Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрбие һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшеренүчеләр Украинадагы сугышта һәлак булган 101 "срочник"ның исемен дә ачыклаган. Аларның кайберләре Белгород өлкәсендә һәм чик буендагы позицияләрдә һәлак булган. Югыйсә Русия президенты Владимир Путин берничә мәртәбә"срочник"ларны сугышка җибәрмәячәкләр дигән иде.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрби һәлак булган. Аларның исемнәрен ачык чыганаклар аша ВВС белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтёрлар ачыклаган.

Бу югалтулар бары тик түрәләр, медиа һәм һәлак булганнарның туганнары җиткергәннәре генә, шулай ук мемориалларда, зиратларда табылган мәгълүматлар кергән. Тикшеренүчеләр бәяләмәсенә күрә, һәлак булучыларның саны ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин.

Хәзерге вакытка билгеле булган югалтуларның 18 проценты - тоткыннар, 13 проценты - ихтыярилар, 12 проценты - мобилизацияләнгәннәр диелә. Калганнары турында төгәл мәгълүмат юк, әмма үлгәннәрнең 70ләп проценты сугышка кадәр гади тормыш белән яшәгән дип фаразларга мөмкин.

Тикшеренүчеләр Украинадагы сугышта һәлак булган 101 "срочник"ның исемен дә ачыклаган. Аларның кайберләре Белгород өлкәсендә һәм чик буендагы позицияләрдә һәлак булган. Югыйсә Русия президенты Владимир Путин берничә мәртәбә"срочник"ларны сугышка җибәрмәячәкләр дигән иде. Әле быел да Русия баш штабы язгы чакырылышта гаскәргә алынганнарны Украинадагы сугышка җибәрмәячәкләр, дип ышандыра.

5 апрельгә булган белешмәләргә күрә Украинадагы сугышта иң күбе Краснодар краеннан хәрбиләр үлгән (1918 кеше). Шулай ук Идел буе, Урал, Себер төбәкләре һәм Мәскәү өлкәсеннән югалтулар күп диелә.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды.
  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1415, Башкортстаннан кимендә 1814 кеше һәлак булган. Исемлектә Уфадан 148 кеше исеме бар.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG