Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сафаҗай авылында "Шәкертләр бәйрәме" узды

28 июль Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылында "Шәкертләр бәйрәме" узды. Быел ул унберенче тапкыр оештырылды. Аны уйлап табучы һәм оештыручысы — Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов. Проект җитәкчесе сүзләренчә, бу бәйрәм балаларга мәчеткә сабакка йөрергә стимул булсын өчен оештырыла. Бу — балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм.

2020-2023 елларда бәйрәм булмый калды, сәбәбе — коронавирус пандемиясе. Әмма быел Сафаҗайда татар балалары үзара ислам динен, татар гореф-гадәтләрен белүләрен күрсәтә алды.

Барлыгы 15 такым оешты. Сафаҗайның үзеннән ике такым булды. Калганнары — Түбән Новгород өлкәсененең татар авылларыннан килгән такымнар. Шулай ук Сафаҗайдагы "Шәкертләр бәйрәме"нә — Татарстаннан бер такым, Чуашстанның Урмай белән Тукай авыллары берләшеп бер такым булып килде.

Ел саен такымнар арасында иң-иңнәр сайланып алына, бүләкләр тапшырыла. Җиңүчеләрне хөкемдарлар билгели. Ә быел исә "Шәкертләр бәйрәме"н фестиваль рәвешендә уздырдылар — жюри булмады. Һәр катнашучыга бүләк бирелде.

Сәхнәдәге дини чыгышлардан тыш уеннар, көрәш, рәсем ясау ярышлары да булды. Бәйрәм иртән башланды. Кояш баеганнан соң татар җырчылары Сафаҗайда концерт куйды.

Сафаҗайның үзендә быелгы җәйнең ике аенда 265 бала мәчеткә йөргән. Авылдагы дүрт мәчет балаларга сабак укыткан.


XS
SM
MD
LG