Казандагы югары хакимияттә иң озак торучыларның берсе - Татарстан президентының сәяси киңәшчесе Рафаил Хәкимов - шушы урыныннан китә.
Шимбә көнне көтелмәгән фәрман чыгарып Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үзенең иң озак эшләүче киңәшчесен урыныннан алды. Анда, Рафаил Хәкимов үзе теләп китә дип язылган, гәрчә "Вечерняя Казань" басмасына Хәкимов президент карарының үзе өчен көтелмәгән булуына ишарә итә.
Президентның сәясәт өлкәсендәге киңәшчесе итеп Рафаил Хәкимов 1991 елда билгеләнгән иде. Әмма аңа кадәр дә ул Миңтимер Шәймиев тирәлегендәге кеше булды - татар милли хәрәкәтенең идеологик нигезләрен билгеләүдә катнашканнан соң Хәкимов Татарстан коммунистларының яңартылган өлкә комитетында эшләде һәм Татарстанның Суверенлык декларациясен әзерләүдә катнашты.
Аның исеме турыдан-туры Татарстанның соңгы еллардагы киңрәк мөстәкыйллек алу сәясәтенә бәйле иде - Рафаил Хәкимов бәйсезлек референдумын үткәрүдә, федераль үзәк белән килешү төзүдә, Татарстанны дөньяга таныту эшләрендә актив катнашты.
Берүк вакытта Хәкимов татар тарихын дөрес итеп язу өлкәсендә дә зур эшчәнлек алып барды, аның җитәкчелегендә махсус тарих институты төзелде һәм "Татар тарихы" дигән күптомлык чыга башлады. Рафаил Хәкимов Мәрҗәни исемендәге шушы институтта мөдир булып эшләвен әлегә дәвам итәчәк диелә.
Президент киңәшчесе урынына кемнең билгеләнә алуы фаразларына килгәндә, Хәкимов, бәлкем бу эшкә президент идарәсенең эчке сәясәт бүлеге башлыгы Александр Терентьев куелыр дигән фикер белдерә.