Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Баймак эше"ндә гаепләнүчене куәт оешмалары вәкилләре кыйнавы турындагы гаризаны кабул итмәгән


Дим Дәүләткилдин
Дим Дәүләткилдин

"Ике телефонымның парольләрен әйтмәгән өчен кулларымны аркама каерып куйдылар, аякларга суктылар", дип сөйләгән иде ул мәхкәмәдә.

"Баймак эше"ндә гаепләнүче Дим Дәүләткилдиннең адвокаты полиция хезмәткәрләренең аңа көч куллануы турында Русия тикшерү комитетына гариза тапшырган. Башта гаризаны Башкортстан тикшерү комитетына төшергәннәр, ә аннан соң Сибай шәһәрендәге бүлекчәсенә. "Медиазона" мәгълүматынча, аны әле карауга да алмаганнар.

Азатлык элегрәк язганча, Дим Дәүләткилдинне 19 гыйнварда Баймактагы полиция бүлекчәсенә "әңгәмәгә" чакыралар.

"Аспекты" басмасы ирнең мәхкәмәдәге күрсәтмәләрен китерә: "20 гыйнварда мин Баймактагы эчке эшләр идарәсенә үзем бардым, анда кичкә кадәр калдым. Анда мине полиция хезмәткәрләре кыйнады, миннән мыскыл итте. Ике телефонымның парольләрен әйтмәгән өчен кулларымны аркама каерып куйдылар, аякларга суктылар. Хезмәткәрләрнең кемнәр булуын әйтә алмыйм, чөнки алар битлектән иде. Ахыр чиктә телефонннарның парольләрен бирдем".

31 гыйнвардагы мәхкәмә утырышында Дәүләткилдин бары тик басып кына торды, аңа утыру авыр иде, дип яза "Аспекты". Басма мәгълүматынча, ул хастаханәдән февральнең 20ләрендә генә, ягъни тоткарланып бер ай узгач кына чыккан. "Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә (ФСИН) хатынына иреңне атна саен табиблар карый, хәле тотрыклы дигәннәр. Тик шулай да марттагы сак астында тоту вакытын озайту мәхкәмәсендә Дәүләткилдин элеккечә басып кына торды, утырмады", дип искәртелә.

Дим Дәүләткилдинне "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыру һәм аларда катнашу һәм хакимият вәкиленә көч куллану" җинаять маддәләрендә гаеплиләр.

Күптән түгел "Медиазона" Башкортстанның Мәләүез шәһәрендә яшәгән, "Баймак эше"ндә гаепләнеп тоткарлангач үзенә кул салган 65 яшьлек Миңнияр Байгускаровның бертуганы - Салават Байгускаров белән сөйләште. Ул абыйсын үләр алдыннан гына, "Баймак эше" турында күрсәтмәләр бирүен таләп итеп, куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын раслады

Хәзергә билгеле булганча, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG