрлыгына якын арада әзерләргә кушылган.

  • "Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуда дәүләт сәясәте нигезләре турында" фәрманны Русия президенты 2022 елның ноябрендә имзалады. Анда кыйммәтләр арасында патриотизм, ныклы гаилә, рухи тормышның матди тормыштан өстенлеге, тарихи хәтер һәм башкалар саналган.
  • "Традицион кыйммәтләргә туры килмәү" дигән сылтау социаль һәм мәдәни өлкәләрдә күпсанлы җәберләүләргә сәбәп булды — ЛГБТ кешеләреннән алып заманча рәссамнар һәм язучыларга кадәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG