Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: 2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мөһаҗирлектә иң популяр юнәлешләр - Әрмәнстан (анда 110 мең кеше күчеп киткән), Казакъстан (80 мең кеше), Грузия (74 мең).

2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең, диелә The Bell басмасы тикшеренүендә. Тикшеренү 70кә якын илнең миграция һәм статистика белешмәләренә нигезләнгән. Журналистлар мәгълүматынча, бу кешеләрнең күпчелеге вакытлы яшәүгә рөхсәт (ВНЖ), озак мөддәтле визалар яки сыену урыны сорап мөрәҗәгать иткән.

Тикшеренүчеләр ачыклавынча, мөһаҗирлектә иң популяр юнәлешләр - Әрмәнстан (анда 110 мең кеше күчеп киткән), Казакъстан (80 мең кеше), Грузия (74 мең). Шулай ук, басма исәпләп чыгарганча, Израилгә 80 меңләп, АКШка - 48 меңләп кеше күчеп киткән. 36 мең кеше - Германиягә, 30 мең кеше - Сербиягә, 18 мең кеше - Латвиягә, 16 мең кеше Испаниягә күченгән.

Русия хакимиятләре Украинада сугыш башлангач күчеп китүчеләрнең саны турында мәгълүмат бирми, тик аларның күбесе кире кайтты дип ышандыра. Алар нигездә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәте белешмәләренә генә нигезләнә, ә анда чикне үтеп чыгуларның саны гына күрсәтелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагы да артты.
  • Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар да Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.
  • Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көндә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.
  • 2023 елда исә мөһаҗирлек дулкыны үзгәрешләр кичерде. Виза чикләүләре аркасында кемдер яшәү рөхсәте ала алмыйча кире кайтырга мәҗбүр булды, кемдер башка илләргә күчте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG