Башта Сәлман Рушдинең “Шайтан аятьләре” китабы, аннан Дания газетасында чыккан Мөхәммәт пәйгамбәр сүрәтләреннән соң, хәзер Һолландияле Вилдерсның Коръәнне тәнкыйтләгән фильмы дөнья күрә.
10 минутлык шушы фильмнең исеме “Фетнә” дип атала. Нәкь исеме кебек үк фильм, әле күрсәтелер алдыннан ук дөнья җәмәгатьчелегендә үзенчә фетнә тудыра башлады, кайнар бәхәсләр куптарды. 44 яшлек парламент әгьзәсе Герт Вилдерс, соңгы eлларда исламны тәнкыйтләгән карашлары белән таныла. Ул Коръәнне Һитлернең “Mein Kampf" китабы белән чагыштыра һәм мөселманнарның изге китабын Һолландиядә тыярга чакыра.
Герт “Корән көч куллануга этәрә” дигән фикердә тора, ул бу карашын элек Һолландия парламентында һәм газеталарында бәян итеп килде, хәзер инде фильм аша халыкка җиткәрергә тырыша.
Һолландиянең халыкара мөнәсәбәтләр институты башлыгы Едвин Баккер:
“Гертның бу карашы, әлбәттә, барлык һолландларның фикерен чагылдырмаса да, аны яклаган кешеләр дә юк түгел”, дип сөйли.
“Һолландиядә зур шәһәрләрдән читтә яшәгән, түбән катламдагы кешеләр бар. Алар югары белеме булмаган, эшсез кешеләр. Һәм алар исламнан курка. Бу курку аларны бергә җыеп Герт Вилдерсны яклауга етәрә. Алар ил эчендә дә, тышында да исламнан курка.”
Узган eлларда Һолландиядә илдәге иммиграция һәм социаль мәсьәләләр турында бәхәсләр кайный иде. Хәзер исә ил толерантлык һәм сүз иреге, ислам хакында ниләр әйтергә була дигән мәсьәләне тикшерә.
Мөселманнар Һолландиядә арта барган бер азчылык. Алар ил халкының 6 процентын тәшкил итә. Хәзергә кадәр күп мәдәниятлелек сәясәтен уңышлы гына алып барган Һолландиядә, җәмгыятьнең бер өлеше булган мөселманнарга карата мөнәсәбәт яхшы иде. Моңа Һолландия җәмәгатьчелегендә танылган һәм абруйлы мөселманнарның да күренә башлавы тәэсир иткәндер.
Ләкин Һолландиялы филм җитәкчесе Тео ван Гогның 2004 eлда мароккалы бер фанатик тарафыннан үтерелүе илдәге вәзгыятьне шактый радикалләштерде. Ван Гог үз чыгышларында, ислам тәгълиматы турыдан-туры Көнбатышның ирекле җәмгыятенә яный дип кисәтеп килгән иде. Аның үтерелүе белән Һолландия җәмәгатьчелегендә иммиграция кирәклеге һәм дин бәхәсләре тагын да кабынып китте.
“Ләкин бу мароккалы яшләр арасында җинәятчелекнең артуы мәсьәләсе дини яисә дини сәясәттән тыш иммигрантларның илгә яраклаштыру проблемыннән килеп чыккан бер мәсьәлә”, ди бу хакта Баккер.
Герт Вилдерсның Коръәнне тәнкыйтләгән фильм әле экраннарга чыкмады. Вилдерс анда, Коръән бар эчтәлеге белән кешеләрне үтерергә этәрә, шуңа да аны тыярга кирәк, дигән фикер үткәрә.
Фильм әле экранга чыкмаса да, аның турындагы хәбәр таралып, мөселман дөньясында кайбер кешеләрне урамга чыгып, протест чаралары үткәрүгә этәрде. Якшәмбе көнне Әфганстаннын Мәзар-и-шәриф шәһәрендә ачулы бер төркем кеше урам җыeны уздырды.
Герт исә ислам дөньясын тәнкыйтне тануга чакыра.
Ләкин каршылыклар ислам дөньясында гына түгел, Һолландиянең үзен дә борчуга сала. Хакимиять мондый бер фильмнең дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтелүе илнең абруeна зыян китереп, кешеләренең иминлеген куркыныч астына куя, дип кисәтә. Һәм фильмне күрсәтүне урынсыз, дип саный.
НАТО генерал секретары Яп Һоп де Схеффер “Бу фильм сәбәбле Әфганстан кебек НАТО гаскәриләре булган җирләрдә, шул гаскәрләргә каршы һөҗүм булачагыннан куркам, шуңа да үземне бу турыда алдан кисәтергә мәҗбүр хис итәм,” дип әйтте.
Һолландия премьер министры Ян Петер Балкенен дә, илнең халыкара абруe һәм чит илләрдәге ватандашларның иминлеге мәсьәләсенә басым ясап, Вилдерсне җаваплылык белән эш итәргә чакырды. Һәм моңа өстәп: “Без гел кешеләрнең сүз иреге хокукы булуына басым ясыйбыз. Ләкин бу иреклекне без чаманы белеп, җаваплылык белән кулланырга тиешбез”, диде ул.
Шулай да бу кисәтүләр Вилдерсның ниятен үзгәртми.
"Фетнә" исемле фильмны телевидение яисә интернетта күрсәтергә ниятле булуын тагын бер кат белдергән Вилдерс, премьер-министрының чыгышын тәнкыйтләп, аны мөселманнар каршында чигенүдә гаепләде.