Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Францискода Сабан туе узды

27 июльдә АКШның Сан-Франциско шәһәрендә Сабан туе узды. Бәйрәмдә Америкада туып үскән татарлар да (иске мөһаҗирлек вәкилләре), илгә соңгы берничә елда килеп урнашканнар да катнашты. 28 июльдә бәйрәм шәһәрнең Татар бинасында дәвам итте: анда җырчы Рамилә Галәветдинованың татар җырларыннан төзелгән концерты булды. Ул Резеда Ахъярова, Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов җырларын башкарды.


XS
SM
MD
LG