Ләйлә “апа” Дәүләтова микрофонсыз җырлап күрсәтте

Ләйлә Дәүләтова: Мин иренә белмим. Эшләргә бик яратам.

Ләйлә Дәүләтованың “Язгы моң” исемле иҗади кичәсе узды. Аның култамгасын алыр өчен кызлар хәтта чиратка тезелде.

Казанда билгеле шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың “Язгы моң” исемле иҗади кичәсе узды. Анда замана шоу-бизнесына кереп китә алган татар шигърияте турында сөйләшү килеп чыкты.

Бу чара 8 март - Татарстанда даими котланучы Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан да ясалган булган. Аны “Шәрык” клубы активисты Азат Нурмөхәммәтов оештырган. Азат, бу чараны кызларны сөендерер өчен ясадык, ди. Ул Ләйләне борынгы татар гадәте буенча “апа” дип атады.

Чарада журналистлар күп иде. Аларны күбрәк Ләйләнең шәхси тормышы кызыксындырды. Ләйлә Дәүләтова кияүдә булуын раслады, тик ире кем булуын әйтмәде. 6 апрель көнне узачак концерты турында да сораулар яуды. “Спонсоры кем булачак?”, “Ник аны Фидан Гафаров һәм Айдар Галимов алып барачак?” дип төпченде җыелган халык.

Дәүләтова кайчандыр үзе дә “Шәрык” клубына йөргән. Клубка бу юлы күпләп килгән педагогика университеты укучылары Ләйләдән шигырь язу серләрен сөйләүне үтенде. Тик автор йолдыз булу өчен талант белән бергә тырышлык, сабырлык та кирәк булуын әйтте.

цертына да сценарияне дә, куелышны да үзе ясаган. Җырчыларны да үзе чакырган. Башкаручылар аңа бурычлы: Ләйлә Дәүләтова язган шигырьләр даими хит булып тора.

Ләйләгә милли итеп “әфәрин” кычкырдылар.

“Мин иренә белмим. Эшләргә бик яратам”, - диде ул. Телевидениедә “Әдәм һәм Һава” тапшыруын да ясый икән. Аңа әле иганәчеләр эзләү дә кирәк, ди. Кон

Ләйләгә Салават Фәтхетдинов турында да күп сорау бирделәр. “Фәтхетдинов стиле татар сәхнәсендә өстенлек итә”, - дип искәртте очрашуга килүчеләр. Ә Ләйлә Дәүләтова исә яшь җырчыларга, “үзегезчә җырлагыз” дигән киңәш бирә.

Утырып торган җырчы Сәүбән Закир түзеп тормады, Салават репертуарыннан бер җырны, “Яшисең килеп яшә!”не үзенә хас стильдә бас тавыш белән башкарды.

Дөрес, Ләйлә Дәүләтованың үзенә дә "сынау" тотарга туры килде. Ул микрофонсыз гына җырлап та күрсәтте.

Шоу-бизнес "акулалары" арасында тырышып эшләүче, андагы кырыс кагыйдәләрне дә “җиңә белүче” Ләйләне татар яшьләре “башка төрле” итеп кабул итте. Озак кына кул чапканда алар аңа милли итеп “әфәрин” кычкырды.

Ә кичә ахырында шагыйрә янына аның култамгасын алырга теләүчеләр чираты тезелде. Җанатарлары асылда кызлар иде. Егетләр дә битараф булмады. Наил Нәбиуллин “Шәрык” клубының “Атнакич” проектында координатор булган. Ул бу кичәне алдан ук планга кертүләре турында сөйләде. "Дустыбыз Азат Нурмөхәммәтов чын тамада кебек матур итеп алып барды", - ди Наил.

Ә Ләйлә Дәүләтова турында ул болай диде:

“Бик гади тотты үзен. Сорауларга да гади итеп җавап бирде. Бергә-бергә җырлап та алдык.”

Совет чорыннан калган 8 мартны һәм язны Казанда олы ханымнар да, яшь кызлар да, нәни кызчыклар да көтеп ала. “Язгы наз” атлы кичәгә кечкенә генә бер кыз бала да килгән иде. Сәлимә Әскарова. Ул да Ләйлә апасына җыр әзерләп килгән.

“Яз, яз, яз җитә.

Тәрәзәне ачтылар.

Тып, тып, тып, тып, тып итә,

Эре-эре тамчылар”.