Нәүрүзне кемнәр көтә?

Казандагы азәриләр Нәүрүз бәйрәмен үзара туплану, дуслашы чарасы дип саный.

Нәүрүзне үзбәк һәм азәри көтә. Ә татарлар? Самара мәчете янында таратылган “Нәүрүз бәйрәме һәм ислам тәгълимәте” китабы тыелган иде бит.

21 март көнне Казанда Нәүрүз бәйрәме ясала. Тик аны оештыруда татардан битәр фарси мәдәниятенә якынрак торган үзбәкләр һәм азәриләр актив катнаша. Шулай ук таҗик, төрекмән дә бу бәйрәмне белә. Шактый күп санлы мәхәллә булган үзбәк милли-мәдәни мохтарияты шул көнне Казандагы Мәскәү урамындагы "Шәрык кухнясы" кафесында көндез бәйрәм оештыра. Шундый ук берничә чараны азәри кардәшлек оешмалары да үз кафеларында ясый.

Гаетләр кебек тансык булып китә алмады

1990 елларда аны гомуммилли яки гомумтөрки бәйрәм буларак татарга да кире кайтару эше башланган иде. Шул ук вакытларда Казанга кайта башлаган Корбан яки Рамазан гаете хәзер күп халык катнашучы дини бәйрәмнәргә әверелде. Ә Нәүрүз алар кебек гаммәви бәйрәм булып китә алмады. Дөрес, Казанда бу ял көннәрендә Яңа Савин районында балалар катнашында шундый бәйрәм ясарга телиләр. Дәүләт ярдәме белән. Тик шулай да аңа татар мөселманнары ник шик белән карый? Әйтик элеккеге “Сак-Сок” рок-төркеме җитәкчесе Марат Сәйфетдинов ачкан “Ислам.ру” сайты: “Нәүрүз һәм яңа ел бәйрәме ислам диненә чит булган нәрсәләргә нигезләнә. Аны бәйрәм итү Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәлам тарафыннан тыелган”, - дип яза.

Таҗикстанда бүген Нәврүз бәйрәмнәре ясала башлады. 20 Maрт, 2008.

Нәүрүзне кабул итмәү “экстремизм” була ала

Мондый катгый фикер әйтү хәзер куркыныч та була ала. Чөнки күптән түгел генә Нәүрүзне тәнкыйт иткән өчен бер мөселман басмасын мәхкәмә ябып та куйды. Самарадагы федераль иминлек хезмәте бүлекчәсе “Нәүрүз бәйрәме һәм ислам тәгълимәте” («Праздник Навруз и исламская доктрина») исемле китапчыкны мәхкәмә аша экстремистик дип тыйдырган.

Тик бу гына җитмәгән, китапчыкка нигез булып кергән мәкалә авторының Интернеттагы сәхифәсе дә "тыелган". “Ислам ничек бар” ( «Ислам как он есть» ) сайтын һәм мәкаләне фәлсәфә фәннәре кандидаты, Русия хакимиятенә куштан мулла түгел, ә Азәрбәйҗандагы дөньяви галим Айдын Али-заде ясаган булган. Азәри галиме бу сәхифәсен үзешчән һәм шәхси сайты дип атый. Ул, тыйсалар да, тыймасалар да, Нәүрүз мөселман бәйрәме булып китә алмый бит инде ди. Инде биш былтыр ясап куйган сайтын быел "ябулары" турында Айдын Али-заде Казандагы "Исламтат" агентлыгы җитәкчесе Радик Хөснетдиновтан белгән. Айдын Али-заде Нәүрүзнең мәҗүси асылын аңлата һәм аны кайбер халыкларга хас булган милли бәйрәм дип атый. Әйтик татарның сабан туе кебек.

Җан ияләрен уятучы бәйрәм

Чехиядә дә узган фарси-төрки Нәүрүз бәйрәме ясалган иде. 22 март, 2007.

Әмма бүген дә Нәүрүз азәриләр өчен рухи кыйммәтен югалтмаган. Аны Казандагы азәриләр рухи, илаһи тантанага тиңли. Азәри оешмасы активисты Идрис Таһиров Нәүрүзне милләттәше Айдын Али-заде кебек үк кайбер мөселман халыкларына гына хас булган бәйрәм булуын таный. Тик ул аны “рухи бәйрәм” дип тә саный. Идрис Таһиров әйтүенчә, Нәүрүз - шәмсия, ягъни кояш календаре белән башланучы яңа ел ул. Бу вакытта, Таһиров фикеренчә, “Аллаһы Тәгалә бар җан ияләрен дә уята, хәрәкәткә китерә”.

“Нәүрүз бәйрәмен кайбер илләрдә мөселман халыклары бәйрәм итә. Безнең Азәрбайҗанда ул рәсми булып элек бәйрәм ителмәде. Әмма аны халык үзе саклап калды. Бу бәйрәм вакытында бер-берсенә ачу саклаучылар гафу үтенешә. Мөселманнарга бер-берсе белән дуслашыр өчен бер матур сәбәп булып тора”, - дип аңлата Идрис Таһиров.

Нәзерләрне үтәгәч саф күңел, ният һәм көч белән

“Кемнең бурычы бар, бу көндә шуны кайтарыр өчен тырыша. Теләгән эшләрен, нәзерләрен ахырына җиткезергә телиләр. Бу көнне чистарган җан, саф күңел, ният һәм яңа көч белән яңарып каршыларга һәм уздырып җибәрергә кирәк”, - дип сөйли Таһиров.

“Нәүрүз бәйрәме кешеләрне сөендерә торган бәйрәм. Кешеләрнең тәненә һәм рухына яңа кан килер, алар сафланып китәр”, - дип өметләнә Казанда яшәүче азәри Идрис Таһиров.