Анда, Мөфтиләр шурасы Балкан ярымутравында Косовоның Сербиядән аерылуы сәбәпле килеп туган вәзгыятьне зур игътибар белән күзәтеп бара, диелә һәм андагы гамәлләр халыкара хокук, БМОның төп документларына туры китереп башкарылыр дигән өмет белдерелә.
Шушы кыска белдерүдә Русия Мөфтиләр шурасының Косово мәсьәләсендәге карашын рәсми Мәскәү сәясәтенә туры китерү тырышлыгы күренә. Дүшәмбедә Мөфтиләр шурасы рәистәшләренең берсе Нәфигулла хәзрәт Аширов Азатлык радиосына "Косовоның бәйсез дәүләт булырга хокукы бар, бүгенге көндә серблар һәм албаннарның бергә яшәве мөмкин түгел, чөнки алар арасындагы низагның тамырлары бик тирән", дип белдергән иде.
Косовоның бәйсезлек даулавын Аширов, "бу Косово албаннарының ниндидер бер кылануы гына түгел, бу аларның серб дәүләте агрессиясеннән саклану чарасы", дип бәяләде.
Мөфтиләр Шурасының халыкара бәйләнешләр бүлеге тараткан белдерүендә исә, "Русиядә халыкара дәрәҗәдәге сәяси мәсьәләләрне тышкы эшләр министрлыгы карый һәм Шура шул сәбәпле Русия дәүләтенең Косово мәсьәләсендәге карашын мәхкүл күрә, ә инде аерым руханиләр тарафыннан ясалган белдерүләр аларның шәхси карашын гына чагылдыра", диелә.
Шураның халыкара бәйләнешләр бүлеге Косово тирәсендәге хәлләр уңаеннан махсус белдерү белән чыкты.