Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урысча языгыз". Русия тикшерү изоляторларында туган телләрдә хат алышуны тыялар


Letters of Freedom проекты белешмәлеге. Иллюстратив фото
Letters of Freedom проекты белешмәлеге. Иллюстратив фото

"Баймак эше"ндә гаепләнеп, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторында тотылучыларның кайберләренә туган телләрендә — башкортча хат язышуны тыйганнар. Адвокатлар һәм хокук яклаучылар тикшерү изоляторы җитәкчелегенең бу гамәлләре тоткыннарның хокукларын боза ди.

"БАЙМАК ЭШЕ"НДӘ ГАЕПЛӘНҮЧЕЛӘР — НИГЕЗДӘ ГОМЕР БУЕ ТУГАН ТЕЛЛӘРЕНДӘ, БАШКОРТЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ КҮНЕККӘН БАШКОРТЛАР"

Февраль башында "Аспекты" басмасы Оренбур өлкәсендәге кайбер тикшерү изоляторларындагы җитәкчелек тоткыннарга — "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә — туганнары белән хат алышканда башкортча язышуны тыя, дип хәбәр иткән иде. Басма исемнәрен атамый гына берничә адвокатка таяна.

Минем якланучым хатыны белән туган телендә аралаша һәм языша

— "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр — нигездә авылларда яшәгән башкортлар. Гадәти тормышта алар үзләренең туган телләрендә, башкортча сөйләшергә күнеккән, — дип сөйләде эфирда "Аспекты" журналисты Руслан Вәлиев. — Хәзерге вакытта аларның күпчелеге күрше төбәкләрдәге, әйтик, Оренбур өлкәсендәге тикшерү изоляторларында утыра. Конституцияне, тикшерү изоляторларының эшчәнлеген көйләүче кануннарны бозып, СИЗО җитәкчелегенең Баймак тоткыннарына туганнары белән ана телләрендә хат алышуны тыюы турында мәгълүматлар килә.

Вәлиев фикеренчә, "кешеләрне туган телләрендә аралашу хокукыннан мәхрүм итү — вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану" ул. Журналист әйтүенчә, әгәр тикшерү изоляторындагы цензура хатларны урыс теленә тәрҗемә итә алмый икән, бу "аның [цензураның] проблемы".

"Idel.Реалии" "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне яклаучы кайбер адвокатлардан мондый очраклар турында билгелеме, дип белешкән.

— Минем якланучым хатыны белән туган телендә аралаша һәм языша, — дип сөйләгән бер адвокат. (Русиядәге "теләнмәгән" оешмалар турындагы канун аркасында Азатлык Радиосы адвокатның исемен яза алмый).

Икенче бер адвокат әйтүенчә, Ижаудагы бер конвойчы башкорт телендә язылган язуны якланучысына тапшырудан баш тарткан, "урысча язылган булырга тиеш", дип белдергән.

"Idel.Реалии" белән сөйләшкән тагын бер адвокат "якланучыма туганнары белән язышканда урысча язу җиңелрәк, чөнки Самар өлкәсендәге тикшерү изоляторы башкорт теле тәрҗемәчесен бик озак эзләргә мөмкин", дип әйткән.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре прокуратура үтенече белән Башкортстаннан читтә үтә. Шул сәбәпле гаепләнүчеләр Русиянең төрле төбәкләрендәге: Удмуртия, Самар һәм Оренбур өлкәләрендәге тикшерү изоляторларында утыра. Азатлык Радиосының "Баймак эше"нә багышланган бөтен язмалары сайтыбызның аерым бүлегендә чыгып бара.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне хуплау өчен ачылган Telegram-чатларда тоткыннарның башкорт телендә хат язуына күп санлы мисаллар бар. Шул ук вакытта бер гаепләнүче — Зәки Ильясов Уфаның 1нче тикшерү изоляторыннан язган беренче хатында ук кызларын "миңа урысча гына язарга ярый", дип кисәткән.

Башкортча язылган хатлар цензураны үтмәгән

— Чынлап та, мондый тыюларга мисаллар булды, — дип сөйләгәннәр "Idel.Реалии"га "ОВД-Инфо" хокук яклау проектында. — Безнең юристлар "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләргә инглиз һәм башкорт телләрендә хатлар язган иде, бу хатлар аларга барып җитмәгән. Шулай ук кайбер гаепләнүчеләрнең туганнары безнең хезмәткәрләргә сөйләгән иде: гаепләнүчеләрне Оренбур белән Ижауга күчергән чакта аларга туган телләрендә хат яза алмаганнар, чөнки башкортча язылган хатлар цензураны үтмәгән. Аерым бер очракларда безгә моны безнең белән хезмәттәшлек итүче адвокат та раслады. Әмма тулаем алганда мондый очраклар чагыштырмача аз булды, без моны системлы рәвештә кабатланып торучы проблем дип әйтә алмыйбыз — әмма шулаймы-түгелме икәнен тикшерергә ниятләр бар.

"Idel.Реалии" сәяси тоткыннарга хат юллаучы кешеләрне берләштерә торган Letters of Freedom проекты җитәкчесе Александр Мишук белән сөйләшкән. Аның сүзләренчә, 2022 елның язында проект ачылгач та, тоткыннар белән аларның туган телендә хат алышу мөмкинлеге турындагы мәсьәлә туган.

Хатта иң күп дигәндә башка телдә язылган берничә сүзне генә үткәрәләр, әле анысының да җәя эчендә урысчага тәрҗемәсе язылган булса гына

— Башта Русия төрмәләрендә утыручы украиннарга аларның туган телендә язу проблемы туды. Ә "Баймак эше" башлангач, бездән тикшерү изоляторына башкортча язарга буламы, дип сорый башладылар, — дигән Мишук. — Беренче тәҗрибәбездән белгәнгә күрә, бөтен кешене алдан ук кисәттек, урыс теленнән башка телдә язылган хатларны үткәрмәячәкләр, дидек. "Сез, әлбәттә, яза аласыз, әмма аның атап язылган кешесенә барып җитү гарантиясе юк, бигрәк тә әгәр тоткынны Башкортстаннан мәхкәмә өчен башка төбәккә күчергән булсалар", дип әйтә идек. Тик ул хәтта Башкортстанда утырса да, һәм анда башкортча белә торган цензорлар булса да, хатның барып җитәчәгенә барыбер бернинди гарантия юк. Хатта иң күп дигәндә башка телдә язылган берничә сүзне генә үткәрәләр, әле анысының да җәя эчендә урысчага тәрҗемәсе язылган булса гына.

"АНДА СЕЗГӘ КИЛГӘН ТАГЫН БЕРНИЧӘ ХАТ ЯТА, ӘММА АЛАРНЫ СЕЗГӘ БИРӘ АЛМЫЙМ, ЧӨНКИ АЛАР УРЫСЧА ЯЗЫЛМАГАН"

Русиянең тикшерү изоляторларында һәм төзәтү оешмаларында утыручы тоткыннарга туганнары белән ана телләрендә хат алышуны тыю очраклары элегрәк тә еш күзәтелгән.

Иреккә чыккач кына шуны белдем: татар телендә язылган кайбер хатларымны дусларыма "урысча языгыз" дигән билге белән җибәргәннәр

— Иреккә чыккач кына шуны белдем: татар телендә язылган кайбер хатларымны дусларыма "урысча языгыз" дигән билге белән җибәргәннәр, — дип сөйли Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәтенең элекке журналисты Алсу Кормаш. — Төрмәдә моны миңа беркем дә әйтмәгән иде. Гомумән, кагыйдәләргә ярашлы, хатларны башка телдә дә язарга, чит телдә язылганын да алырга ярый — моның өчен төрмәдә хатны укый алырлык цензор гына булырга тиеш. Миңа инглиз телендә хатлар килә башлагач, Казанның 2нче тикшерү изоляторында инглизчә хат укырлык кеше юк диделәр һәм мондый хатларны миңа бирмәячәкләрен әйттеләр. Шуны да искә төшердем: татар телендә язылган хатлар урыс телендәгеләре белән чагыштырганда цензорда озаграк тоткарлана иде. Әлбәттә, "тыела" дию — иң җиңеле, шуңа күрә Оренбур тикшерү изоляторында шулай эшләгәннәрдер дә.

Алсу Кормаш Русиядә 288 көн тоткынлыкта булды. 2023 елның маенда ул туган шәһәре Казанга, авыру әнисе янына кайткан иде. Июньдә Прагага өенә кайтып китәр алдыннан аны Казан халыкара һава аланында тоткарладылар. Узган елның июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кормашны гаскәр турында "ялган мәгълүматлар" тарату җинаять маддәсе нигезендә алты ел ярымга колониягә хөкем итте. Җинаять эше "Idel.Реалии" сайты 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде, аны шушы китапны таратуда гаепләделәр. Узган елның 1 августында Русия һәм Көнбатыш илләре арасында тоткыннар алмашы кысаларында Алсу Кормаш азат ителде. Журналист Прагага, өенә кайтты.

Туган телдә язылган хатлар — ул әле үзеңне хәтта рәшәткә артында да кадерле һәм яраткан кеше итеп хис иттерүче бәхет

Кормаш "хатлар ярдәмендә үземне һәм абруемны югалтмадым, исән калдым", дип сөйли.

— Шушы хатлар белән яшәдем дип әйтү генә дә аз булыр. Тоткыннар өчен хатлар һәм иректәге кешеләрнең хуплавы теләсә-нинди азык-төлектән дә кадерлерәк, ә туган телдә язылган хатлар — ул әле үзеңне хәтта рәшәткә артында да кадерле һәм яраткан кеше итеп хис иттерүче бәхет. Төрмә мәңгелек түгел бит ул, бер бетә.

Донецкида туган украин Игорь Левченко Русия колониясеннән 2024 елның декабрендә чыккан. Ул "Idel.Реалии"га чит телдә язылган хатларны бирмиләр иде, дип сөйләгән.

— Миңа башка телләрдә, шул исәптән украин телендә язылган хатлар да юлладылар — анысын төгәл беләм. Әмма аларны үткәрмиләр иде, — дигән ул. — Бер тапкыр миңа шушы хатларны тапшыручы цензор ханым хат ташучы Печкин әйткән кебек: "Анда сезгә килгән тагын берничә хат ята, әмма мин аларны сезгә бирә алмыйм, чөнки алар урысча язылмаган", дигән иде. Ә бит белүемчә, эчке тәртип кагыйдәләре (ПВР) һәм Русия җинаять-төзәтү кодексы нормалары чит телләрдә хат алышуны тыймый.

Александр Мишук та Русия тикшерү изоляторларында тоткыннарга украин телендә язылган хатларны үткәрмиләр дип раслый, әмма шул ук вакытта "иреккә язылган хатларда цензура бераз йомшаграк эшли", ди.

— Күп очракта хатның украин телендә язылган аерым бер өлешләрен, берничә сүзне цензура үткәреп җибәрә, — дигән ул.

Мишук әйтүенчә, башка чит телләрдә язылган хатлар белән дә вазгыять шундый.

— Германия һәм Русия ватандашы булган Кевин Ликның тарихын гына алып карасак та, безгә Ереванда "Сәяси тоткыннарга хатлар киче" уздырган вакытта бер кыз килгән иде, ул Ликка алман телендә хат язарга теләвен, аның урыс теленә тәрҗемәсен нотариус аша раслатачагын әйткән иде. Без аңа да шулай ук дип җавап бирдек — хатны тапшырачакларына барыбер бернинди гарантияләр дә юк, дидек, — дип сөйли Мишук.

"Idel.Реалии"га тоткыннарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче "Русь Сидящая" фондында тоткыннарга чит телләрдә хат алышу тыелуына берничә мисал китергәннәр.

Әгәр чираттагы тентү вакытында тоткынның камерасында цензор уздырган, урысча булмаган хат табылса, цензорга эләгергә дә мөмкин. Алар бит бөтен әйбердән курка.

Мәсәлән, Владивостокның 1нче тикшерү изоляторында утыручы Гордон Блэкка язылган хат мисалга китерелә (ул — Америка хәрбие, 2024 елның июнендә урлашуда һәм үтерү белән янауда гаепләп хөкем ителде — ред.).

Цензор хатларны "урысча гына язарга ярый" дигән. Моңа җавап итеп "Русь Сидящая" цензор өстеннән шикаять язган, шуннан соң гына хат Блэкка барып җиткән.

Фондта тагын бер очракны мисалга китергәннәр: Свердлауның 5нче тикшерү изоляторында утыручы кыз (ул — Үзбәкстан ватандашы) әнисе белән хат алышып тора һәм үзенә "бары тик урысча гына язарга кирәк" дип әйткән. "Русь Сидящая"да әйтүләренчә, гадәттә СИЗО җитәкчелегеннән зарлануның файдасы бар: мәсәлән, Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында инглиз телендә язылган җыр сүзләрен үткәрмәгән булганнар — әмма шикаять иткәннән соң, хатны уздырганнар.

Әле 2011 елда ук Комидагы медиа бер очрак турында хәбәр иткән иде: җирле прокуратура Куломдин (урысчасы Усть-Кулом) авылында яшәгән тоткынның туганнары белән коми телендә хат алышуга хокукын яклап чыккан булган. Журналистлар язуынча, 8нче колониядә тоткыннарның хатларын тикшерүче хатын-кыз "бары тик урысча гына язуны таләп итеп, хатларны кире кайтарган".

"Бу очракта милли билге белән бәйле гаделсез мөнәсәбәт ярамый. Мөгаен 8нче колониядә җиңел юл белән киткәннәрдер — тәрҗемәче эзләп тормый гына хатларны кире кайтарганнар, — дип аңлатканнар прокуратурада. —Югыйсә, бу очракта тәрҗемә итү мәшәкатьләре төзәтү оешмасы җитәкчелеге өстендә булырга тиеш. Бу — тоткынның проблемы түгел.

"ИҢ ЯХШЫ ОЧРАКТА, ТОТКЫНГА МОНДЫЙ ХАТЛАРНЫ АЗАТ ИТЕЛГӘННӘН СОҢ ГЫНА, ӨЕМЕ БЕЛӘН БИРӘЧӘКЛӘР"

"Idel.Реалии" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Русиянең кайбер норматив актлары, шул исәптән Җинаять-төзәтү кодексы, "Җинаять кылуда шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту турындагы" 103нче федераль канун һәм Русия юстиция министрлыгы боерыгы белән расланган "Тикшерү изоляторларының эчке тәртибе кагыйдәләре" тоткыннарның үзләренә уңайлы булган телдә хат алышу хокукын яклый.

Мәсәлән, Җинаять-төзәтү кодексының 12нче маддәсе, 5нче өлешендә "Русиянең хөкем ителгән ватандашлары Русиянең дәүләт телендә яки, теләсәләр, җәзаларын үти торган төбәктәге дәүләт телендә хат алыша ала" диелгән. Ә чит ил ватандашлары һәм ватандашлыгы булмаган затлар "туган телләрендә яки үзләре белгән теләсә кайсы телдә" языша, "ә кирәк булганда тәрҗемәче хезмәтеннән файдалана ала", диелгән.

Шул ук вакытта Җинаять-төзәтү кодексының 91нче маддәсе, 2нче өлешендә әйтелгәнчә, әгәр "хатлар һәм телеграммалар чит телдә язылган булса", цензура тикшерүе "җиде эш көненнән дә артыграк бармаска тиеш".

Цензор хатны ача да, аның яки бөтен килеш яки кайбер сүзләренең урысча түгеллеген күрә. Иң яхшы очракта ул аның бу өлешләрен буяп куячак.

"Русь Сидящая" фондында "Җинаять кылуда шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту турындагы" федераль канунының 20нче маддәсенә сылтаналар. Аңа ярашлы, тикшерү изоляторында тотылучыга язылган хатларга Русия субъектының дәүләт телендә язылган хатны тапшыру вакыты "билгеләнмәгән, әмма тәрҗемә итү өчен — кирәкле вакытка кадәр артырга мөмкин".

"Тикшерү изоляторларының эчке тәртибе кагыйдәләре"нең 94нче һәм 101нче пунктларында да шулай дип әйтелә. Әмма чынлыкта Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләре бу нормаларны үтәргә ашкынып тормый, ди "Idel.Реалии" әңгәмәдәшләре.

— Анда бит алар — ФСИНдагылар кануннарны әллә ни укып тормый, аннан соң алар тәрҗемәсен сорарга, туры килердәй тәрҗемәчене эзләргә иренә дә, — дип аңлата "Русь Сидящая" фонды башлыгы Ольга Романова.

— Тикшерү изоляторлары, төрмәләр һәм колонияләрнең җитәкчелеге бу нормаларга төкереп бирә, — ди Александр Мишук та. — Цензор хатны ача да, аның яки бөтен килеш яки кайбер сүзләренең урысча түгеллеген күрә. Иң яхшы очракта ул аның бу өлешләрен буяп куячак. Бөтенләй хатны тоткынга тапшырмаска яки тоткынның мондый хатын уздырмаска да мөмкин. Бернинди тәрҗемәчене дә эзләп утырмаячак — чөнки аның хатны уздырмавы турында беркем дә белмәячәк. Үзенең бу хокукын яклап мөрәҗәгать итүчеләр бик аз. "Ярар, чукынсын, урысча язырбыз", диләр. Тик әгәр тоткын прокуратурага зарланса да, ул имештер хатның эчтәлеге ошамаган иде дип җавап бирә алачак. Чөнки нәрсә язарга ярый, нәрсә ярамый дигән төгәл критерийлар юк бит. Һәм иң яхшы очракта тоткынга мондый хатларны азат ителгәннән соң гына, өеме белән бирәчәкләр.

Мондый хатларны уздырмауның бер сәбәбе дип Мишук цензорларның "тикшерүләр булганда күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен алдан ук чарасын күреп куюын" да атый.

— Әгәр чираттагы тентү вакытында тоткынның камерасында цензор уздырган, урысча булмаган хат табылса, цензорга эләгергә дә мөмкин. Алар бит бөтен әйбердән курка, —ди Мишук.

Язманың оригиналы — Idel.Реалии сайтында.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG