Татарстанда бүген ял, бәйрәм көне. Ни өчен бәйрәм итә бүген Татарстан дигән ишарә беркайда да чагылмый, 1990 елның 30 августында Суверенитет турында Декларация кабул иткән көн дип искә алу юк. Күптән килә инде бу гадәт. Республика көне дип телгә алына да бетте-китте. Яңа буын өчен ул гадәти ял көне буларак кабул ителә. Бәйрәмнең тарихы турында медиа язмый, сөйләми, мәктәпләрдә бу аңлатылмый, бу хакта ялгыш кына да берәр билбордны да очратмассың. Түрәләр дә ләм-мим. ТАССРдан Татарстан ясауга ирешкән, моның өчен көрәшкән буын да өлкәнәеп бетте.
Суверенитет тарихына кагылышлы шәхесләр дә бакыйлыкка күчеп бара. Мәсәлән, Декларация текстын мөнбәрдән укучы, ул вакытта парламент депатутаты, аннары җәмәгать эшлеклесе булган Фәндәс Сафиуллин инде мәрхүм. Декларацияне кабул итү эшендә катнашкан депутат Разил Вәлиев та юк. Мәйданда җырлары белән халыкны күтәрә алган, тынычыландыра да белгән җырчы Вафирә Гыйззәтуллина, Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлековлар һәм башка танылган һәм танылмаган көрәшчеләр алдан китеп барды.
Шулай да бәйрәм бар. Казанда татар чаралары уза, Татарстан байраклары күтәрелә. "Уйнагыз, гармуннар" фестивале уза, "Дәртфест" Казан Кирмәнендә оештырыла. Каюм Насыйри урамында "Казан сөлгесе" фестивале үтәчәк. Игенчеләр сарае янындагы мәйданда ачык һавада "Казан көзе" фестивале узачак. Анда халык алдында баш дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт академия симфоник оркестры чыгыш ясаячак.
"Минем кебек йөзләгән яшьләр мәйданда булды"
Азатлык исә бүген 34 ел элек 30 августта Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителү вакыйгасын искә ала. Бу көнне дә, аңа кадәр дә Татарстанның парламенты янында халык була. Мәйдан Казанда барган вакыйгаларга битараф калмаган кешеләр белән тула. Алар республиканың төп документын кабул иткәнне көтә. Мәйданда милли зыялылар да, дин әһелләре дә, завод эшчеләре дә, мөгаллимнәр дә була. Яшьләр дә, картлар да, студентлар да, өлкәннәр дә — барысы да бергә.
Суверенитет турында Декларацияне кабул итү берничә көнгә сузыла, әмма 30 августта, кичке якта, инде кояш баегач, бу мәсьәләгә нокта куела. Парламент мөнбәреннән күпчелек тавыш белән кабул ителгән документ укыла, бу барлык халык та ишетә алсын өчен радио аша бөтен мәйданга яңгырый.
Шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән, бу эшләрдә катнашкан кешеләр дә истәлекләре белән бүлешә.
Ирек Гариф Казанда туган. Бүген Австралиянең Аделаида шәһәрендә яши. Аңа — 60 яшь. Суверенитет турында Декларация кабул ителгән вакытта аңа 26 яшь була. Казанда оешкан "Азатлык" татар яшьләре берлегенең лидеры буларак таныла. 1990 елның 30 августына кадәр яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә атна-ун көн дәвамында мәйданда торды дип искә ала ул. ТАССРның Югары Советы бинасын камаган чаклар күп булды, депутатлар халык таләбенә колак салырга туры килде дип сөйли.
— 1990 елның 30 августы юктан барлыкка килмәде. Бу халык көрәшенең бер югары ноктасы, кешеләрнең эшләү нәтиҗәсе. Аңа кадәр 1989 ел дәвамында урам җыеннары бер туктамый узды. Татар иҗтимагый үзәге оешып тиз арада абруй казанды, яшьләр оешты, "Азатлык" татар яшьләре берлеге барлыкка килде. Татарлар оешып хәрәкәт итә башлады.
Минем үземнең дә милли хәрәкәткә килгән юл бик табигый булды дип саныйм. Татарлыгым кимсетелгән чаклар шактый булды. Гаскәрдә Карелиядә хезмәт иттем, шунда Советлар астында калган кареллар, финнарның һәм аларның бәйсез Финляндиядә яшәүче кардәшләре ничек яшәгәне күз алдында иде. Берәүләр фәкыйрь, икенчеләре бай. Шунда мин иркенләп Азатлык Радиосын тыңлый алдым, чөнки ул җирдә "глушилка"лар начар эшләде. Радиодан алган мәгълүмат бик кадерле һәм кыйммәтле иде.
Армиядән кайткач, бу 1985 ел иде, тарих факультетына Казан университетына керәм дип ашкындым. Минем элек тә татарча эндәшү, сөйләшү гадәте бар иде. Монда да татарча сөйләштем. Ошатмадылар. Имеш, характеристикам килеп җитмәгән дип мине алмадылар. Гәрчә ул кәгазь булганын соңыннан белдем.
Халык көн саен мәйданга килде
Рабфакка кердем. Әмма озак белем ала алмадым. Әлеге дә баягы бер укытучы татарлыгыма кагылып мыскыл итте. Киттем. Ахыр чиктә мин ветеринария университетына барып кердем. Бу Казанда җинаять котырган чаклар. Һәм шул ук вакытта үзгәреш җилләре дә сизелә, чөнки Балтыйк буе дәүләтләрендә инде бәйсезлек дип ачыктан-ачык чыгыш ясыйлар. Татарлар да оеша башлады. Яшьләр дә селкенә. 1989 елда "Азатлык" татар яшьләре берлеге оешты, яшьләр гарәп телен өйрәнүгә дә йөрде, Татар иҗтимагый үзәге оештырган дискуссияләргә дә. Чит илләрдән беренче тапкыр татар яшьләре килде, кем Төркиядән, кем Австралиядән, кем Америкадан. Аларны каршы алдык, Казан белән таныштырдык. Казанны бабалары аша гына белгән кешеләр бит болар. Тимер пәрдәләр юкка чыккан вакыт.
1989 елда Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае Камал театрында булды, безнең "Азатлык"тан да делегатлар катнашты. Беренче татар яшьләре көннәрен дә үзебез оештырдык.
Шуңа Суверенитет турында Декларацияне кабул итү көнне мин дә, минем кебек йөзләгән яшьләр мәйданда булды. 30 августка кадәр парламентта тарткалашу, бәхәс көчле булды. Халык көн саен мәйданга килде. Кешеләрне җыю яшьләр җаваплылыгында булды. Кайда игълан яздык, кайда телеграм суктык. Ветеринария, мәдәният, педагогия институтлары актив иде. Чаллы, Түбән Кама, Уфадан да кешеләр килде. Мәйдан буш тормады.
Әбиләр дә, бәбиләр да шунда
Мин дә мәйданда торучылар арасында. Кемдер мәйданда кунып кала иде. Кемнең урыны булды - үзенә алып кайтты. Миндә Түбән Камалар ятты. Әни ашарга пешереп каршы алып торды.
Татарларның үз хокуклары өчен көрәшергә дип җыелышуы, мәйданга чыгуы беренче тапкыр булгандыр. Талон системлы, бандит Казанда яшәгән яшьләргә үз күзләренә ышану авыр булды.
Әбиләр дә, бәбиләр да шунда. Мәйданда торучылар ач дип татар әбиләре, апалары тамак ялгап алыр өчен ризык, чәй алып килеп торды. Кешеләр мәйданны саклады, менә бүген кабул итәләр документны дип беркая да таралмады.
Соңгы көннәрне парламент утырышлары алдыннан кешеләр бинаны камап ала иде, сессиягә, эшкә килгән депутатлар тыгыз бер коридордан гына керә ала иде. Суверенитет яклы кешеләрне кешеләр каһарман итеп каршы ала, "Нык торыгыз! Халыкны сатмагыз" дигән куәтләү сүзләрен әйтеп алкышлап озата. Александр Штанин, Иван Грачев кебек депутатлар бәйсезлеккә каршы булды, аларга да шушы тыгыз коридор аша үтәсе бит. Аларга төрлечә кычкыралар иде. Шулкадәр психологик басым булган, шаккаткыч! Штанинның кешеләрдән җитәкчеләргә зарланып та йөргәнен хәтерлим.
Мин парламентка кереп йөрдем. "Разведка"га, ниләр барганын чыгып сөйләр өчен. Бермәл Рәшидә абыстай Исхакый да шунда иде. Ничектер бергәләп кергән идек һәм шунда Миңтимер Шәймиевне очраттык. Рәшидә апа: "Миңтимер, булма камыр, бул тимер!" дип әйткәне күз алдында.
30 август салкын, яңгыр сибәләп тора иде дип истә калган. Әмма аңа игътибар итүче булмады. Депутатлар бик соңга калгач, бүген була дип сизү бар иде. Нәкъ шулай булды да. Фәндәс Сафиуллин Декларация текстын укыды. Аннары без байракны күтәрдек.
Кешеләр таралмады, хис ташкан чак бит
Халык гү килде, шатланалар, кочаклашалар, алкышлыйлар. Кемне алма, мәйданда иде. Мәрхүм Рөстәм Вәлиев гармун уйнады. Вафирә Гыйззәтуллина, Гөлзада Сафиуллина бар иде, алар җырлады. Кешеләр таралмады, хис ташкан чак бит. Артисты, язучысы да шунда, эшчеләр дә шунда. Бергәләп "Туган тел"не дә җырладык дип истә калган.
Аннары "Социалистик Татарстан"да (бүген ул "Ватаным Татарстан" дип атала - ред.) бу көн, вакыйга турында зур мәкалә чыкты. Зур фотоны да бастырганнар, ә рәсемдә мин мәрхүм Хәмдүнә апа Тимергалиева белән биеп йөрим. Шатлык биюе.
30 август кебек Татарстанда башка бер генә мөһим көн юк. Бу тарихны халык ясады. Ул таләп итмәсә, аның теләге булмаса, Татарстан барлыкка килмәс иде. Бу зур җиңү кебек кабул ителде һәм ул чыннан да шулай иде.
Аңа бүгенге мөнәсәбәт — икенче мәсьәлә. 34 ел эчендә тормыш тамырдан үзгәрде, кешеләр тагын Азатлык Радиосын качып тыңлауга, укуга калды, ирек турында сөйләү дә элеккеге кебек куркынычка әйләнде. Әмма кешеләрне куркытып идеяне юкка чыгарып булмый. Ул бүген тапталса, иртәгә шытып чыгачак. Татарның берничә кешесендә бәйсезлек идеясе яшәп калса, ул кайчан да булса бәреп чыгачак. Бүген аны гадәти ял көне итеп күрсәтеп, аның өчен көрәш ничек барганын исәпкә алмаска тырышалар. Әмма тарих үзгәрүчән ул.
Татарның азат яшәргә теләве аны мәйданга чыгарды. Бу зур теләк булды. Татар иҗтимагый үзәге, "Азатлык" татар яшьләре берлеге, "Мәрҗани" үзәге, милли җанлы депутатлар, шәхесләр бу теләкне тормышка ашырды. Өмет өзмәскә кирәк.
"Мин аны аң белән аңламадым, әмма тәнем чемердәп киткәне әле дә истә"
Журналист Сәгыйть Хәйри дә тумышы белән Казаннан. Ул Төркиядә инде 33 ел гомер итә, татарча сөйләгән "Төркия авазы" радиосын 26 ел дәвамында җитәкли. Ул да шәһәрдә туып-үссә дә милли хәрәкәткә килеп кушыла. Хәйри моңа татар мәктәбендә белем алу да, Тукай клубы утырышларына йөрү дә тәэсир иткән дип саный. "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты буларак ул Суверенитет турында Декларацияне кабул иткән көнне дә, аңа кадәр Казанда нинди вакыйгалар булганын, татарларга нинди юллар узарга туры килгәнен дә яхшы хәтерли.
— 1990 ел минем укып йөргән чагым, КДУның журналистика факультетында белем алам, икенче курска барырга тиешмен. Ул вакытта милли хәрәкәттә актив катнашам, "Азатлык" татар яшьләре берлегендәмен. Шәһәр гөрли, яшьләр дә, өлкәннәр дә актив. Өстәвенә "Татарстан" радиосы белән хезмәттәшлек итәм, журналистика дөньясына кереп барган чагым. Мин дә мәйданда идем. Әти-әни йөрмәде, әмма әтигә улың мәйданда дип берничә тапкыр әйткәннәре булды.
Ирек мәйданы тулы кеше. 30 августка кадәр булган көннәрне хәтерләмим, әмма мин дә, башка яшьләр дә көн саен парламент бинасы янында. Ул көннәрне ачык хәтерләмим, бары тик 30 август истә калган. Казандагы татар дөньясын тәшкил иткән кешеләр барысы да монда иде. Сессиянең утырышы алдыннан Марат Мөлеков мәйданда күренде, аны бөтен мәйдан белән алкышлап парламент бинасына озаттылар. Фәүзия Бәйрәмованы да шулай озатканнары истә калган.
Көне буе барды ул сессия. Җырлаганыбыз да, биегәнебез дә истә. Кич җитте, берни юк. Караңгы төште - сессия утырышы бетәрлек түгел. Арыдым, бүген дә булмый икән бу дип иртәгә киләм дип кайтып киттем. Кайтсам, өйдә радио яңгырый, радио янында әти белән әни басып тора һәм анда Сәйдәш маршы уйный иде. Әти: "Улым, булды, кабул иттеләр! Декларация булды" дип әйтте. Мин аны аң белән аңламадым, әмма тәнем чемердәп киткәне әле дә истә. Фәндәс Сафиуллин Декларацияне укыгач, "Татарстан" радиосында Сәйдәш маршын куйганнар иде. Мәрхүм Рөстәм Фәйзуллинның тырышлыгы булмадымы икән?
Татарстандагы байлык безгә кала, кешеләр фәкыйрьлектән чыгачак дип күз алдына килде
Декларация кабул ителгәч, хәзер тормыш, бар нәрсә дә үзгәрәчәк дигән шатлыклы өмет барлыкка килде. Татарлар үз шәһәрендә, үз җирендә хуҗа булачак, аларга килмешәккә караган кебек карау юкка чыгачак дип уйлый идем. Ниһаять, урамда авыз тутырып татарча сөйләшеп булачак дигән уй килде. Татарстандагы байлык безгә кала, кешеләр фәкыйрьлектән чыгачак дип күз алдына килде. Күбесе тормышка аша башлады да. Әмма вакытлыча булды.
Ул вакытта бүгенге кебек вазгыять килә ала дигәне һич күз алдына килмәде. 34 ел күп тә, аз да түгел. Әмма бу вакыт эчендә барысы да тамырдан үзгәрде. Әле кичә генә Суверенитет турындагы Декларациягә куанды халык, бүген исә аны булмаган әкият кебек искә алып утыра. Бу тарихи көннән куркалар, кешеләрне өркетәләр. Бәйрәмнең асылын оныттырырга тырышалар.
Иң кызыгы мин 1990нчы елларда да, аннары соңрак та 30 августка Казандагы бәйрәмгә туры килмәдем. Әмма "Татарстан - Яңа гасыр" телерадикомпаниясе эшли башлагач, мин Әнкарадагы татарларга телевизор аша Татарстанны карап була дип күпләргә көйләп биргән идем, шунда җанлы эфирга чыктым. 30 августны ул вакытта шәһәр, республика көне итеп билгеләү киң тарала башлады. 30 август беренче чиратта мөстәкыйльллек турында Декларация кабул ителгән көн булуы белән кадерле дип чыгыш ясагач, Казанда студиядә утырган кешеләр алкышларга күмгәне хәтердә.
Бүген оныттырырга теләсәләр дә, күрмәмешкә салырга тырышсалар да иманым камил бәйсезлек байрагын тотып чыгачак буын барлыкка киләчәк. Бүген дә, иртәгә дә булмастыр, белмим. Әмма әллә каян көтелмәгән кешеләр барлыкка килә бит, татар телен җир белән тигезләгәндә дә үҗәтләнеп татарча сөйләшкән, өйрәнгән, балаларын укыткан кешеләр барлыкка килгән кебек бу идеягә яңа сулыш өрүчеләр килеп чыгачак.
1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларациясен кабул итте. Соңгы елларда бу көн гадәти күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Аны Республика көне дип атыйлар, ә казаннар өчен ул башлыча шәһәр көне.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум