"Наши", "Мишки"... Хәзер инде пионерлар

“Бердәм Русия” фиркасенең кайбер вәкилләре гомумрусия балалар оешмасына пионерлардан аермалы буларак ниндидер идеология тагылмаячак дип белдерә.

Бу имеш яшүсмерләрне урамнан саклап калыр өчен эшләнә икән. Ләкин кайбер хакимият яклы булмаган партияләр моның белән килешми һәм бу яңа оешмада балаларга “Бердәм Русия” фиркасенең сәяси карашлары тагылачак дигән фикердә тора. Инде мондый мисаллар юк та түгел. Аерым алганда “Наши” яшьләр хәрәкәте һәм аның кечерәкләре – “Мишки” дип исемләнгәне “Бердәм Русия” партиясе уздырган чараларга даими җәлеп ителә.

Гомумрусия балалар оешмасы берлеген төзү нияте белән дә “Бердәм Русия” партиясенең Шура сәркатибе әгъзасы Валентина Иванова чыккан. Аның фикеренчә, пионерлардан әлеге оешма шул идеология такмау белән аерылачак. Ә коммунистлар фиркасе мисал өчен алай санамый. Геннадий Зюганов “Интерфакс”ка белдергәнчә, яшьләрне алдап, ягъни ниндидер яхшылыклар эшләү, нәрсәдер бирү хисабына хакимият үсеп килүче буынга үзенә кирәкле идеологияне тага.

Татарстан варислары берлеге җитәкчесе Семен Федоров исә формалашып җитмәгән шәхесне сәясәткә, аерым алганда партияләр эшенә тартып булмый, ә бары кызыксындыру чаралары белән генә балаларны җәлеп итәргә мөмкин, ди. Һәм Татарстан варислары берлеген мисал итеп китерә.

“Бу оешма пионер оешмасының дәвамчысы булып тора. Без ул чактагы барлык уңай эшләрне алдык һәм шуны дәвам итәбез. Ә оешманың төп максаты ул яшь буынга ватаныбызның лаеклы кешеләре булып үсәргә ярдәм итү. Мәктәп күләмендә бала ала алмый торган эшләрне чагылдырабыз. Без сәяхәтләргә йөрибез, мисал өчен балаларга учак кабызырга өйрәтәбез”, ди Семен Федоров.

Ул бу көннәрдә Русия укытучылары киңәшмәсендә дә катнашкан. Анда да гомумрусия балалар оешмасы берлеген төзү турында мәсьәлә каралган. Әмма утырышта Русиянең бары ике төбәгеннән генә - Татарстаннан һәм Питербурдан гына вәкилләр булган. 3 апрельдә узачак утырышта да балалар оешмасы берлеген төзү тикшереләчәк икән.